Логотип
Блоги

Ә сезнең ачуны нәрсәләр чыгара? 

Йә, хәлләрегез ничек?  Безнеке... Төрлечә инде.

 

Бөтен гаилә белән өйдә утыруның үз өстенлекләре, үз кимчелекләре... Син генә түгел бит әле – күршеләр дә тәүлек әйләнәсе өйдә! Ишетмим дисәң дә, аларны да ишетәсең, күрәсең. Моңа кадәр игътибар итмәгән әллә нинди вак-төякләргә игътибар ителә. Тавышларга, гадәтләргә... Ачу чыга! 

Бу арада таныш-белешләр белән сөйләшкәндә сүзне гел шул якка бордым: соңгы вакыт нәрсәләр сезнең ачуны китерә? 
Менә ул исемлек.   

Сез дә әлеге исемлекне дәвам итеп үзегезнекеләрне өсти аласыз. 
Тик... язып куйганнан соң кабат укып карарга гына онытмагыз. Вак-төякме? Әйе, вак-төяк! Шулай булгач, иң мөһиме – ачуны зурга җибәрмәскә! Авыр вакытлар узар ул, безгә бит әле аннан соң да бергә яшисе! 


*Хатын эшли, мин өйдә ике бала белән утырам. Кызым да, улым да йокыдан миннән алда торалар. Күземне ачуга: «Безгә нәрсә ашатасың?» – диләр. Табын яныннан киткәндә: «Ә хәзер безгә тагын нәрсә пешерәсең?» – дип сорамыйча калмыйлар! 

* Барыбыз да өйдә булгач, савыт-сабаны чиратлашып юабыз хәзер. Монысы әйбәт. Тик берсе дә табаларны, кәстрүлләрне юарга кирәк дип белми. Алар барыбер миңа кала!

* Үзләре чыгып киттеме, өстәге күршеләрнең этләре улый башлый. Эт улавы йөрәккә шом сала, хәзер бигрәк тә.

* Өйдә утыра башлауга телевизор ватылды. Җитмәсә, күршегә бик елак кечкенә бала кайтты.

* Моңа кадәр әллә игътибар ителмәгән – кер юу машинасының тавышы бигрәк көчле икән бит. Йөрәгемә ярамый... Әллә керләрне кулдан юа башларга инде?

* Өстәге күршебез каядыр ипи сата дип беләм. Ул хәзер дә көн саен эшкә йөри. Иртүк кузгала. Чыгып китәргә ярты сәгать кала, үкчәле сапогиен киеп куя һәм өй буйлап йөреп тора!

* Тешне көзгегә карап чистартмасаң ярамыймы икән минекеләргә? Һәр иртәне шул күренеш: алар ваннадан юынып чыктымы – көзгедә бизәк кебек теш пастасы чәчрәп кала.

* Телефон буенча реклама эшләүче компанияләр тәмам азды. Күп кешенең өйдә утырганын беләләр. Килеп трубканы аласың, ә күбесенең анда автомат: «Аз гына көтегез, сезне хәзер белгеч белән тоташтырам», – дияргә тотыналар. Сорадыммыни! Беркайчан сөйләп бетергәнен көткәнем юк – шапылдатып куям!

* Барыбыз да өйдә утыргач, күрше әби безне ял итәләр дип уйлый. Ул, гомумән, компьютерда уйныйлар гына дип белә! Әйләнә дә керә, әйләнә дә ишек кыңгыравына баса. Әле аның телефонының балансын тикшерергә кирәк, әле телефоннан берәр контактын табып бирергә, ваннадагы лампочкасын алыштырырга... Ә без дәрестән, эштән бүленәбез! 

* Ашап бетергәч, барысы да савыт-сабасын раковина эченә куеп китә. Ә юар өчен миңа аларны кабат бушатырга кирәк!

* Өстәл янында үзләре генә чәй эчкәндә балалар нигә видеоны наушниксыз карый икән?! Мәктәп баласына асфальтны ничек салу технологиясе, гомумән, нигә кирәк?! Башка чакта да шундый чүп-чар карап-тыңлап утырамы икән алар?

* Күршеләрнең берсе төн җиткәч кер юу машинасын кабыза. Шуның тавышы астында йокыга китәбез. Дөресрәге, китәргә маташабыз... Ул керләрне иртәрәк юарга салып булмыймы икәнни?

* Перфоратор тавышы! Кайсыдыр каттагы бер күрше кайчаннан бирле ремонт ясый! Нәрсә генә тишеп бетерәләр! Бу тавыш инде миемне бораулый!

* Кер юу машинасын кабызып кына җибәрәсең, өйдәгеләрнең берәрсе: «Минем менә бу футболканы (күлмәкне...) дә юарга кирәк иде», – дип күтәреп килә!

* Балаларның бәдрәфкә телефон белән керүләре! 

* Өстәгеләрнең зур гына этләре бар, ул шундый каты өрә! Бөтен йорт тилмерә! Син кем беләндер телефоннан сөйләшкәндә ул өрә башласа: «Сез эт алдыгызмыни?» – дип гаҗәпләнеп сорамыйча калганнары юк.

* Өстәгеләр шулкадәр кычкырып сөйләшә! Безгә кеше кунакка килсә: «Ә алар гел шулай талашалармы?» – дип аптырыйлар.

* Аяк асты тулы уенчык! Җыйсаң да, җыймасаң да... Тик бу «күршеләргә» ничек үпкәлисең – аларның икесен дә үз теләгем белән алып кайттым лабаса!

* Чәй эчәләр дә чәй пакетын раковинага салалар! Һәрвакыт! Нигә чүп чиләгенә түгел?!

* Ут кабызгычка нигә бөтен көчең белән басарга икән? Әллә ут алай тизрәк кабынамы?!

* Савыт-сабаны юганнан соң газ плитәсен дә сөртеп алырга гел оныталар!

* Күрше әби безгә кергән саен бөтен җирдә утларны сүндереп йөри!

* Берәрсе телефоннан шалтырап коронавирус турында сүз кузгатса, сүзне шунда ук өзәм: «Ваннада су җыя идем, тулгандыр», – дим. Аның турында күпме сөйләшергә була инде?!

* Өстәгеләрнең көне буе чапкан балалары! (Аңлыйм инде, аңлыйм, әмма алар иртәнге 7 дә дә йөгерәләр, кичке 11 дә дә!) Баш түбәмдә ат көтүе йөреп торамыни...

* Кызым һә ркөнне кичтән будильникны куя, әмма аның тавышына торганы гына юк – басып куя да борылып ята. Барыбер миңа уятырга кирәк!


 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәхси йортта бу ачу чыгаргычларның яртысы юк. Әле ярый кайтып китәргә авыл бар!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Монда бөтенебез бар икән?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бигрәк кызык, дәвамын укыйсы килә. Тагын ниләр ачуны китергәнне. Дөрестән дә кубесе китерә шул

        • аватар Без имени

          0

          0

          Минем дэ ойдэ утырасы килэ! Шундый возможность була торып та, туйдым дип зарланып утыручылар ачуны чыгара?

          • аватар Без имени

            0

            0

            Эх, калала тор, ауылды макта тилар шул, ауыл бит ул, ожмах, рахатланеп йашайсен, рахатланеп эшлайсен, тазалык кына булсын, мин калага барам, Бер кон торам, икенсе конде ауылга утереп кайтасы кила,

            Хәзер укыйлар