Логотип
Блоги

Әнигә нәрсә бирсәк тә, ул безгә меңе белән кире кайта

Кышкы каникуллар дәвам итә... 

Кышкы каникуллар дәвам итә... 
Көндәлек режим тәмам бозылды. Сездә дә шулайдыр инде... Иртәнге чәйне үзем генә, озаклап эчәм соңгы көннәрдә. Фейсбук лентасын карый-карый. 
Бүген күзгә чалынган иң беренче яңалык Хаҗирә исемле бер танышымныкы булды. «Кичә иң якын кешем – кадерле әнием бу дөньядан китте...» – дип яза. Авыр хәсрәт... Әнисез калган буш дөньяны күз алдына китерсәң дә, йөрәк сыкрап кысыла... Күңелдә үкенечләр калу бик куркыта. «Җәннәт – әниләрнең аяк астында» дигән сүзне бик еш кабатлыйбыз кабатлавын. Тик бу җәннәткә ирешү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибезме соң? Тирә-юньдә гыйбрәт, сабак, үрнәк алырлык мисаллар байтак югыйсә.
Берсен языйм әле.

Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановның җәмәгате  Айгөл ханым сөйли:
– Әни – кайнанам белән уртак тел табу, аны гел сөендереп тору тормышыбызга бәрәкәт өсти. Мин моны инде күптән, Чүпрәледә яшәгәндә үк аңладым. 
Фәһимнең Иске Кәкерле авылында укытып йөргән чагы. Тирә-күрше авылларга  да барып дәресләр бирә: гел юлда, гел җәяү... Машина кирәген икебез дә аңлыйбыз. Тырышып-тырышып акча җыябыз. Кулдан, искерәк булса да бер машина аласыбыз килә. 
Йөз мең җыйдык шулай. 
Авылга бер кайтуда игътибар иттем – әнинең абзары бик тузган. Үзе генә аны яңартырга берничек тотына алмаячак инде... Пенсия акчасына гына яшәүче ялгыз хатынга андый акчалар кайдан килсен? 
Фәһимгә әкерен генә сүз башладым:
–  Әйдә, бу йөз меңне әнигә бирик, абзарын эшләтик, – дим. – Син әлегә җәяү йөреп торырга риза булсаң, акчаны кабат җыярбыз...
Әнинең ул яңа абзар өчен ничек сөенгәннәрен белсәгез! Аңлатырга сүзем җитми...
Шуннан озак та үтмәде безнең капка төбенә... «Тойота» машинасы кайтарып куйдылар! Ышанасызмы? Миңа ул чакта шок булды. 
Фәһим янына бер абзый килде. Шушы Чүпрәле районыннан чыккан кеше икән. Казанда яши, хәлле икәне күренеп тора.
– Энем, менә сиңа машина, – диде ул. – Минем авылдашларымны да 1-2 ел дин гыйлеменә өйрәт әле. Җәяү барып җитәргә ерак булыр дидем...
Ул машина безгә бик озак хезмәт итте әле.
Миңа нәрсә алабыз – әнигә дә шуны ук алабыз без хәзер. Тун белән дә шулай булды. Башта миңа алдык, аннан, акча җыеп, әнигә. Күлмәк, кофта, итәк... Фәһимнең бик зур бер хыялы бар иде – хаҗ сәфәре бүләк итү. Шөкер, ул аны тормышка ашыра алды. Хаҗга икебезне дә алып барды: мине дә, әнине дә.
Фәһим берничә тапкыр әнисен ял итәргә җибәрде. Хезмәт хакы алган саен, ай саен ул аңа акча сала. Аз булса да. Хәзер бит җиңел – почтага да барып торырга кирәкми: картага гына күчерәбез. Әни, әлбәттә, сөенә! 
Әнигә нәрсә бүләк итсәк тә, Аллаһы Тәгалә аны күпкә арттырып безгә кире кайтара. Һәрвакыт! Инде мең сынадык.

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Укыганнан соң үземнең әнине кочаклап алып, ни кирәк - барын да алып бирәм, диясе килеп китте. Кичә генә әле, аның яраткан алкасы югалды. Әй борчылды инде! Шул вакыт узып барган ювелир кибетеннән шундый алып бирәсем килде! Әлегә мөмкинлегем җитми шул...Аллаһы Тәгалә насыйп итәр әле! Алтынын да, көмешен дә алырга язсын.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хәерле кич) рәхмәт бик матур язылган. Башка кешеләргә дә үрнәк булсын иде?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кыска гына мэкалэгэ никадэр тирэн мэгьнэ салынган. Болай итеп Гэлнур гына яза ала.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Дөньялыкта уңышлы гомер кичерергә телисең икән: әниеңне зурла! Без- ата-ана догасы белән яшибез. Ананың ихлас рәхмәте, баласының эшен, тормышын көйле тотарга ярдәм итә. Алып кайткан күчтәнәче урынына, үзенә бәрәкәт булып кайта. Бу теманы, тормышның серен күптәннән өйрәнәм. "Мәңгелек ярату" дигән китапка мәгьлүматлар туплыйм.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Экият укыган кебек булдым!Бик авыр гына яшэгэн гаилэ,финанс ягыннан, ничектер баеп киткэннэр....

            Хәзер укыйлар