Логотип
Блоги

Миннән – яңа рецепт

Өр-яңа рецепт буенча алма пирогы пешереп карадым бит әле. Шактый кызык рецепт, бәлки сезгә дә ошар.

Бүген миндә тәмлүшкәләр көне – якыннарымны тәмле әйберләр белән сыйладым әле. Таиландтан үзебезнең татар ашларын сагынып кайттык. Бигрәк тә, бәлешне. Чөнки Таиландта бары тик баллы камыр ризыклары – пирожныйлар, печеньелар гына пешерәләр икән. Безнеке кебек итле пироглар анда бөтенләй юк. Итле, бәрәңгеле бәлеш салдым менә. Мин, гадәттә, бәлешне өч төрле ит: каз, үрдәк, сыер ите кушып салам.



Бәлеш белән шаккаттыра алмам – сүзем ул хакта түгел иде.

Өр-яңа рецепт буенча алма пирогы пешереп карадым бит әле. Шактый кызык рецепт, бәлки сезгә дә ошар.

1 стакан җылымса сөт, 1 пачка чүпрә, 50 гр. сыер мае, 1,5 кашык шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы каймак һәм он кушып камыр басабыз. Аны кабарырга җылы урынга куеп торабыз.

Камырны җәеп, пилмән камырына кискән кебек, стакан белән түгәрәкләр кисәбез. Алманы турыйбыз, һәр кисәген шикәр комына бутап, шул түгәрәк эченә кыстырабыз. Һәм бөккән ясыйбыз.


Аннары ул бөккәннәрне бер-бер артлы пирог кебек итеп табага тезәбез. Майлыйбыз. Өстенә корица белән шикәр комы сибәбез. 20 минут күтәрелгәнен көтәбез һәм духовкага тыгабыз.



Минекеләр яратып ашады. Сезгә дә ошар дип уйлыйм!

Тәмле булсын!

Комментарий юк

Хәзер укыйлар