Логотип
Блоги

 Сак булыгыз: алдыйлар! 

Бер танышым ватсаптан хәбәр җибәргән: «+79052461262 номерыннан шалтыратсалар, алма. Мошенниклар. Калининград өлкәсеннән шалтыраталар», – дигән. Ничек алдыйлар дип кабаттан белешмәдем, әмма күңелгә салып куйдым: телефон экранында ят номер күренсә, шунда ук соңгы ике цифрга күз салам – 62 түгелме?  

Шалтыратучы булмады булуын. Миңа чират җитмәде, күрәсең.  

Хәер, кырыкалдарларны ерактан – Калининград ягыннан көтәсе түгел, алар үзебездә дә җитәрлек. Яныбызда, янәшәдә генә.  

...УЗИ узарга кирәк иде. Озаграк булса булыр, терапевт аша кереп карыйм әле, дип, поликлиникага сугылдым. Әйе, тиз була ди сиңа! Талон алдым – нәкъ ике атнадан кабул итәчәк ул мине.  

Мин уйлаганнан озаграк булачак бу... «Түләүле клиникага бармыйча булмас», – дип чыгып барганда, поликлиника ишек төбендә бер яшь кенә кыз кулыма ниндидер кәгазь сузды. (Ул реклама листовкаларның күп вакыт кирәге булмаса да, алам. Яшь кеше акча эшлим дип чыккан бит – сузган кулын кире этәрә алмыйм. Үземнең улларым да бу эш белән шөгыльләнгәне бар.) 

Бутлеров урамы 16 нчы йортта урнашкан бер үзәк үзенә чакыра. Акция бара икән: эчке органнарга УЗИ ясатырга һәм терапевт яки неврологта консультациягә алырга була. Һәм нибары... Юк, юк, бәясен әйтмим. «Гөлнур, син ничек шуңа ышана алдың? Андый бәяләр бармени хәзер?» – дип әйтерсез дип куркам.  

Әйе, дөрес, мондый бәяләр бер клиникада да юк... 

Кызыксынуым күземә чыккан иде, күрәсең. Листовкаларны таратып торучы кыз:  

– Клиника әле ачылмаган, сәгать 9дан гына эшли. Телефоныгызны миңа калдырсагыз, алар сезнең белән элемтәгә керерләр, – диде.  

Калдырдым телефон номерымны.  

Чынлап та, мин эшкә килеп җитүгә шалтыраттылар. «Кичке алтыга сезне көтәбез», – диделәр. Иртәрәк тә барырга була иде, янымда паспортым юклыгын белгәч, хәлемә керделәр – өйгә кайтып аны алып килергә ара калдырдылар.  

– Паспортсыз кабул итә алмыйбыз!  

Минем белән сөйләшүче ханым бу сүзне берничә тапкыр кабатлады.  

Көндез берара буш вакытым булды да, сайтларын эзләп таптым боларның: кешеләр калдырган отзывларны укып карыйм әле. УЗИ һәм консультация өчен бәяләре бигрәк арзан бит. Бер боларда гына коммунизм була алмый бит инде...  

Отзывлар, чыннан да, бар. 

Менә берничәсе. 

 

«Бара күрмәгез! Анда табиблар юк, мошенниклар гына! Акция дигән булып, чакырып китерәләр дә, башта сораштырып, сәламәтлегегез белән бәйле булган барлык проблемаларыгызны ачыклаячаклар. Шуларга өстәп тагын ике-өч бик җитди диагноз куячаклар. Аннан инде сезне инандырырга керешәчәкләр: аларда дәваланмыйсыз икән, хәлләрегез мөшкел булачак. Ә дәвалану 50 мең тирәсе торачак. Акчагыз юкмы? Борчылмагыз! Бүлмәдән дә чыкмыйча, кредит алырга этәрәчәкләр. Теләмисезме? Ничек инде? Әзер булыгыз, бу очракта сезне сәламәтлегегез турында кайгыртмыйсыз дип оялтырга тырышачаклар. Үзегез өчен шул акча да жәлме диячәкләр».  

 

«Бу үзәктә белгечләр табуыгызга икеләнәм. Диагностика узу өчен төп шарт – үзең белән паспорт булу. Паспортыгызны онытмагыз, дип миңа 5 тапкыр әйттеләр. Медицина полисы аларны бөтенләй кызыксындырмый. Аңлашыла инде, полис белән кредит алып булмый бит... Үземнең авыртуларым турында сөйләргә теләмәвем аларның ачуын чыгарды. Ә нәрсәгә мин аларны сөйләргә тиеш ди, диагностика узарга чакырдылар бит: проблемаларыгызны ачыкларга ярдәм итәбез дип вәгъдә бирделәр. «Мин сезгә бүген бернәрсә өчен дә түләргә җыенмыйм», – дип турыдан-туры әйткәч, җитәкчеләре: «Алайса китсен. Аны «черный список»ка кертегез», – диде.  

