Логотип
Блоги

Мин бу югалту белән килешергә теләмим!

Бүген минем өчен бик авыр көн... 19 ел элек бу көнне минем иң кадерле, иң газиз кешем – әнием дөньядан китеп барды...

Бүген минем өчен бик авыр көн... Ел саен кабатлана ул, «онытам», дип кенә оныта торган түгел... 19 ел элек бу көнне минем иң кадерле, иң газиз кешем – әнием дөньядан китеп барды. Вакытсыз рәвештә... Нибары 47 яшендә!

Еллар үткәч, яра төзәлә, дип әйтәләр. Мин моның белән килешмәс идем. Чөнки олыгайган саен әти-әнисе кешегә күбрәк кирәк була башлый икән. Яшь чакта вакытыңны күбрәк дусларың белән үткәрсәң дә була, ә хәзер, олыгая барган саен, янәшәңдә үзеңнең туганнарың, якыннарың – әти-әниең булуын телисең. Нәкъ менә алар белән аралашу, аларның киңәшләре җитми.

Үлем белән, әлбәттә, килешеп булмый. Беркайчан да! Тик үлгән артыннан үлеп тә булмый... Бу – мәңгелек яра, һәм ул минем белән атлый да атлый. Нигәдер ул яраны, югалту ачысын мин үз-үземнән җибәрә алмыйм. Аңлыйм, җибәрергә кирәк, яшәргә кирәк. Тик моны эшләргә көчен җитми, авыр... Инде менә ике дистә елга якын ул яра мине тота да тота...

Синең кебекләр күп бит, язмыштан узмыш юк, бүгенге көн белән яшә, диярсез, мөгаен. Догалар укы, тынычланырсың, дип киңәш бирерсез, дип беләм. Догаларны да укыйм. Акылым белән барысын да аңлыйм, тик йөрәгем тыңламый. Нишлим, мин бу югалту белән һаман дә килешә алмыйм...
 
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар