Логотип
Блоги

Пандемия безне үзгәртерме, юкмы?

Бер мизгел эчендә үзгәргән дөнья безне әллә ниләр хакында уйланырга этәрә.

Бер нәрсә дә мәңгелек түгел, иртәгә барысы да башкача булырга мөмкин. Әле гына ипотекасын түләп бетергән фатирың, салып кына кергән йортың, салоннан гына алып кайткан яңа машинаң, шкафта эленеп торган җәйге күлмәгең (бәясен дә алырга өлгермәгән!), бер тапкыр да сибенмәгән хушбуең, укымаган китабың... тагын әллә ниләр, әллә ниләр – барысы да калырга мөмкин. Куагында кызарып килүче карлыганың, кура җиләгең, чияң... Барып күрергә хыялланган илләр... Бер сөйләшеп утырырга теләгән дуслар... Син дип өзелеп торган якыннарың... Алар барысы да иртәгә дә булырга мөмкин, ә син – юк. Гомернең бер саплам кебек кыска икәнен бу кадәр дә ачык аңлаган чагыбыз моңа кадәр, мөгаен, булмагандыр да. 
Күпләр социаль челтәрләрдә: «Без пандемиядән башка кешеләр булып чыгачакбыз, үзгәрәчәкбез»,  – дип язалар.
Шул ук сүзләрне әйтүчеләр тирә-юньдә, танышлар арасында да байтак. «Бу коронавирустан терелсәк, башкача яшәр идек», – диләр. Бер-берсе белән бәхилләшкәннән соң, терелеп өйгә кайткан ир белән хатын, әлбәттә, элеккечә яшәмәс. («Мин өйдә авырып яттым, иремне больницага алып киттеләр, – ди бер танышым. – Хәлем шулкадәр авыр булды. Ул төнне исән калмам дип уйлаган идем. Күңелем белән барысы белән дә бәхилләштем. Ирем белән дә... Шул минутта ул миңа шалтырата: «Мин бүген калмам ахырысы... Бәхил бул...» – ди».) Атна-ун көн реанимациядә ятып чыкканнан соң гына, әниләрен шушы чир мәңгелеккә алып киткәнен, аны инде берничә көн элек җирләгәннәрен ишеткән ике кыз туган бер-берсенең кадерен тагын да күбрәк белмәс дип ничек әйтәсең?!  
Бер-беребезгә генә түгел, тирә-юньдәгеләргә, танышларга һәм таныш булмаганнарга да мөнәсәбәтебез үзгәрергә тиештер безнең пандемиядән соң. Мәрхәмәтлерәк булырга, ярдәмчел, кешелекле, игелекле булырга. 
Минем үземә шулай тоела. 
– Син идеаллаштырасың, – ди миңа бер танышым. Ул Казандагы социаль яклау бүлекләренең берсендә эшли. Март аенда, без үзизоляциягә күчкәч, аны «Кайнар линия»гә утырттылар: халыктан шалтыратулар кабул итәргә. Күпмедер түләү шарты белән, социаль хезмәткәрләр өйләргә азык-төлек илттеләр. Хәер, хәзер дә бу хезмәт бар – өлкәннәр аннан бүген дә файдалана ала. – Беренче көннәрне искә төшерәм. Әле барыбызда да паника, шом иде бит ул көннәрдә. Урамга чыгу, кибеткә керү, транспортка утыру зур стресс иде. Куркынычны кайдан көтәргә белмибез... Ә социаль хезмәткәр кем инде ул? Гап-гади бер хатын-кыз. Башкалар кебек үк бер кеше. Махсус киеме юк, бүтәннәрне кебек үк вирус аны да аямаячак...
Бер абзый шалтырата: «Миңа креветка кирәк. 1 килограмм «королевская» дигәне, 2 килограмм – «тигровая». Башта шаярта дип уйладым. «Без бит иң кирәк азык-төлекне генә илтәбез», – дим. «Ә мин креветкаларсыз тора алмыйм!» – ди. Без исә мөрәҗәгатьләрнең һәрберсен үтәргә тиеш... Социаль хезмәткәребез: «Мин мондый креветкаларны күргәнем дә, ашаганым да юк, дөрес ала белерменме инде?!» – дип бик аптырап кына чыгып китте...
Беренче мәлләрдә: «Маска, перчатка китерегез!» – дип күп мөрәҗәгать иттеләр. Әле бит аларны беркайдан табып булмый иде... «Сатуда юк бит», – дип әйтеп карыйм, ишетергә дә теләмиләр. «Табыгыз! Бер аптекада булмаса, икенчесендә, өченчесендә бардыр, эзләгез!» – диләр. 
Бер хатын-кыз шалтырата. Тавышына караганда яшь күренә. «Минем әти белән әнигә шул-шул ризыкларны алып илтегез», – ди. «Мөрәҗәгать итүчеләр бик күп, хезмәткәрләребез аз, өлгермибез, үзегез генә илтсәгез тизрәк булмасмы икән?» – дим. «Машина белән барсам тиз була инде дә... Урамга чыгып йөрисем килми шул!» – ди. 
Безнең эштән шактый еракта, үз йорты белән яшәүче бер апа шалтырата: «Дару кирәк», – ди. «Балаларыгыз юкмени?» – дип сорыйм. «Бар, – ди ул сөенеп. – Улым да бар, кызым да! Тик аларны мондый чакта йөртергә жәллим шул...»  Социаль хезмәткәрләр дә кемнеңдер баласы бит дип әйтеп тормадым инде... 
Ә бер апа безгә шәһәр янындагы бакчасына вентилятор китертте! «Ашау әйберсе булмаса соң?! Кирәк булгач, кирәк!» – ди. Илттек инде...
Бер ир-ат шалтырата. «Шуны-шуны алып килегез», – дип санады да, ахырда: «Тагын ике балон», – ди. Нәрсә турында сүз баруын аңласам да, башымны җүләргә салып: «Нинди балон?» – дим. «Сыра!» – ди бу бик канәгать тавыш белән. Шундый ачуым чыкты! «Бәлки сезгә хатын-кыз да кирәктер әле?» – дим. Тыелып кала алмадым... «Әллә анысы да бармы?» – ди бу шатланып. «Бар!» – дидем... Бик усал, үткен бер хезмәткәребезне җибәрдем. Тетмәсен теткән, башка эчәргә сорап ятмас. Ашарына гына илттек, билгеле, пиво алмадык. 
Кичә тагын бер ир-ат: «Миңа ярты литр аракы китерегез», – дип шалтыратты. Фамилиясен сорыйм. Таныдым мин аны... Әнисен кыйнап, әллә ничә тапкыр төрмәдә утырды ул. Мин кайчандыр аның әнисенә хезмәт күрсәткән идем – ул апа исән түгел инде... «Без бит ашау-эчү әйберләре генә илтәбез, аракы китермибез», – дигәч бик кәефе төште... 

