Логотип
Блоги

Ә сез ирегезгә ничек эндәшәсез?

Сер булмаса, әйтегез әле, сез ирегезгә кем дип эндәшәсез?

Яратып, якын итеп аңа гына әйтә торган берәр сүзегез бармы?

Безнең халык хисләрен бик ачып салмый, сүз саен бер-берсенә «кадерлем» дип дәшми инде ул. (Гомумән, «кадерлем» сүзе татарларда китапта, җырда, шигырьдә генә яши бугай. Югыйсә шундый матур сүз. Кадерлем... «Матур да бит... Тик аны оялмыйча ничек әйтәсең? Артык төче килеп чыга кебек», – дияр бу урында кемдер.)

Тирә-юнемдә яшәгән, үзем белгән парларны искә төшереп утырам әле: кем кемгә ничек дәшә?

Бер танышымның иренә һәрвакыт «акыллым» дип кенә мөрәҗәгать итүен беләм. (Аның иренә бу сүз шундый да туры килә! Хатыны аңа башкача эндәшсә, мөгаен, килешмәс тә кебек  тоела.)

Икенче бер танышым иренә «картым» ди. Шундый йомшак итеп, наз белән,  иркәләнеп әйтә ул аны. (Ә ире аңа «карчыгым» ди. Юк, юк, карт белән карчык булырга шактый иртә әле аларга. Әмма барыбер ничектер килешә үзләренә болай әйтүләре.)

Хатыны иренә – «әтисе», ире хатынына «әнисе» дип эндәшүчеләр шактый. Җылы, рәхәт сүз... Беренче тапкыр үземә «әнисе» дип әйткәнне ишеткән мизгел һаман да истә... 

Матурым... Монысы бигрәк тә күп таралган бугай. (Бер дус кызымның: «Яратмыйм шул сүзне! Бигрәк авылча яңгырый!» – дигәне күңелгә кереп калган. Тик чит кеше түгел, якының дәшсә, мөгаен, башкача яңгырыйдыр ул. Миңа нигәдер шулай тоела.)

Әһлия апаның мәрхүм ире Гаян абыйга гомер буе «әйдим» дип әйтүен ишеткәч, башладым әле бу хакта сүзне. 

Безнең күрше йортта яши Әһлия апа. Бик дини, укымышлы карчык ул. Ничә керсәң дә, кулында Коръән китабы аның. Туксанга җитеп килсә дә, биш вакыт намазын, уразасын калдырганы юк әле. Бу юлы кергәндә, озак кына сөйләшеп утырдык. Ирен искә төшерде.

– Балык Бистәсе районының Солтан авылыннан иде ул. Ул солдатта чак сугыш башлана – туры шуннан фронтка озаталар. Әсирлеккә эләгә... Аннан исән-имин  котылса да, үзебезнең якка чыгуга, кулга алалар, төрмәгә утырталар. Төрмәне бераздан сөрген белән алыштыралар. Ул шунда өйләнә, авылга  хатынын, кызын ияртеп кайтып төшә. Гаян капканы ачып керүгә: «Гыйльменисаның малае әсирлектә булган аның», – дип тиешле урынга хәбәр итүчесе табыла. Кабат килеп кулга алалар. Бу юлы 25 елга хөкем итәләр. 

– Хатыны: «Мин монда шул гомер берүзем ничек яшим?» – дип, кире китәргә булды. Оныгым белән икесен үзем озатып бардым, елый-елый аерылыштык, – дип сөйли иде каенанам. 

25 ел утырмый ул, амнистиягә эләгә. Кайткач: «Көтмәгән, ташлап киткән», – дип хатынын, кызын кире эзләп бармый. Кабат өйләнә, әмма ул хатыны авырып үлеп китә. 

Мин Дөбъяздан Казанга әнинең әнисен һәм әбинең сеңлесен карарга дип махсус күчеп килдем. Кияүгә мине димләп бирделәр. «Теплоконтроль»гә эшкә урнашкан идем, беркөнне кайтсам, өйдә ят кеше бар. Шунда ук почмак якка кереп качтым. Әби: «Чык әле, кызым, сиңа сүзем бар, – ди. – Менә бу ир сине сорап килгән. Тормыш итәргә әйбәт кеше, кирәк ди. Гомер буе безне саклап утыра алмассың, ризалаш», – ди. Кунак  ишетмәгәндә миңа пышылдарга да өлгерде: «Кул биреп исәнләште – кулы йомшак. Хатын-кызга начар булырга тиеш түгел ул». 

