Логотип
Блоги

«Мине урыс зиратына күмәчәкләр...»

Хәсрәт – хәсрәткә охшамый, диләр. Бу хакта күптән беләм.

Хәсрәт – хәсрәткә охшамый, диләр. 

Бу хакта күптән беләм.  

Журналистка эч серләрен бушатучылар гел очрап тора бит: кайчак – язарга дип, кайбер вакыт – «болай, үзең өчен генә сөйлим» дип.  

Тыңлыйсың да... юк, онытмыйсың, әлбәттә. Күңелең аша узган әйберне (мин һәрвакыт тыңлаганда үземне әңгәмәдәшем урынына куеп тыңлыйм – алай каршыңда утырган кешенең кичерешләре яхшырак аңлашыла) тиз һәм җиңел генә хәтердән сөртеп атып булмый ул.  

Ул әңгәмәләр вакытында кемнәр белән ниләр генә кичерелмәгән!  

Берсен сөйлим әле. Соңгы вакыт искә төште дә, гел тынгы бирми. 

– Яшь вакытта алдын-артын бик уйлап тормыйсың бит, әти-әнием бик каршы булса да, рус егетенә кияүгә чыктым. Яратуымнан күзем томаланган булгандыр инде... Өйләнешеп озак та үтмәде, аның салырга әвәс булуын сизеп алдым. Ничек очрашып йөргәндә игътибар итмәдем моңа, аңламыйм. «Эштән арып кайттым, азрак ял итәм», – дип башта өйдә генә салгалый иде, аннан кайтышлый ук бәйрәм итеп кайта башлады. Әллә нигә бер түгел, көн саен! Матур гына әйтеп, сөйләшеп, аңлатып карадым, еладым да, үпкәләдем дә, «китәм» дип тә куркыттым... «Бала тапкач туктар», – дип өметләндем. Булмады... «Кыз янына малай да алып кайтсаң, башка эчмим», – диде. Улыбыз да туды, ә ул һаман эчүдә булды.  

Кечкенәбез тугач, аны эшеннән кудылар. Эчкән өчен инде.  

Аерылыштык. Башка юлын күрмәдем.  

Ике баланы үзем генә үстерү җиңел булды дия алмыйм. Өстәвенә, улым бик зәгыйфь, чирле булды. Бөтен игътибарым аңарда иде. Кызым белән аралар шуңа күрә дә суыграк иде ахрысы.  Аның каравы, ул кайнанам белән бик якын иде: аз гына буш вакыты булдымы, гел аның янына йөгерде. Серләре килешә иде аларның. Кайнанамның минем балалардан – шушы ике оныгыннан кала якын кешеләре юк иде. Ирем, миннән аерылгач, Себергә эшкә киткән иде – берничә елдан соң мәетен генә алып кайттылар. Эчеп үлгән дип аңладым.  

Кызымның чиркәүгә барып чукынганын аңа унтугыз яшь тулган көнне белдем. Әйе, әбисе белән барганнар. Миңа, билгеле, әйтеп тормаганнар... «Мин зур инде, үзем нәрсә эшләргә кирәген яхшырак беләм», – дип сүзне кырт кисте кызым.  

Аңа бик озак күңелемнән үпкәләп, рәнҗеп йөрдем.  

Әмма... бала бит, ана кеше кичерә инде, мин дә кичердем.  

Улым апасының бу адымына минем ничек борчылганны, әлбәттә, күреп торды.  

– Әни, мин синнән беркайчан аерылмам. Безнең хәтта каберләребез дә янәшә булачак, яме, – дия иде ул миңа.  

– Ярар, бер-беребезгә кунакка йөрербез, – дип шаяртуга борырга тырыша идем.  

...Үтерделәр баламны... 

Кибеткә чыккан җирдә үтерделәр.  

Акча сораганнар бугай, ә ул бирмәгән, күрәсең. Пычак белән кадаганнар. Ишек төбендә. 

Бу хәсрәтнең авырлыгын мин сезгә берничек аңлата алмам...   

Аны аңлатырлык сүзләр юк. Менә ничә ел узды, ә мин һаман төннәрен йоклый алмыйм әле. Вакыт дәвалый диләр, юк, дәваламый, ышанмагыз... 

Ишелеп төшкән хәсрәттән мин ул чакта тәмам югалып калган булганмындыр. Югыйсә, кайнанамның:  

– Әтисе янәшәсенә күмик, ул бит башка җирдә ялгыз булачак, – дип әйтүе белән  ничек ризалашыр идем?!  

Мин моны хәзер дә аңлый да, аңлата да алмыйм...  

Улымның кабере өстендә тәре куйдыртмадым. Әмма тирә-юнендә тәре дә тәре. Зурлар, кечерәкләр, гадиләр, зиннәтлеләр... Исемә төшеп, шулар арасында ятачагымны уйласам, тәнем дә, җаным да өши. Әйе, минем урыным да шунда булачак... Улым янында. Аның бу теләген үтәмичә булдыра алмыйм... Балам янәшәсеннән миңа инде урын алынган...  

Юк, бер хәсрәт икенчесенә берничек тә охшамый...  

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гөльнур, мондый фажигале язмышларны уз йөрэгеннэн каләмен аркылы уздырып укучы йөрэкләрен елатасын... Я ходаем сабырлык бир. Бик аяныч вакыйгалар...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гөльнур, мондый фажигале язмышларны уз йөрэгеннэн каләмен аркылы уздырып укучы йөрэкләрен елатасын... Я ходаем сабырлык бир. Бик аяныч вакыйгалар...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сулуым кысып, йөрәгемне учыма кысып укып бетердем бу язманы... Тәкъдир... Ачы язмыш...

        Хәзер укыйлар