Логотип
Блоги

​ Кешеләр... песигә охшаган

Минем песием бар. Мыр-мыр исемле. Бу песине ачтан һәм салкыннан өшеп үләр хәлдә авыл урамыннан табып алган идек.

Минем песием бар. Мыр-мыр исемле. Бу песине ачтан һәм салкыннан өшеп үләр хәлдә авыл урамыннан табып алган идек.

1 нче гыйнвар, Яңа ел. Авыл. Мәчет яны. Ачык калган торба җиңеннән чыгып, аякка килеп сарылды. Гадәттә, песиләр алай эшләмиләр, бары сырпаланалар гына. Ә бу аякка асылынды. Ничек инде мескен хайван баласын чатнама суыкта калдырып китәсең?! Куенга тыгып, алып кайттык. Җылы сөт салып бирдем, пешкән ит куйдым. Ике капты, бер йотты. Мунчага алып барып, яхшылап юындырдым, тарадым, фен белән киптердем. Колак очлары кып-кызыл булып өшегән иде, бәлзәм сөрттем. Дер-дер килеп калтырап торган кечкенә йомгак шунда гына тынычланды, беренче тапкыр күтәрелеп күземә карады. Мин бу карашны гомер буе онытмамдыр, ахры. Хайваннарның акылы юк диләр. Шулай дип әйткән адәмнәрнең акылы юктыр... Инде төн җиткән иде, бу кечкенә йомгакны тәбәнәк катыргы ящик төбендәге йон шәлгә яткырып, үз яныма куйдым. Утлар сүнде...

...Төнлә уянып киттем. Песи баласы искә төшеп, ящикка кулым тыктым... Песием юк. Ярар инде, мин әйтәм, кем әйтмешли, бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый, диләр, бу да шуның кебек, үз юлы белән китәргә уйлагандыр... Ирексезләп тотып булмый. Тыныч кына икенче якка әйләнеп яттым. Кулым нәрсәгәдер тиеп китте. Ай яктысында ак җәймәдә нидер каралып ята иде. Әллә нигә башыма: «Аһ, явыз, ямьсез эшен эшләп киткән икән!» – дигән уй килде. Бу караны ипләп кенә яндагы урындыкка эленгән җәймә белән тоттым да, чүп чиләгенә ташларга дип, икенче якка чыгып киттем. Ут кабыздым һәм... куркудан кычкырып, кулымдагы караны идәнгә атып бәрдем! Яныма котлары алынган әти-әни йөгереп чыкты. Идәндә үле тычкан гәүдәсе ята иде... 

Диван астына яшеренгән песи баласын эзләп табып, сөйдем, сыйпап, тагын янымдагы ящикка яткырдым. Иртәнгә тагын бер тычкан белән уяндым... 

Шулай итеп, кечкенә генә йомгак миңа бер төн эчендә ике тычкан тотып китерде. Песи телендә бу нәрсәне аңлатадыр, белмим. Бәлки, рәхмәт әйтүе булгандыр. Бәлки: «Куып чыгармагыз мине, мин бит сезгә файда китерә алам», – дигәндер. Белмим. Әмма Зәй-Каратай авылы песие хәзер Казан шәһәрендә яши...

...Шуннан соң безнең фатирда тагын бер песи булды әле. Монысын без үзебез Авиатөзелеш районы базарыннан сайлап алып кайттык. Янәсе, Мыр-Мырның берүзенә генә күңелсез. Минем идея түгел, ирем идеясе иде. Нишлисең, шундый романтиклар инде без... Балалар төчкерә-елый башлагач, аларда песи йонына аллергия икәне ачыкланды. Кызык, Мыр-Мырга аллергия юк, ә Кузяга аллергия бар. Теләсәк-теләмәсәк тә, Кузя белән саубуллашырга туры килә. Дөресен әйткәндә, мин моңа сөендем генә: ничектер, икенче песи белән дуслаша алмадым. Әмма кемгә бирергә Кузяны? Көч-хәл белән авылдагы әнием риза булды. Песиләр яратмый иде ул, шуңа күрә мин үскәндә, өйдә песинең эзе дә булмады. Алып кайттык та Кузяны, югалмасын дип, бер атнага чебиләр урынына ябып куйдык. Без киткәч, әкрен генә әниләргә ияләшкән, бераздан урамга чыгара башлаганнар. Хәзер ул тирә-яктагы Дон Мачоларның иң көчлесе. 

...Ике песи, икесендә ике төрле холык. Казан песие авылда яши, авыл песие Казанда. Баштарак Мыр-Мыр минем кебек кыргый, һич ялагайлана белми иде. Мырлавын да аркасын кашыганда гына, санап кына чыгара. Ә Кузя аның нәкъ киресе: ерактан ук кычкырып йөгереп килә, сикереп алдыңа менеп ята, «Беларусь» тракторы тавышына охшатып мырылдый, аяклары белән «массаж» ясый, башын култык астына тыга да рәхәткә чума. Элек һичбер песине янына да китермәгән әни шул Кузя өчен үлә язып тора. Яз-көз айларында Мачоның атна-ун көнгә югала торган гадәте бар, сыртын умыртып, күз-башын җимереп, йонын коеп кайтып кергән песине әни үз баласыдай дәвалый, карый, аякка бастыра, пенсия акчасына Кузя яраткан тавык сыртлары сатып алып ашата. Атна саен аерым себерке белән чаба-чаба мунча кертә... Әле дә хәтеремдә: Кузя ике атна буе кайтмагач, әни урамдагы һәр йортка кереп эзләп йөрде... Әгәр эзләп тапмаган булса, песи үләсе булган: күршеләрнең лапас башында бикләнеп калган...

* * * 
Ике песи. Карыйм да, уйга чумам: кайсысы бәхетлерәк икән? Ирек йөзен күрмәгән тук тормышлы Мыр-Мырмы, әллә биләмнән кайтып кермәгән мең яралы Кузямы? Чын күңелдән Мыр-Мырны кызганам. Муенына бау тагып, бакчада йөртәбез. Күршеләрнең, әнә, ничә песие югалды. Югалтасым килми шул...

* * *
Кешеләр дә, песиләр кебек, төрле холыклы.
Ирек яратканнар һәрвакыт хәерче, сугышчан, батыр.
Тук тормышлы кешеләр ирексез. Куркак. Бәйле-богаулы...

* * *
Әмма безгә сайлау мөмкинлеге бирелгән. Без бәхетлерәк...

Комментарий юк

Хәзер укыйлар