Логотип
Блоги

«Ничек аңламадыгыз – айнымаган да бит әле ул...»

Әле дә күз алдымда.  Чебеннәрнең берсе, каядыр очып барган җирдән кинәт юнәлешен үзгәртте дә, минем алга куелган чынаяктагы чәйгә чумды.

 

Әле дә күз алдымда. 

Чебеннәрнең берсе, каядыр очып барган җирдән кинәт юнәлешен үзгәртте дә, минем алга куелган чынаяктагы чәйгә чумды. Бер-ике йотарга гына өлгереп калдым. Чынаякны читкәрәк этеп куйдым. Ничек эчәсең инде хәзер моны? «Яңаны ясап бирегез әле», – дип сораудан мәгънә юк – умарта кортлары кебек безелдәп очып торган чебеннәр өйдә артык күп: тагын берсе шушы батырлыкны кабатламас дип кем әйтә?!..  

Хәер, чәй кайгысы түгел иде әле миндә.  

– Нишләргә? Нәрсә эшләп карарга? 

Үзем аны тыңлыйм, ә үземнең башымда гел шушы сорау бөтерелә. Ара-тирә каршымда утырган Газинурга күз салам. Аның да күзләрендә шул сорау: «Нишлибез?» (Бездә фоторәссам булып Газинур Хафизов эшләгән еллар әле бу. Журналны күптәп укучылар аны әле, мөгаен, хәтерлиләрдер.) 

Нәкъ өч көннән журнал типографиягә тапшырылырга тиеш. Бөтен редакция бары минем шушы язманы көтә. Редакторны ышандырдым: була, өлгертәм дидем, язмышын бик гыйбрәтле дип әйттеләр, сөйләргә ризалык биргәндә барыйм, аннары кире уйлавы да бар бит дидем. Мин бүген кич командировкадан кайтуга язарга утырырга, иртәгә кичкә, күп дигәндә берсекөнгә иртәнгә язмам әзер булырга тиеш. 

Ә монда хәлләр... 

Йорт эченә узып исәнләшүгә, без түр якка кереп сөйләшә дә башладык. Газинур: «Мин тирә-юньне карап керәм әле, бәлки фотога урамда гына төшерербез», – дип ишегалдына чыгып китте. Шулай гадәтләнгән инде: мин әңгәмә корганда ул миңа комачауламаска тырыша, Газинур фотоаппарын кулга алгач, мин читкәрәк китеп торам.  

Керүгә кыяфәте шикләндергән иде дә... Ул уйны шунда ук үземнән читкә кудым: булмас! Миңа аның хакында сөйләгән кешеләр болай ук ялгыша алмас.  

Ара-тирә генә сорау биреп, бүлдермәскә тырышып тыңлыйм... Кәефем кырылганнан кырыла бара.  

Газинур йорт тирәсен урап кергәндә мин барысын да аңлаган идем инде. Бу ханым язмамның герое була алмый. Әйе, ул шактый зур сынау кичергән. Әмма язмыш сынаулары кайберәүләрне сындыра да. Аны да сындырган... Тезләнгән, сынган хатын турында башкаларга үрнәк итеп яза алмыйм. Соравыма турыдан-туры җавап бирмәсә дә аңладым бит инде – ул бер ел элек эшеннән дә киткән. Мөгаен, җибәргәннәрдер. Һәм, мөгаен, эчкән өчен... Кайнанасының безнең белән исәнләшмичә дә баш кагып кына үз бүлмәсенә кереп китүенең сәбәбе дә шулдыр, күрәсең. 

Газинур кулы белән тамак тирәсенә кагылып ала: «Сала...» (Соңыннын сөйләде: капка төбендә аңа казлар куып йөрүче күрше карчыгы очраган. Безнең нинди эш белән йөрүебезне белгәч, теле чишелгән. Безне жәлләве булгандырмы, башка сәбәпме, анысын белмим. «Бу арада гел салмыш булды, күрмәдегезмени, әле айнып та бетмәгән», – дигән. Авылда шулай инде – бар да күз алдында, яшерә алмыйсың.)  

Мондый хәлгә калган юк иде әле... 

Мескен чебен батып үлгән чәйле чынаякны читкәрәк этәреп куйдым. Көннәр көзгә авышканда чебеннәр инде вак булмыйлар, тик хуҗабикә чәйне нигә эчмәвемне аңламады.  

Газинур кергәнче мин тагын бер нәрсәне белергә өлгергән идем: бу авылда йорт саен умартачылар яши икән. Әллә... 

– Ә хатын-кыз умартачылар буламы? 

Батып баручы саламга тотынгандай гына тотынган идем бу уема. Ничек булсын инде, хатын-кыз эшемени ул? Бер корт чагудан да куркабыз ич без, ә монда мең корт, юк, миллион! 

– Була! Бездә күп алар. Таныштырыйммы? 

Авызың пешкәч, салкын суны да өреп кенә кабасың диләр – дөрес икән ул. Ашыгып җавап бирдем:  

– Юк, юк, кирәкми! Хуҗалык җитәкчегезнең телефон номерын табарга гына ярдәм итсәгез...  

Ул: «Сез минем турында язмаячаксызмени?» – дип сорамады, мин дә: «Сезнең хакта яза алмыйм», – димәдем. Сүзсез генә аңлаштык...  

Колхоз рәисен тиз таптык без. Эзлисе дә булмады. Без барган йорт авыл читендә иде. Аларга терәлеп үк басу башлана: комбайннар иген ура. Җитәкчеләренең исә комбайнерлар янына килгән чагы булып чыкты. Ул минем үтенечемне бик тиз аңлады.  

...Тагын өч сәгатьтән исә мин инде урман эчендәге умарталыкта, умарта өе ишек төбендә утыра идем. Әкерен генә кояш баеп килә. Аның агачлар арасыннан төшкән соңгы нурлары шундый җылы, рәхәт. Тирә-юнь тын – умарта кортлары очкан тавыш кына ишетелә. Газинур бу санга керәсе героебызны фотога төшерә. Ә мин аның эше беткәнен көтәм. Көндез чишеп булмастай тоелган кайбер мәсьәләләр инде онытылды. (Ничәнче кат инанам – бөтен проблеманы да хәл итү юлы табыла ул!) Үзем шундый бәхетле: әле яңа гына умартачының эше турында шундый тәмле хикәя тыңладым! Язмам кызык булачак!  

Ахырда без чәй эчәчәкбез. Әлбәттә, бал белән! Яңа аерткан хуш исле юкә балы белән. Озын көн буена беренче тапкыр... 

Беркайчан онытылмаячак командировкалар була ул. Бу – шуларның берсе.  
 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Оста журналист чебеннэн Дэ дэя ясый. Матур, кызыклы. Укуы рэхэт. Тагын Бер кат молодец.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Умарталар очкан гына ишетелэ?Кортлар тугелмени???

      Хәзер укыйлар