Логотип
Блоги

Кодагый – иремнең беренче мәхәббәте булган 

«Язмыш шаяруы» дип уйлыйм мин мондый очраклар турында ишеткәндә. Ә башкача ничек атарга соң?

Шушы иксез-чиксез галәмдә, меңләгән, миллионлаган кеше арасыннан аерып, шушы икәүнең сукмагын кисештерергә кирәк бит! Киноларда, китапларда гына була ала мондый хәл дип укымагыз, тормышта ул без уйлаганга караганда ешрак очрый. Гомумән, тормыш – язучылар фантазиясеннән күпкә катлаулырак, буталчыграк, аңлашылмаганрак хәлләр китереп чыгарырга сәләтле.   

 

– Беренче мәхәббәт турында язганыңны укыдым, – ди бер танышым. – Мин дә үземнекен сөйлим әле. Безнең тарих та беренче мәхәббәт белән бәйле... 

Улым йөргән кызын безнең белән таныштырырга инде өйләнергә ниятләгәч, аңа тәкъдим ясагач кына алып кайтты. Мин аны бусагадан атлап керүгә үк яраттым. Шундый дулкынланып, борчылып көткән идем бу көнне! Уллары буй җиткән әниләр мине аңлар... Табын әзерләгән идек. Чәй эчә-эчә якыннанрак танышабыз. Мондый вакытта сүзне әти-әниләре турында сорашудан башлыйсың инде: кем, кайдан, кем булып эшлиләр... Булачак килен җавап бирергә дип авыз ачканчы, улыбыз, балкып, әтисенә борылды:  

– Ә хәзер, әти, сиңа сюрприз бар! Шаккатарсың! Гөлназның (исемнәр үзгәртелде – Г. С.) әти-әнисе дә сезнең авылдан бит! Тик авылда аларның инде беркемнәре калмаган... Аның әти-әнисе дә белми әле моны. Сер итеп сакладык! Үзебез дә ярты ел очрашып йөргәч кенә, очраклы рәвештә генә ачыкладык. Гөлназ үзе Сургутта туып-үскән бит ул. Күптән түгел генә күчеп кайтканнар.  

Барыбыз да Гөлназга карадык. Ул үзенең әти-әнисенең исемнәрен атады. 

– Кемнәр дип әйтәсең? – дип, ирем кабатлап сорады. 

Йөзе күз алдында үзгәрде, кара коелды. Ә аннан, җавапны ишеткәч, кинәт табын артыннан торып ук китте. Бер сүз әйтмичә! Йокы бүлмәсенә керде дә, Гөлназ киткәнче аннан чыкмады. Ничек уңайсыз булганын белсәгез... Нәрсә уйларга да белмәдем. Гөлназ алдында бик читен иде. «Рамил абыеңның кан басымы күтәрелде бугай», – дигән булдым.  

Кунак артыннан ишек ябылуга ирем йокы бүлмәсеннән килеп чыкты. Ярсыган, бүртенгән. 

– Әйт улыңа, бу кызга өйләнергә рөхсәтем юк! Башка алып кайтып күземә күрсәтмәсен! – диде. 

Гөлназның әнисе иремнең беренче мәхәббәте булган икән бит! Алай гына да түгел, аның әтисе белән алар кайчандыр якын дуслар булган. Икесе дә бер кызга гашыйк булып йөргәннәр, ә кыз Рамилне түгел, аның дустын сайлаган. Бу хәлдән соң арада дуслык беткән, юллар аерылган. 

– Минем күзгә чалынмас өчен Сургутта яшәде бит алар! 

Шуннан башланды...  

Өйдә тынычлык бетте.  

Улым, әлбәттә, Гөлназдан баш тартырга җыенмады. «Миңа аннан башка беркем кирәкми! – диде. – Тәкъдим ясадым,  ул риза булды. Хәзер: «Әти кайчандыр синең әниеңне яраткан булган икән, мин сиңа өйләнә алмыйм», – диимме? Без барыбер бергә булачакбыз!»  

Мин ике ут арасында калдым. Ничек булса да иремне көйләргә тырыштым.   

– Яшь чакта кем-кемне яратмаган? Булган, узган, беткән бит инде ул... Балаларның бәхетенә аяк чалмыйк. Аерырбыз да, аннан улыбыз башка кешене ярата алмаса, ялгыз калса, гомере буе безгә үпкәләп яшәсә нишләрбез? – дим. 

Тел очымда гына торган башка сүзләр дә бар. Аларын ничек тә белгертмәскә тырышам. «Шулкадәр яраткан идеңмени? Минем белән торып, аны уйлап яшәдеңмени?» – дип әйтмим. Әйтмәскә тырышам... Балам хакына түзәм. Әмма үземнең эчем яна!  

Бер җайга да килмәде бу.  

Кыз сорарга бармады. Ирем була торып, ялгыз хатын кебек үзем генә киттем. Булачак кода-кодагыйлар: «Ә ул кайда? Ник килмәде?» – дип сорамадылар. Безнең өйдәге хәлләрдән хәбәрдар иделәр инде. Матур, аңлашып яшәгәннәре күренеп тора – сокланып кайттым.  

