Логотип
Блоги

Мәхәббәтнең күзе сукыр 

Әмма аның «карап та күрмәвен» күпләр бик соң аңлый шул.

Гомумән, «мәхәббәтнең күзе сукыр аның» диюне яшьләр әйтми. Болай диеп еллар биеклегеннән артка борылып караганда гына сөйләп буладыр.  

Тормышның яратуга, мәхәббәткә, үбешү-кочышуларга гына күмелеп дәвам итмәвен, дөресрәге, мәхәббәт тәмамлангач – башка төрле хисләргә күчкәч кенә  тормыш башлануын яшьләргә ничек аңлатырга икән соң? Мәхәббәт кайберәүләрнең күзен шулкадәр каты томалый – шаккатырсың. 

 

...Күптән күрмәгән бер танышымны очраттым. Кызларының кияүгә чыгуын, аларның ире белән икәү яшьләргә ипотекага фатир алырга йөрүләрен белә идем. 

– Кредит бирделәрме? Фатир ала алдыгызмы?  – дим. 

– Алдык... – ди ул. – Тик алар бит аерылыштылар...  

Яшьләр туйдан соң аларда яшиләр. Фатирлары иркен –  кияү белән кызга аерым бүлмә бирәләр. Кияү күптән ят түгел – кызлары белән 5 (!) ел очрашып йөргән егет. Өйләренә күптән килеп, кереп йөргән кеше. 

– Берни сизмәдек, – дип сөйли танышым. – Мин дә, әтиләре дә, кызыбыз үзе дә. Иртән эшкә дип чыгып китә, кич кайта. Аннан ресторанга урнаштым, сменалап эшлим диде: кайсы көннәрне кичкә таба китеп, иртәнге якта гына кайта башлады. Дөрес, бер шикләндергән хәл булды. Ул көнне: «Бүген беренче сменага барам», – дип иртәрәк чыгып киткән иде. Иремә исә көндез нәрсәгәдер өйгә сугылырга туры килгән. «Кайтсам, кияү өйдә йоклап ята», – дип аптырап сөйләде ул. «Плитә идәнгә егылдым да, мине кайтарып җибәрделәр», – дип аңлаткан кияү үзе. Ышандык инде... Ничек ышанмыйсың – булмый торган хәл түгел бит.  

Фатир аларга сюрприз булырга тиеш иде бит, беләсең. Документларга кул куелган көнне, банктан чыгуга кызыма шалтыраттым. 

– Кызым, сезгә сюрприз бар – тиздән фатирлы буласыз! – дим. 

– Минем дә сезгә сюрпризым бар, – ди бу. – Без аерылышабыз... Әле генә гариза биреп чыктым... 

Баксаң, безнең кияү беркайда эшләми икән бит! Өйләнешкәнне бирле – инде ярты ел – туйга җыелган акчаны туздыру белән генә шөгыльләнгән! Ышанасызмы? Ә туйга аз акча җыелмаган иде. Бер тиененә кагылмыйча үзләренә бирдек бит. Кызым бер атна элек шул акчаның юклыгын белгән. Сөйләшә торгач, шушы хакыйкать ачылган. Дөреслекне яшерергә дә тырышмаган – үзе сөйләп биргән кияү. Һәр көн кафе-рестораннарда  кәеф-сафа корып йөргән бу. Өйдән эшкә дип чыгып киткән кеше... Өйләнешкәнче дә чынлап торып эшләгән җире булмаган икән. «Синең әтиеңнәр шикелле иртәдән-кичкә кадәр бер ял күрмичә эшләргә җыенмыйм», – дигән. Безнең кызның күзе сукыр булган бугай... 

Әйе, кешенең кем икәнлеген аңларга 5 (!) ел да җитмәгәч соң... Әмма  танышымның кызы кебек «сукырлар» адым саен.  

Инстраграмда Айсылу Лерон алып барган «Серләшик» битендә дә байтак андыйлар. Киңәш сорап язалар. 

...Ирем, ике балам, кайнанам белән авылда торабыз, – дип яза берсе. – Ирем җәен китеп эшли, кышын өйдә генә ята. Эшләгән акчасын әнисенә кайтарып бирә, әмма аны да йә бензинга, йә штрафка, йә запчастькә дип кире алып бетерә. Газга, утка каенана түли. Мин әлегә балалар белән декретта утырам. Декрет акчам 6 мең. Олысына садик өчен түлим. Балаларга кием алган юк – кешедән калганны киертәм. Үземнең дә яңа киемнәр бик киясе килә, тик ирем: «Акча әниеңнән сора», – ди...  