Апа белән икебезне алып китеп, Гаян яшәгән җирен дә күрсәтте. Кабан күленнән тауга менгән урында әйбәт кенә йорт салып чыккан. Мунчасы, зур гына бакчасы бар. Ул бакчага ни генә утырмаган! Ризалаштым мин... 

Безнең авылга кайтып, никах укытып, туйлар ясап килдек. Кайнанам бераз безнең белән яшәр дип уйлаган идем, ул да үзләренә кайтырга ашыкты. Өйдә икәү генә калдык...  Тартынам, кыенсынам... 

Миннән алты яшькә зуррак бу. Абый дип дәшсәң, яхшы түгел. Үзеңнән шулкадәргә олы кешегә исеме белән әйтергә дә оят. Кем дияргә дә белмим...

– Әй дим, – дип дәштем беркөнне. – Мин соң сиңа кем дип әйтим?

– Үзеңә ничек җайлы, шулай, – диде дә бетерде.

Бер тапкыр дәштем: «Әй дим!» – дип, ике тапкыр... Шуннан китте... Тирә-күршеләр, туганнар, бергә эшләүчеләре дә белә иде моны. «Әйдимең өйдәме?» – дип сорыйлар иде.

Әйдим бик әйбәт кеше булып чыкты. Бик тырыш иде. Акчаны икебез дә яхшы эшләдек, бернигә аптырамадык. Балабыз гына булмады... Анысы – миннән. «Теплоконтроль»дә безне врачлар гел килеп тикшереп торалар иде. Бер хатын-кызлар врачы: «Бала алып кайтырга телисеңдер бит? Кил әле үземә, булышам мин сиңа. Син бәби таба аласың», – диде. Болак буенда иде ул больница. Бармадым шул... Әйдим дә: «Бар», – дигән иде дә. «Миңа бит инде кырык яшь. Бала табарга хәзер соң. Аны әле үстерәсе дә бар бит», – дидем. «Бер кечкенә кыз тәрбиягә алыйк», – дип караган идем дә, анысына Әйдим риза булмады. «Үзе тапкан балалары да кешене карамый хәзер, кирәкми, Әһлия», – диде. 

Гаян абыйның вафатына инде унбиш еллап бар. Әһлия апаның «Әйдим» сүзендә күбрәк сагыну, юксыну хәзер...  

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без Бер беребезгэ матурым дип дэшэбез.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гөлнур, язмаңны рәхәтләнеп укыдым... Җылы, мәгънәле, уйга сала торган... Менә бер якты хатирә дә искә килде әле. Әниемнең бертуган абыйсына без Тата абый дип әйтә идек, ә аның хатынына – Тата апа дип. Ә алар бер-берсенә җылы итеп, үзәк бәгырьләренә үтәрлек итеп бәгърем, дип дәшәләр иде. Берәр нәрсәгә ачуы чыкканда гына Тата апа аңа Нурый бәгърем, дия иде. Шулай бервакыт булачак ирем белән аларга кунакка барып чыктык. Тата абый, Тата апа, дип таныштырдым үзләре белән. Бераздан ул карап-карап торды да: «Сезнең исемнәрегез ничек соң? Берсе Тата абый, Тата апа ди, үзегез бәгърем дә, бәгърем дисез», – димәсенме... Көлештек инде, аннары үзе дә аларга минем кебек дәшә башлады. Әйе, алар матур иткән гомерләре буе бәгърем булып калдылар. Тата абый инде, кызганыч, исән түгел, ә Тата апа, шөкер исән-сау, бүген дә сагынып искә алганда бәгърем дип сөйли аның турында. Тагын бер туганнарыбыз бер-берсенә тәтием, дип дәшәләр иде. Кызганыч, иренең гомере кыска булды...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Минем этием эниемэ Толке,э энием этиемэ Лиса дип Яратып эндэшэлэр иде.Хэзер этием мэрхум.Урыны ожмахта булсын.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ирлэр хатыннарына исеме белэн дэшми икэн, шиклэнергэ була! Башка хатын исемен бутап эйтмэс очен. Бу шаяру дип укысагыз!В каждой шутке есть доля правды....

          • аватар Без имени

            0

            0

            Без бер беребезгә Йән кисәккәйем тип эндәшә инек,хатта асыуланышкан вакытта лә. Хәзер Йән кисәккәйем мәрхүм инде. Телефонда Любовь моя тора ине.

            Хәзер укыйлар