Логотип
Блоги

«Минем иремә кагылма!»

– Бүген ватсапны чистарта торган көн. 
 
Бәйрәм артыннан кем дә булса социаль челтәрләрдә шулай язмыйча калмый. («Ватсапны чистарта торган көн» дигән юлларны күргәндә мин үзем гел: «Ә моны бу кешегә котлау җибәрүчеләрнең берәрсе күрсә, ул хәзер ни кичерә икән?» – дип уйлыйм. Мин ул кеше урынында булырга теләмәс идем... Әйтеп тормыйча гына чистартсалар да буладыр инде ул. Нигә аны бөтен дөньяга кычкырырга?! Барыбыз да шулай эшли югыйсә – ул кадәр котлауларны сакларга бер генә телефонның да «хәтере» җитмидер.) 
 
Кочак-кочак лалә чәчәкләре, розалардан торган открытка-котлауларны бәйрәм көнне барыбыз да дистәләп алдык анысы. Җан җылысы кушылганнары бар, кушылмаганнары. Бик матурлары, уртачалары. Теләкләр өстәп язылганнары, рәсем янына «Котлыйм!» дип бер генә сүз белән чикләнгәннәре... Әлеге рәсем-котлаулар сиңа кешенең мөнәсәбәте турында әллә ни сөйләмәсәләр дә, кайбер гаиләләрнең тынычлыгын алырга шулар да ярап куя икән.  
 
Бер танышым сөйли.  
 
– 23 февраль көнне, телефонымда нинди ир-ат контакты теркәлгән, карап та тормыйча, барысына да открытка җибәрдем. Бу хәл иртәнге якта булды, ә төштән соң телефоныма сәер «смс»лар килә башлады. 
 
«Кеше иренә өметләнмәсәң, сиңа ир беткәнме?!» 
 
«Мин – корсаклы. Әгәр хәзер синең аркада балам төшә икән, күреп тор, мин сине судка бирәм!» 
 
«Сүземдә торам – суд юлында йөртәм мин сине!»  
 
Кичкә таба аның слесарь хатыны икәнен аңладым. Слесарьнең үзен, күпме тырышсам да, искә төшерә алмадым – бер тапкыр күргән кешене ничек хәтерләп каласың ди? Мин хәтерләрлек ир-ат та булмагандыр инде ул... «Тагын кирәге чыкса», – дип, телефонын алып калган булганмын күрәсең, исемен язып куйганмын. Үз башыма... Төн җиткәндә, бер-бар артлы хәбәр җибәрүдән туктап, хатыны шалтыратуга күчте. Аптырагач, телефонымны сүндереп куйдым.  
 
Ярар, монысын бала көткән хатынның көйсезлегенә, нервлары какшауга юрыйк инде.  
 
Икенче танышым сөйли. 
 
– Күптән түгел эш белән Киров өлкәсенә барырга туры килде. Ул якка кайтып йөрүчеләр: «Такси белән уңайлырак», – дигәч, мин дә шул юлны сайладым. Таксист – яшь кенә егет, ачык, сөйләшә торган кеше туры килде. Каяндыр сүз чыгып, Киров өлкәсендәге бер музейда чабаталар ясаулары турында сөйләде. «Сатуга да эшлиләр бугай. Бер пары 800 сум тирәсе тора дип хәтерлим», – диде. Мин йога белән шөгыльләнәм. Күнегүләр вакытында безгә җиргә түгел, берәр тактага басарга кирәк. «Чабата киеп җиргә бассаң, агачка баскан кебек буладыр инде. Кайткач, тренердан сорыйм әле. Аннары, мөмкин булса, сезнең белән хәбәрләшермен», – дидем. Таксистның телефонын, әлбәттә, саклап куйдым. Соңрак чабата турында берничә тапкыр языштык: ул, вәгъдә иткәнчә, бәясен белеште, кем белән элемтәгә керергә икәнен әйтте. Шуның белән шул... Ә номерлар телефонда калган: аныкы – миндә, минеке – анда. 8 Мартка ул балакай миңа открытка җибәргән. Бөтен кешегә җибәргәндә, минем исемгә дә баскан инде... Мин моны белми дә калдым. Күрсәм дә, игътибар итмәгәнмендер. Исеме дә язылмаган бит.  
 
9 март көнне иртән иртүк телефоныма хәбәр килеп төште – әле урынымнан да тормаган идем. Таныш кешедән түгел. «Кеше иренә кул сузганчы башта паспортыңа кара! Юк-бар сәбәп табып, язып ята бит әле! Чабата кирәк икән аңа имеш!» – дигән.  
 
Башта аптырап киттем – бу ни бу?! Чабата дигән сүзне күргәч кенә барысын аңладым. Теге таксистның хатыны, димәк. Күр, кайберәүләр ирен ничек саклый! Башта кычкырып көлдем, аннан җавап язарга утырдым. Үзе кебек «син» дип кенә яздым. «Успокойся, девочка моя! Ирең минем улым белән бер яшьтә. Нужно быть уверенной в себе!» – дидем. Укыды да, дәшмәде...  
 
 
Менә шундый хәлләр.  
 
Миңа килеп ирешкән ике очрак кына әле бу. Ә андыйлар бихисаптыр. Онытмадыгызмы, икенче көнне чүп-чарны күз алдында тоткандай, «чистартам» дип кенә сөйли торган котлау-открыткалар турында сүз бара монда.  

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Котлыйм дигәч тә инде... кемне котлаганны чамаларгадыр инде ул... Ул кеше дә сезне исендә калдыргандыр дип уйлыйсызмы? Менә бит төрле холыклы кеше бар, итагатьлесе, пырдымсызы дигәндәй... һәрберебезнең үз психологиясе, күңел халәте... Бәлки бу гаиләдә чыннан да бар да ал да, гөл дә түгелдер... Кыскасы, алдын-артын уйлап эш итәргәдер дип уйлыйм мин үзем...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ничек синен белэн бернинди монэсэбэттэ булмаган кешегэ открытка жибэреп була ул? Яисэ "ялгыш" басылып китэ... Анламыйм...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ничек синен белэн бернинди монэсэбэттэ булмаган кешегэ открытка жибэреп була ул? Яисэ "ялгыш" басылып китэ... Анламыйм...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Минем телефонда басылмый. Ялгыш та, уйлап та...

          • аватар Без имени

            0

            0

            Кешене бик тиз гаепләмәгез.Дөнья булгач.,ялгышта була.Миңа ялгыш акча салганнары да,списокта рядом булганбыз.210сум.

            Хәзер укыйлар