Логотип
Блоги

Нинди әни булырга һәм нинди әни булмаска 

Малайлар үсә.  Үземнекеләрне әйтәм әле...

Алар үсә һәм алар белән бергә синең уй-гамьнәрең дә «үсә», дөньяга карашың үзгәрә. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр яңадан-яңа яклары белән ачыла тора. Монда бернинди дә гайре табигый хәл юк: тормыш бит шулай корылган – ул гел алга бара.  

Нинди әни булырга һәм нинди әни булмаска? 

Сезнең дә күңел түрендә шундый ике дәфтәр бардыр ул, әйеме. Ишеткән-күргәннәрне, гыйбрәт алырдай очракларны таслап-таслап шул дәфтәрләргә сез дә «терки» барасыздыр. Бер булмаса, бер кирәге чыгар дип. Тормышта шуңа охшаш хәл туган вакытларда, хәтернең күңел төпкеленнән бу  «шпаргалка»ларны, һичшиксез, тартып чыгарачагына ышанып. Балалар үскән саен дәфтәрләр дә калыная бара.  

Соңгы арада шул дәфтәрләремә кергән ике мисалны язам әле. Ә сез аларны  дәфтәрләрегезнең кайсына теркәп куярсыз – «нинди әни булырга?» дигәненәме, әллә «нинди әни булмаска?» дигәненәме – монысы үз ихтыярыгызда. 

Беренчесе.  

...Йомышы төшеп бер танышым шалтыратты. Телефоннан ишетелгән тавышлардан аның урамнан каядыр барганда гына шалтыратканын аңлаган идем инде. Сөйләшүебез озынгарак сузылды.  

– Менә эшемә дә килеп җиттем, – диде ул бераздан. – Хәзер тынычлабрак та сөйләшсәк була. 

Аның күптән лаеклы ялда икәнен беләм. Кечкенә генә үз бизнесы барлыгыннан да хәбәрдармын.  

– Фирмагызны һаман да үзегез алып барасызмени? Балаларыгызга тапшырмадыгызмы? – дим. 

– Күптән вакыт тапшырырга да.... – дип сөйләп китте ул. – Кызым белән киявемнең үз бизнесы, монысын улым өйләнсә, киленгә бирермен дип кенә тотам. Кулыннан эш килә торган булса инде... Ә улым һаман өйләнми. Бик борчылам... 38 тулды бит. Карале, сезнең танышлар арасында бер әйбәт кенә кыз юкмы? Безгә әйбәт кыз кирәк! Улым яшь күренә әле минем. Эше менә дигән. Үзе чибәр, озын буйлы. Килен дә озын буйлы булсын иде... Үзе дә эзли инде. Бер кыз белән әле шактый аралашып та йөрделәр. Бергә театрга да барып кайттылар. Ул кыз барырга теләгән спектакльгә бардылар. Улым билетларны сатып алды. Икенче көнне хәтта рәхмәт әйтеп тә шалтыратмады теге кыз. Ышанасызмы шуңа? Нинди тәрбия алып үскән баладыр? Дөресрәге, тәрбия күрмәгән инде... Рәхмәт дип шалтыратырга тиеш иде бит инде ул! Улымның шуннан күңеле сүрелде. 

Әйе, беләм, яшьләр хәзер бар да интернет аша таныша. Улым да очрашырга барганчы башта аларны шуннан өйрәнә. Кичләр буе утыра... Анда бит барысы да күренә. Кем кая барган, нәрсә кигән, кемнәр белән аралашкан... Карый-карый да, миңа күрсәтә. «Юк, безгә мондый кыз кирәкми!» – дибез аннары. Әйбәт кыз булсын иде... Бардыр инде ул каядыр андый кызлар. Исегезгә төшсә, шалтыратыгыз әле, яме... 

Икенчесе. 

Коръән ашына чакырганнар иде. Табын артында утыручылар бар да диярлек бер-берсен белә – кайсыдыр мәчеткә бергә укырга йөргәннәр. Табын түрендәге абыстай – аларның укытучылары. Үзенең авызына гына каратып тора торган шундый сөйкемле апа! Ике сүзнең берендә, табындагыларга бик яратып: «Кызлар!» – дип дәшә.  Шул абыстай сөйли.  