...Иремнең җүнле-башлы эшләгәне юк. Өстәвенә кредит алган – сазга батмасын, дип, аны үзем түлим. Әниләренә кунакка кайттык: кеше янында кимсенеп йөрмәсен дип, баштан-аяк киендердем.  Минем фатирда торабыз. Бала хакына түзәм. Соң кайта, ят хатыннардан смслар да күрәм. Ничекләр түзәргә? Ялгыз каласы да килми...  

...Мин 20 яшьтә кияүгә чыктым. Аның фатиры да, машинасы да юк. Ул шәһәр егете – авыл эшен эшли белми. Әниләрдә торабыз, кызыбыз үсә. Әни аны: «Ялкау, эшләми», – ди, ә мин яратам!   

 

Халык киңәшнең төрлесен яза: хат авторларына аларның файдасы тияме-юкмы – анысын белмим. Бәлки күпләр эчен бушатучы өчен генә юллыйдыр ул хатларны. Язалар да, аннан җиңел булып китәдер. Һәм хатын-кыз элеккечә яшәвен дәвам итәдер... Андыйлар тирә-юнебездә адым саен бит. 

Әмма башны җуеп гашыйк булган көннәрдә дә, аз гына ераккарак, киләчәккә карап адымнар ясарга балаларны ничек өйрәтергә соң? Мөмкинме икән бу? 

...Алиягә тырнак ясатырга йөрим мин. Чибәр дә, булдыклы да кыз. Акыллы да. Аның зирәклегенә кайчакта сокланам. Менә бу юлы да. 

–  Бүген туган көнгә барам. Иртүк торып торт пешердем – туган көндә бөтенесе миннән үзем пешергән торт көтә. Бик матур күренергә тиеш мин бүген. Сезне озаткач хәзер чәчемне юам. Аннан соң килгән клиенттан соң чәчемне ясыйм... Кем белән йөриячәгемне мин хәл иттем. Арслан белән! Без туган көнгә аның белән икәү барабыз! Беренче свидание дисәм дә ярый...  

– Ә нигә нәкъ менә аны сайладың? – дим чынлап торып кызыксынып. Артыннан берничә егет йөргәнен белә идем – бу хакта гел серләшәбез без аның белән. 

– Арслан әбисе белән тора ул. Үз йортлары белән яшиләр. Беркөнне бөтен дуслар бергә футболга бардык: егетләр уйнады, без – кызлар җанатарлар булдык. Аннары ул безнең барыбызны үзләренә чакырды: алдан ук шулай план корып куйган – шашлык әзерләгән. Бакчаларының пөхтәлегенә исем китте – әбисе: «Арслан тырыша», – диде. Мангалны да үзе ясаган – кулы, димәк, эш белә. Гомумән, йорт-җирләре тәртиптә – ир кеше кулы тигәне күренеп тора. Машинасын да үз эшләгән акчага алганын беләм – уртак дуслардан ишеттем. Үзем кызлар арасында булсам да, колагым белән ул көнне гел егетләр сөйләшкәнне тыңладым: Арслан ремонт ясау, төзелеш эшләрен бик белеп сөйләшә. Бу яктан минем әтигә охшаган ул... Әби – әнинең әнисе миңа кечкенәдән: «Әтиең кебек кешене эзлә!» – дип үстерде. Әни дә гел шулай әйтә. «Икең дә тырышканда гына тормыш алга бара», – ди. Ә миңа, беләсез, тырыш кеше кирәк... 

Аның өчен сөенеп кайттым. Алия беркайчан: «Минем күзләрем кайда булган соң?!» – димәс...  

Ә ярату дисезме? Күзләре яна – ошата ул аны, ошата! Калганы – вакыт эше. 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    мәхәббәт кызлар күзен томалый шул... Уяу булыгыз, кызлар...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Димлэп ойлэнешкэн парлар ин нык балалар дип белэм

      • аватар Без имени

        0

        0

        Алия сыман фикер йорткэн кызлар югалмаслар!

        Хәзер укыйлар