Логотип
Блоги

«Кызым аерылып кайтты...»

Бер танышым шалтырата: – Гөлнур, киңәшегез кирәк иде, – ди.

Тавышы шундый борчулы – кәефсез икәне үзен күрмәсәм дә, ерактан да сизелә.
– Кызым ике баласы белән кайтып утырды бит әле... Өй зур зурын – сыярлар, ул ягын уйламыйм...  
Аны тизрәк юатырга ашыктым:
– Яшьләр бит, сүзгә килгәннәрдер. Ачулары сүрелгәч, дуслашырлар. Кызган чакта араларны гына бөтенләй өзеп куймасыннар. «Ашыгып ялгыш карар кабул итмә», – дип әйткәләп тор инде. 
Аның тавышы тагын да күңелсезләнде:
– И-и, Гөлнур... Өзеп кайткан шул, бөтенләйгә өзеп кайткан... Законлы рәвештә аерылышырга да өлгергәннәр инде...
– Соң монда киңәшнең кирәге дә калмаган алайса, –  дим аптырап.  
– Киңәш дип... Күбрәк күңелне бушатырга шалтыраттым бугай. Вакытыгыз булса, тыңлагыз әле. Теләсә кемгә сөйләп булмый бит. Туганнарга да бөтенесен ачып саласы килми, тирә-күршеләргә дә. Эштәгеләргә дә белгертергә теләмим әлегә. Илдә булмаган хәл түгел дә, әмма барыбер бигрәк авыр хәл икән... Ә сез еракта – сезгә сөйләп була... Язып чыксагыз да ярый, башкаларга гыйбрәт булыр...
Минем өч балам бар икәнен беләсез инде. Монысы – уртанчысы. Булачак ире белән унберенче класста укыганда ук танышты. Үзеннән 6-7 яшькә олы егет белән очрашуын бер дә теләмәгән идем. Азрак очрашырлар да, аерылышырлар дип үземне юаттым. Аңа кадәр беркем белән дә йөргәне булмады. Тик мин теләгәнчә килеп чыкмады шул...
Кызым чыгарылыш имтиханнарының соңгысын бирүгә теге егет әти-әнисе белән бергә аны сорарга килеп төште. Безнеке әле аттестатын да кулына алмаган иде. «Һичьюгы укырга керсен, укысын азрак, ризалыгым юк», – дидем.  Бүгенге балалар ата-ананы гына җиңмиме соң... «Аңа бирмәсәгез, башка беркемгә дә чыкмаячакмын – ялгызым калачакмын», – дип елады кыз. Егете дә, аның әти-әнисе дә: «Без аны укытачакбыз!» – диделәр... Күндек инде әтиләре белән, эчтән риза булмасак та, күндек... 
Дөрес, укырга керде ул. Бер-ике ел укып та йөрде. Аннан балалар туды. Беренчесе, икенчесе... Бик тырыш кешеләр бала да үстерә, укып диплом да ала анысы. Безнекенең хәленнән килмәде. Килгән дә булыр иде, ире бертуктамый: «Ташла, нәрсәгә ул сиңа? Укып кем буласың инде?!» – дип тукып торды. Ташлады шул... Менә кулында бер һөнәре юк хәзер, бер эше... Бөтен кыз балаларга әйтер идем: нинди дә булса бер профессия алмыйча, аякка басмыйча, гаилә кору турында уйламагыз, дияр идем. Ире күзен дә ачтырмый әнә: «Эшең дә юк! Син кемгә кирәк?!» – ди... 
Кызымның аерылып кайтуына үземне дә гаепле саныйм. Гаиләне саклау буенча акыллы киңәшләр бирә белмәгәнмен. Ни генә дисәк тә, гаиләне хатын-кыз саклый бит аны. Кияүне бөтенләй тормыш итәргә яраксыз, булдыксыз дия алмыйм. Кечкенә генә булса да, үз эше бар, барысын да булдырырга тырышты.  Ә кимчелекләр бөтен кешедә дә бар инде алар. Бүгенгеләр кызык бит: аз гына нәрсәдер ошамадымы, шундук тавыш куптаралар, мөнәсәбәтләр ачыклый башлыйлар, нәрсә уйлаганнарын барысын әйтеп бетерәләр... Минеке генә түгел, бөтен яшьләр шулай бугай хәзер. Эштә дә шулай дип сөйләшәбез. Без, әниләр, балаларыбызны дөрес тәрбияләмибез бугай. Кызларыбызны да, улларыбызны да... Сабырлыкка өйрәтмибез... Соңгы сүзне беркайчан әйтмәскә... Нигә шундый алар бүген, аңламыйм. Кинолардан күреп, шуны кабатлыйлармы? Без бит үзебез алай яшәмәдек: ирне, кайнананы хөрмәтләп тордык. Ә болар – берәү белән дә санлашмый. Кешегә сүз ярасы ясаудан курыкмый. Аннан менә үз язмышларын җимерәләр... Кызым да япь-яшь килеш ике бала белән калды менә. Үзәкләрем өзелгәнгә сөйлим, Гөлнур... Тыңлаганыгызга рәхмәт...  

Тыңлау авыр түгел – тыңладым... Тик киңәшнең генә ниндиен бирергә? Бу очракта ниндидер киңәш бирү, гомумән, мөмкинме соң?
Ә уйлану – анысы менә һәммәбезгә кирәктер.  

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Донья булгач,торле хэллэр була,баш ярылып,куз чыкмаган,САУ салэмэт бит ,жир йозендэ бит эле алар, бу кайгынын сонгысы тугел, балалар да усэрлэр,бэлки эле килешеп китэр Ир белэн хатын. Якыннарын югалтканнар анларлар нигэ шулай язганны.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Донья булгач торле хэллэр була анысы.ин мохиме башын,акылын югалтмасын бу яшь хатын.балалары хакына,бэлки аннары уз тормышын жайлар,бэлки бер жайлы гына тормыш иптэше дэ килеп чыгар.тэртибенне кулда тотарга кирэк...бу ин мохиме..

      • аватар Без имени

        0

        0

        Не переживайте вы так сильно,ваша дочь найдет еще хорошего папу для ваших внуков,и мужа для себя,токо нужно уметь ждать....и вести себя приличнр!!!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Укуын дәвам итсен. Укырга беркайчан да соң түгел. Әни икәнен генә онытмасын. Балаларын тәрбияләсен, карасын. Әти-әни җилкәсенә салынып утыра алмый бит. Эшләргә дә кирәк, яшәр өчен акча да кирәк. Балаларны әтидән мәхрүм итү дә дөрес түгел.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Мин аерылышабыз дип кайткач энием, безнен нэселдэ ирдэн кайтучы да, хатын аеручы да юк, без кочлэп биргэн ир тугел, туз диде.. Э без 36 ел яшэгэч аерылдык, улыма 31,кызыма 29 яшь иде...

            Хәзер укыйлар