Ирем туйга да бармады. Монысы иң авыры булды. Улым алдында кыен иде. Атаң исән булып, шундый көндә түр башында утырмасын әле... Чакырган бөтен кунакка да нигә килмәвенең сәбәбен аңлата алмыйсың. «Авырып китте шул...» – дидек.  

Өйдә бөтенебез дә иремнең дошманына әйләндек. Мин дә, улым да, кызым да... Киленне әйтмим дә. Килгән чакта ул аның сәламен дә алмады. Югыйсә Гөлназның ни гаебе бар инде аның каршында?!  

Балалар безгә сирәк киләләр, килсәләр дә, әтиләре өйдә булмаган чакны туры китерергә тырышалар. Шөкер, улым бик булдыклы бала. Өйләнгәнче үк фатир алды. Бөтен тормышы җитеш. Инде ике бала үстерәләр. Шул алма кебек оныкларны да кулына алып сөйгәне юк иремнең. Әйтерсең, алар юк аның өчен, ул аларны бөтенләй күрми! 

Улымның Гөлназга өйләнүенә мине гаепле санады ул. «Син риза булдың», – диде. Гаепле генә санаса бер хәл, кул күтәрә башлады. Нигәдер: «Кеше белән йөрисең», – дияргә тотынды. Аз гына да соңга калып кайтырга ярамый.  Ә мин, үзең беләсең, мәктәптә эшлим, соңарган чаклар да еш була. Әле җыелыш, әле тикшерү... Бер кыйнарга дип кул күтәреп килгәндә, арага кияү кереп туктаткач кына басылды. Кызым, киявем әлегә безнең белән торалар. Әле дә алар бар. Югыйсә ирем белән бер өйдә ничек яшәп бетәр идек. Икең ике бүлмәдә булса да, бер түбә астында бит... Узган җәй, бер кыйнаганнан соң, судка барып гариза бирдем – аерылыштык. Моңа ул сөенде генә бугай. Урын-җир аерым, ашау аерым хәзер.  

Кияү йорт төзи. «Әни, без сине монда калдырмыйбыз, үзебез белән алып китәбез. Тагын аз гына түз инде», – ди. Алардан калмам, мөгаен... «Беренче мәхәббәтләрнең шәүләләре белән очрашмавың хәерле», – дип язасың син. Бик шулай да бит. Тик безнеке бит менә ничек килеп чыкты...  

 

Язмыш шаяруы дип әйтәм бит. Тик нигә болай «шаяра» ул, бер аерылган юлларны нигә шулай кабаттан куша? Моның белән ни әйтергә тели? Әллә үзенә бер кызык кына ясавымы? Белмәссең...  

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Абау, нәкъ воскресенье күрсәтелә торган кино сыман булган бу! Бу хатынны ире элегрәк тә яратмаган инде, болай үзгәреп китмәс иде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик акыллы, сабыр хатын! Булуы белэн чын укытучы! Нинди эйбэт балалар устергэннэр! Ул иргэ шатланып кына яшэргэ дэ бит, беренче мэхэббэт? Кемнен генэ булмаган. Картлыгын уйласын иде эгоист ир! Житмэсэ, кул кутэрэ! Анлавымча, уллары кысылмый, атасы ничек инэсен жэберлэуенэ! Бу инде, ошамады! Фатиры бар дигэн бит! Энисен узенэ яшэргэ алып китеп булмыймени? Бер тубэ астында яшэу, бу инде узенне хормэт итмэу...Кеше остендэ яшэсэн мен тапкыр артык, бу хэл дэ яшэгэнче. Гомер иткэн, э хатынга эз генэ дэ хормэт юк.....

      • аватар Без имени

        0

        0

        Язмыш шулай уйный инде, бу ир кеше бик нык кимсенгян булган яшь вакытта,кузе тошеп йоргян кыз аны сай ламагач. Анга кукеряген киереп туйда утырырга киряк иде,, узен минга бармасан да ,кызын минем улымны сайлады дип. Курдегезме мин нинди малай устердем дип,, э ул ялгышлык эшлягян семьясын таркаткан. Мин анын хатынына кингяш бирер идем, ялгышмагыз, гомер иткян ирегезне ташламагыз, ,,кочкан, упкян жилгя очкан диляр. Аннары балалар белян тору ул бик читен, уз оегездян чыкмагыз. Тора бара ирегез белян дя килешерсез

        • аватар Без имени

          0

          0

          Нигә кушсын юлларны, кушмаган бит. Кодагый булу, кушылу түгел бит. Ирнең психикасы авыру, яшь чакта кем белән кем йөрмәгән, икенче гаилә коргач ул кешене онытып үз гаиләң белән яшисең бит инде. " Оныталмыйм" дию ярату түгел ул, үзеңә эләкмәгәнгә эчең пошып үртәлү ул!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Яшь чагында кызны узенэ караталмаганга,Хэ улыннан кеннэу Дер инде бу.

            Хәзер укыйлар