– Кызлар, яңалыгым бар бит! Улым өйләнде! Әйе, никахлары ике-өч ай элек булды инде. Ялгыз кала дип ничек курыкканнарымны белсәгез иде, кызлар?! Һәрнәрсәнең үз вакыты бит. Күчеп кайттык та, йорт салырга тотындык. Эштән бушамады. Ялы да булмады, отпускасы да... Төшеп калган бала да түгел югыйсә, буй-сыны да бар, матурлыгы да, акылы да... Үземнеке булганга мактавым түгел, кызлар, беләсез... Тормышы бер салган эздән барды да, барды. Иртән эшкә китә, кич кайта. Мин өйдә бит: кайткан җиренә ашарга пешкән. Бер проблемасы юк – нигә аңа хатын-кыз?!  

Минем группага укырга килгән бер кызга күзем төште. «И-и, минем киленем булса икән бу бала!» – дип уйлыйм. Инде ничек таныштырырга боларны? Уйлый-уйлый башым катты, кызлар! Телефонын улымның кулына тоттырсам барыбер шалтыратмаячак – алай эшләп караганым булды инде минем.  

Бу юлы башкача эшләдем. Теге кызны чәйгә чакырдым. Үзен генә түгел инде. Миңа укырга йөрүче 4-5 хатын-кыз килде. Чәйләр эчтек, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Улым һаман кайтмый гына эштән, нигәдер тоткарланды. Кунакларым җыена башладылар. 

– Тагын бер кат чәй эчмичә берегезне дә җибәрмим! – дим.  

Миңа бит бу кыз белән улымны ничек тә очраштырырга кирәк, беләсез, кызлар. Күрсә, ошатмыйча калмас дип уйлыйм. Кыз, чыннан да, шәп!  

Ниһаять, кайтты бу! Кызны озата да чыкты – машинасына утыртып җибәрде.  

Кергәч миңа әйтә: 

– Хәзер шундый юл сайладыңмени? Аңладым мин сине, әни!  – ди. 

Ә мин берни аңламаганга сабыштым, кызлар! Үзем эчтән сөенәм: бер-берсен ошаттылар бит болар!  

Ике айдан никах укыттык. Шөкер, килен бик булдыклы булып чыкты: дилбегәне үз кулына алды. Ике бүлмәле фатиры да бар икән – шунда торалар. Юк, улым өйдән чыгып киткәнгә бер сүз әйтмәдем, кызлар. Нигә әйтим?! Үз аягымда бит әле мин. Киләчәкне кем белгән  – кирәк булса, кайтырлар да, тагын да китәрләр.  

Килен малайны ярата бугай – безгә килгәч тә кулыннан гына тотып тора. Тотсын! Татар кызларының бик сирәге яратуын шулай күрсәтә. Ә ир-атка шул кирәк бит, кызлар!  

 

Менә шундый мисаллар. Ә нәтиҗәләрне, алдан әйткәнемчә, үзегезгә ясарга.  

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ничек ясарга инде?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кызык! Әллә миңа да мәчеткә йөри башлыйсы микән? Бәлки берәрсенең абыстай әнисе ошатып, кунакка чакырып куяр!)?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Татарча андый сүзне ничек әйтергә икән, акыллы дисәм, акыллы инде без, шөкер. Русча мудрый була. Менә шул мудрый булу җитми күбебезгә. Мудрый әни булырга кирәк!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Икенче мисал бездәге Корьән ашында булган сөйләшүдән. Абыстаебыз бн хәбәрләшеп торабыз. Улы бн киленнән бик канәгать, сөенеп туя алмый. Хәерле,бәрәкәтле, матур тормышлары гел шулай гөрләп торсын.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Һәммәбез дә акыллы, әйе. Ә менә зирәклек (мудрость) (мудрый - зирәк) күбебезгә җитми шул...

            Хәзер укыйлар