Инде бәяләр турында. Бер генә мисал китерәм. Исеме халык телендә булган остеопат Казанда 3 мең сумга кабул итә. Аның кадәр үк «йолдыз» булмаганы – 2 меңгә. Ә бу үзәктә нибары (үзләре сүзе!) – 6500 сумга.  

Кыскасы, нәтиҗәләрне үзегез ясагыз». 

 

«Хәзерге заманда мондый бәяләр буламы икәнни, дип, баштан ук ышанмыйчарак килгән идем. Үземнең барлык авыртуларымны санап чыккач, «терапевт»ның хәтта күзләре яна башлады... Әмма: «Минем акчам юк», – дигәнне ишеткәч, турыдан-туры «һөҗүмгә» күчте. Акцияләр вакытында табибларга күренгән бар анысы, әмма ниндидер процедураны бушлай узарга теләвем өчен (бу очракта – үзәк үзе тәкъдим иткән тикшеренүне!) берсенең дә миннән шулай көлгәне юк иде әле. Аларга синең сәламәтлегең булса ни дә, булмаса ни – акча янчыгың гына калын булсын. Кармакларына эләгүдән сакланыгыз». 

 

«Начар «отзыв»ларның барысы белән дә килешәм: бу үзәктәгеләрнең максаты безне дәвалау түгел, ә зуррак суммадагы кредитка кул куйдырту. Билем авыртып барган идем. Дөрес диагноз куярлар, сәбәбен ачыкларлар, дәвалау юлларын тәкъдим итәрләр дип өметләндем. Ике сәгать утырдым. Нинди генә сорау бирмәделәр! Һәм аларның күбесенең сәламәтлегемә катнашы да юк. (Матди хәлемне ачыкларга тырыштылар бугай.) Бер аппаратта тикшерделәр һәм 70 меңлек дәвалану кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. Ул арада тагын бер хатын-кыз килеп керде. Әллә җитәкчеләре, әллә бухгалтерлары булды, белмим. «Миңа уйларга кирәк», – дигәч, шунда ук: «Димәк, сезнең акчагыз юк. Хәзер үк кредитка заявка бирә аласыз», – диде. Шок хәлендә калдым. Кешегә ярдәм итү уйларында да юк аларның, акча саварга гына телиләр. Бүгенге табиблар өчен кеше һәм аның сәламәтлеге соңгы урында торуын аңлау бик авыр». 

Менә шундый хәлләр... 

Дөрес, матур гына отзывлар да бар. Әмма аларны укый башлагач бер нәрсәгә игътибар иттем: күбесе бер көнне язылган, бары берничә минут аерма белән. Әйтерсең, берәү махсус утырып, төрле кешеләр исеменнән матур сүзләр тезгән. Һәм ул отзывларда кызыл җеп булып башыннан ахырына кадәр бер фикер сузылган: үзеңнең сәламәтлегең өчен акча кызгану дөрес түгел. 

Бу үзәкне «әйбәт» дигән отзывларда: «Монда мине шундый яхшы каршы алдылар», – дигән җөмлә бар. Күбесендә! Монысына нигә шаккатырга икән? Түләүле клиникаларның берсендә дә начар каршы алмыйлар хәзер. Табибны көткән арада чәй, каһвә тәкъдим итүчеләре дә җитәрлек. Яхшы каршы алу, минемчә, төп күрсәткеч була алмый. Күрсәткечләрнең берсе генә була ала. 

«Килмим, кире уйладым», – дип әйтәм дип мин аларга берничә тапкыр шалтыратып карадым. Алмадылар. (Монысы да клиентлар белән эшләүнең бер алымы түгелме икән? Отзывлар арасында: «Олы яшьтәге әтиемне 90 меңлек кредитка кул куйдыртканнар. Судлар аша көчкә котылдык», – дигән юллар да укыдым. Әллә ул ханым аларга бер генә шалтыраткан дисезме?) 

Ярый, ахыры ничек булып бетте дисезме? 

Нәкъ кичке алтыда телефоным шалтырады.  

– Мин килмим. Сайтыгызны кереп отзывларны укыдым...  

Җөмләмнең ахырын көтмәделәр. Миңа үзәктән шалтыраткан ханым сүземне бүлеп: 

– Аңлашылды! – диде дә, трубканы куйды. 

Шулай, сүзсез дә аңлашылды: аларга да, миңа да.  
 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ә соң лицензияләре бармы икән соң аларның? Ышан шуннан соң түләүле клиникаларга!

    Хәзер укыйлар