Танышым: «Кемнәрдер үзгәрер, кемнәрдер юк. Бөкрене кабер генә төзәтә», – ди. 
Күңелемнән инде кайчаннан бирле аның белән бәхәсләшәм.
Бу бәхәскә һаман әле нокта куя алмыйм... 

 

 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Үзгәрербез, дип бик өметләнәсе килә, ләкин... Ләкин дөнья тынычлангач, бар да үз урынына кайтачак. "Сугышта атеистлар юк", диләр - авыр чакта барыбыз да Аллага ялварабыз, әмма тормыш көйләнә башлауга, доганы онытабыз. Шуның кебек, пандемиядән соң да барысы да элекке һаләткә кайтачак. Һәм иң аянычы - дәүләтнең халыкка мөнәсәбәте дә. 45нче елны да җиңүче-халык җиңеллекләр көткән - тик 47нче ел җиткән. 36нчы елны дөньяда иң гадел "Сталин конституциясе" кабул ителгән - аннан соң 37нче ел булган...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Әлбәттә, пандемия - ул hәрберебез өчен дә зур сынау, ләкин,кызганычка каршы, моны бөтенесе дә аңламый, төрле кеше төрлечә кабул итә. Ә тормышта нәрсәнедер үзгәртү яисә үзең үзгәрер өчен беренче чиратта хакыйкатьнең асылына, мәгънәсенә төшенергә кирәк. Шуңа күрә дә бу очракта сезнең танышыгыз бик дөрес әйткән дип саныйм: бу дөньяның никадәр дәрәҗәдә тотрыксыз икәнен аңлап, тормышка бөтенләй икенче күз белән карап, чын-чынлап үзгәрергә hәм үзенең яшәү рәвешен үзгәртергә теләгән кеше генә үзгәрә ала. Ә инде пандемияне дә, җәмгыятьтәге башка процессларны да җитди кабул итмәгән hәм аларны гомумән аңламаган кешеләрнең фикерләре артык зур үзгәрешләр кичермәячәк. Моңа кагылышлы күп кенә мисалларны әлеге язмадан да табырга мөмкин. Шуңа курә, нигездә күбесе кешенең үзеннән дә тора дигән нәтиҗәгә килеп була.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кешелэрнен шулай соц эшчелэргэ карата монэсэбэте- оят. Кеше кадерен кеше белми хэзерге заманда. Бу кунелне тошерэ. Шушындый кешелэр турында ишеткэннэн сон, алар очен оят булып китэ. Соц эшчелэрнен дэ гаилэлэре барлыгын оныталар. Аларнын ярдэме чиксез зур

        Хәзер укыйлар