Логотип
Блоги

Хатын-кызга бирергә ярамаган сораулар

Ә бит андый сораулар бар. Һәм алар 1-2 генә дә түгел, байтак. Күңелемнән шуларны барлап йөрдем әле.

Хатын-кызның күңеле бик сизгер, бик нечкә – аз гына саксыз кагылдыңмы, кителә. Ул кайчак тыштан моны белгертмәскә дә мөмкин, ә эчтән һәрвакыт газапланачак. 
Менә бу сорауларның берсен дә хатын-кызга бирергә ярамый дип саныйм. Бигрәк тә – якыннан белмәгәннәренә.

1. Кайчан кияүгә чыгасың инде? 
Кияүгә чыгарга, гаилә корырга, балалар үстерергә вакыт җиткәнен ул, әлбәттә, үзе дә аңлый. Ләкин аңа дигән насыйп яр һаман да юлына чыкмаганга ул гаепле түгел ләбаса. Ә бәлки ул кеше инде очрагандыр да, ләкин: «Әйдә, кавышыйк! Минеке бул!» – дигән сүзне әйтүне сузадыр да сузадыр... Уйламыйча әйтелгән бу сорау учакка ут өстәү белән бердер. 

2. Кайчан бәби алып кайтасыз инде?   
Бу сорауны яңа өйләнешкән парларга туйның икенче көнендә үк бирә башлый кайберәүләр... Сөйләшергә иренгәннәр генә бирми бугай... Ә яшьләрнең бу мәсьәләдә үз планнары булса? Алар гаилә ишәюне азрак кичектерергә уйласалар? Яки төрле сәбәп аркасында аларның әти-әни булу теләкләре әлегә килеп чыкмаса? Алар болай да үзләрен башкалар янында инде кимсенгән кебек тойсалар? 
Яки башка очрак – бала төшсә, аны өметтә килеш үк югалткан булсалар? Һәм шул вакыт сез: «Бала алып кайтырга уйлыйсызмы инде, юкмы?» – дип сорыйсыз... Соңгысын кайчандыр үзем кичердем һәм моның авырлыгы миңа  бик яхшы таныш. 

3. Икенче баланы кайчан алып кайтасыз инде? 
Бу сорауны да минем үземә бик күп ишетергә туры килде... Беренче бала белән икенчесе арасында аерма зур булучылар бу урында авыр сулап куяр...  Әйе, сорыйлар шул, бик еш сорыйлар. Кайчак дәшми каласың, кайчак: «Бирмиләр әле менә!» – дип шаяртасың...  Икенче улымны тапкач: «Ниһаять, теге сорауга җавап эзләүдән котылдым!» – дип сөенгәнем истә. 
Чынлап та, икенчедә туктыйлар: «Өченчесен кайчан алып кайтасыз инде?» – дигән сорауны бирмиләр. Дөрес, ике улым булгач, «Ә кыз кайчан алып кайтасыз?» – диючеләр булгалады. (Кызлы гына кешеләргә «малай кирәк»  диләрдер инде.) 
Бер бала табаргамы, икенеме, тагын да күбрәкме – моны һәр гаилә үзе генә хәл итә. Бу хакта аларның планнарын белешү – бик урынлы түгел. Күзгә күренмәгән чикләрне бозу... Аннан, якыннан таныш булмаган очракта, берәү дә сезгә ихлас җавап бирмәячәк бит. 
Бик якын иткән кешеләремә генә икенче бала хакында сүз кузгатканым бар.  «Нигә һаман алып кайтмыйсыз икенчесен?» – дип түгел, әлбәттә. Үземнең очракны сөйлим: улларымның бер-берсенә нинди зур иптәш булганын, бездән соң аларның ялгыз калмауларына куануымны... Тугыз елдан соң икенче баламны алып кайтырга тәвәккәлләргә миңа да берәүнең якын итеп әйткән киңәше булышкан иде. 

4. Син бәби көтәсеңме әллә?
Син шулай дип сорарсың, ә ул соңгы вакыт тазарып кына киткән булса? Һәм шуның аркасында болай да бөтен тынычлыгын югалтса? Тагын шул учакка утын эстәү була инде бу сорау... 
Ә ялгышырга бик җиңел. 
Быел җәй бер оешмага документлар артыннан берничә тапкыр барырга туры килде. Безгә кирәкле кәгазьләрне әзерләп бирүче белгечне мин дә, янымдагы юлдашым да – ул да хатын-кыз – бала көтә дип аңладык. Икәү борчылып: «Декретка киткәнче, ясап өлгертсә ярый инде», – дип үзара әллә ничә  сөйләштек. Ниһаять, соңгы имзаларны куеп, документларны алдык. Саубуллаш та кит бит инде... «Бик зур рәхмәт, сезгә исән-имин котылырга язсын!» – дидем шунда. Берәү дә телемнән тартмады, үзем әйттем. Ниндидер бер җылы сүз әйтәсе килгән иде шул... «Юк, мин авырлы түгел, – диде ул елмаеп. – Тазарып киттем менә. Борчылмагыз, болай дип ялгышучы сез беренче түгел». Җир ярылса, җир тишегенә керердәй булдым дип шундый чакларда әйтәләрдер, мөгаен...  Елмаеп әйтсә дә, кәефе көне буена бозылып калгандыр инде... 
Мин сөйләгән бу очрак сезгә дә сабак булсын.

5. Син тазарып киткәнсең бугай, әйеме? 
Бу хатын-кыз сезне гомерлеккә дошманы дип санавын телисез икән – бирегез, әйдә, бу сорауны... Хәтта аз гына ит куну зыянлы булмаган очракта да хатын-кыз моны фаҗига дип кабул итә. Зур фаҗига дип! Инстаграмга «элек» һәм «хәзер» дип фотолар куеп, ничәдер килограммны югалтуны зур батырлык, җиңү дип санаган заманда яшибез бит. Һәм сез аңа кинәт: «Тазарып киткәнсең», – дисез... Кәефен җимердем дип санагыз, аныкын гына түгел – өйдәгеләренекен дә. Күңелендә купкан давылны хатын-кыз күп вакыт иренә, балаларына чыгара инде ул... 

6. Нигә син шуның кадәр ябык ул? 
«Ябык» дигәч хатын-кыз сөенер дип уйлыйсызмы, юк, сөенмәячәк – болай әйтү дә ошамаячак аңа. Бәлки «тагын да зифалангансың» дияргәдер? Хатын-кыз өчен бу ике сүз арасында аерма бик зур. 

7. Ә сиңа ничә ничә яшь?
Бу сорау да хатын-кызның барысына да ошап бетми. Шуның өчен бирмәү хәерлерәк. 

8. Кайчан яулык бәйли башлыйсың инде?
Мин бу сорауны да хатын-кызга бирмәү яклы. Дөресрәге, менә бу рәвештә бирмәү яклы. Үз мисалың, яулык ябынуның тормышыңны ничек үзгәртүе турында күбрәк сөйләргәдер – алай күпкә үтемлерәк булыр. «Намаз кайчан укый башлыйсың инде?» – дип сорап кына да берәүне дә намазлыкка бастырып булмыйдыр. Гомумән, болар барысы да – һәркемнең шәхси эше, шулай бит? 

9. Ә син ничә килограмм ул?
Бу сорауның хатын-кызга нигә ошамавын әйтеп тормасаң да буладыр... Бигрәк тә ул үзендә берничә килограммны тәгаен артык дип санаган очракта. 

Мин сорауларның үзем бирергә ярамый дип санаганнарын барладым, бәлки, сездә дә бардыр алар – өстәгез. 

 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар