Логотип
Блоги

«Кулымда – ике, юк, өч авыру...»

Туган җирдән еракта булганда якташларыңны очратсаң, алар шунда ук якын бер кешеңә әйләнә. Бер-береңне күптән белгәндәй ачылып сөйләшә башлыйсың. Бик кызык ул хис: моңарчы дөньяда барлыгын да белмәгән, юлыгыз бер тапкыр да кисешмәгән яңа танышыңа инде үз кеше итеп карыйсың. Сезнең сөйләшер сүзләр бетми!

Менә бу юлы да шулай булды. 

Кичке аш алдыннан отельгә яңа туристлар килеп төште. Төрекләр кунакчыл: номерларга урнаштырганчы ук кунакларга башта ресторанга юлны күрсәтәләр: «Озын юлдан килеп арыгансыздыр, барыгыз, башта ашап чыгыгыз», – диләр. 

Ресторанда өстәлләребез янәшә туры килде безнең. Мин аның кызына татарча дәшкәненә беренче булып игътибар иттемме икән, әллә ул минем ирем белән сөйләшкәнебезне ишетеп алганмы, тәгаен хәтерләмим. Анысы ул кадәр мөһим дә түгел. 
Шунда ук сөйләшә башладык.
– Татарлармы?
– Татарлар!
– Казаннанмы?
– Районнан!
Яңа танышым Казан янындагы районнарның берсен атый. 
– Кайчан килдегез?
– Менә яңа гына... Чемоданнарны ресепшенда гына калдырдык та, туры монда кердек. Мин Төркиядә беренче тапкыр! Кызым алып килде. Путевка алуын алдан әйтмәде дә, китәргә ике көн калгач кына белдем... 
Әнисенә шундый матур бүләк ясаган кызына инде икәүләп сөенәбез. 

Икенче көнне иртәнге ашта кабат очраштык. 
– Ял иттегезме? Инде хәзер диңгезгәдер бит? – дим.
– Ә без инде диңгезне кичтән үк барып күрдек! Бүгенгене көтәргә түземлек җитмәде... Аннан кибетләрне дә әйләнеп кайттык. Хәзер Кемерга барып киләбез әле! 
– Сезнең һәр сәгатегез генә түгел, һәр минутыгызга кадәр бүленгән алайса, – дип елмаям. 
– Шулай! – ди ул. – Санаулы гына көннәр бит...
Аннан ашыгып саубуллашты: «Кызым көтә! Хәзер юлга кузгалабыз!»

Кичке якта пляжда без инде күптәнге танышлар кебек күрешәбез. Көзге як булса да, диңгез шактый җылы – бер керсәң чыгасы килми. Инде дулкыннарда тирбәлә-тирбәлә сөйләшәбез. Яңа танышым шул арада тирә-юньне дә күзәтергә өлгерә.
– Кызым, минем дә шул «банан»да йөрисем килә!
Кызы көлә генә:
– Әни, мин анда акча түләп түгел, үзләре миңа түләсәләр дә утырмыйм! Курыкмасаң, син утыр! 
– Утырам да! 
Ул арада бездән ерак түгел яңа парашют ачыла – кемдер адреналин ала.
– Кызым, мин дә парашютта очар идем! – ди яңа танышым.
– Мине генә үзең белән чакырма! – дип көлә тагын кызы. 

Бөтен дөньяга гел елмаеп караган, һәр яңалыкны кабул итәргә әзер булган рәхәт кешеләр бар бит ул! Яңа танышым – шундыйлардан. Телендә – гел мәзәк, уен-көлке. Һәр адымында, һәр сүзендә яшәргә ашкыну, тормышны ярату сизелә. Әгәр аның белән әле таныш булмыйча, читтән генә күзәтеп ятсам: «Бигрәк рәхәттә, бигрәк җиңел тормышта яшәүчегә охшаган», – дип уйлар идем. 

Һәм... бик нык ялгышыр идем. 

Кереш сүзем шактый озынга китте. 
Инде ул кичергән сынауларны сөйләргә вакыт җиткәндер. Тирәнгә кермичә, өстән-өстән генә санап чыкканда әле бу.
– Мин кияүгә бик иртә чыктым. 18 яшем тулганчы ук урлап киттеләр... Әйе, безнең якта элек шундый гадәт бар иде. Бөтенләй үк белмәгән кешегә дип әйтә алмыйм, алдан сүз алышкан идек. Килешеп урладылар диләр инде мондый очракта... 19 яшем тулганчы инде әни булдым... Әмма бәхетләр генә кыска гомерле булып чыкты. Башта иремне, соңрак улымны җирләдем. Бу хәсрәтләр азмы-күпме таралгач, димләп икенче берәү белән таныштырдылар. Кавышып яши башладык. Кабат әни булдым – 30 ел элек шушы кызымны алып кайттым. Ә аннан тагын тол калдым – икенче ирем дә үлеп китте... Кызым аякка басканда гына авылда әни авырый башлады – аның янына күчеп кайтырга туры килде. Үзе генә яши алмый иде инде. Мин авылга кайтуга бертуган апам авариягә очрады. Комада булды, комадан чыккач та бик озак больницада ятты. Врачлар өметләндерерлек берни әйтмәделәр. Ул инде хәзер ун ел урын өстендә. Аны да алып кайттым... Җизни ул вакыт эшли иде әле, көн саен эштә булган кеше авыруны ничек карасын?! Аннан ир кешегә өч көннән артык авырган хатын нәрсәгә? Олы уллары шул авариядә вафат булды, ә кечкенәсе мәктәп баласы иде әле. Аны да мин үстердем, укыттым дип әйтә алам. Үз балам дип саныйм... Авыр вакытлар булды инде – яшүсмер килеш калды бит. Катырак әйтергә дә туры килде, тавыш күтәрергә дә... Шөкер, өйләнде инде хәзер, аерым яшиләр. 
Җизнигә дә быел ел башында инсульт булды. Азрак аякка баскач, улы аны миңа, авылга кайтарды. Аның кайтуы миңа җәен бик зур ярдәм булды: ашарга әзерләп калдырам да, үзем бакчага эшләргә чыгып китәм. Ә апаны ул ашата. Апа бөтенләй сөйләшми, әмма аның ни теләгәнен мин күптән аңларга өйрәндем инде. Ун ел аз вакыт түгел бит... Әни инде туксанны узды, ул да күптән урында. Каяндыр ярдәм көтәргә юк – исән туганнарым калмады. Бөтен өмет үземдә... Өй тулы авыруны калдырып беренче тапкыр чыгып китүем. Кызым өзмәде дә куймады: «Әнием, сиңа ял кирәк!» – диде. Путевка алганчы әйтсә, ризалашмас идем, болай каршы килә алмадым. Авылга шалтыратырга да куркып торам менә... Мәрхүм олы апамның ире кереп чыккан яннарына: «Борчылмыйча ял ит!» – дигән булды булуын... 

Язмыш сынаулары берәүләрнең күңелен катыра, кырысландыра, усалландыра. Алар бар дөньяга үпкә белән карый башлыйлар.
Һәм менә минем яңа танышым кебекләр дә бар – сынаулар сындырмаган, көчле иткән, ни генә булса да, яшәү дәртен җуймаганнар. 

Нигә сынаулардан кешеләр менә шулай төрлечә булып чыга – бу сорауга җавап таба алганым юк әле минем. Чынлап та, нигә икән? 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар