Логотип
Блоги

"Хатын-кызларны күралмый башлаган идем..."

– Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?

Бу әңгәмәдәге иң җиңел сорауларның берсе шушы булыр дип уйлаган идек без. Тормыштагы мондый мизгелләрне хәтер берничек тә онытмый – ул аны күңелгә мәңгелеккә бикләп куядыр кебек тоелган иде. Гомер эчендә ир-ат бер генә (ярый, ярый, сирәк кенә ике, өч) тапкыр әйтә бит аны. Мең кат уйлап, алдан сүзләрен сайлап... 
– Миңа кияүгә чыгасыңмы?
– Син минеке булырга әзерме?
– Хатыным булырга ризамы?
– Минеке буласыңмы?
Сорауларны әзерләгәндә, һәр гаилә шушы сүзләрдән башлана дип күзаллаганбыз. 
Хәзер беләм – алай түгел. 
Моңа инде күптән инандым: «Без һәм алар» рубрикасына язмалар әзерләгәндә инде шактый ир-атка бу сорауны бирергә һәм җавапларын тыңларга туры килде бит. 
Һәрбер матур, тату гаиләнең нигезендә – матур, купшы, яңгыравык сүзләр ятмый. Гамәлләр ята! Берең өчен икенчең ясаган адымнар! Күкләрдә укылган никах ята! Икәү арасына күкләрдә никах укылган булса – сүзләрнең күп вакыт кирәге дә калмый. 
Менә бу танышымның сөйләгәннәре дә шуңа дәлил. 


– Сезнең журналны хатыным алдыра. Мин дә укып барам. Журналдагы бөтен язмаларны да укыйм дип әйтә алмыйм. Хатын-кызларның үзләренә генә кагылганы да байтак бит анда... Ә менә журналның артындарак урнашкан бер рубрикагызны гел укыйм. Төрле ир-атларга бер үк сорауларны бирәсез сез анда. Кайчак үзем өчен гыйбрәтләр дә алып куям. «Миңа бу сорауларны бирсәләр ни дип җавап бирер идем икән?» – дип тә укыйм. Андый хәл булмас анысы – сезнең сорауларга җавап биргән ул ир-атлар кебек танылган кеше түгелмен. Әмма барыбер уйлап йөрим: болай әйтер идем, тегеләй дим... Тик кайбер сорауларыгызга җавабым юк минем. Бөтен ир-атлардан да: «Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме?» – дип сорыйсыз сез менә. Ә мин хәтерләмим! Дөресрәге, аңа: «Чык миңа кияүгә!» – дип бөтенләй әйтмәдем. Нигә әйтеп торырга – бергә булачагыбыз беренче күрүдә үк билгеле иде бит инде. Аңа да, миңа да.
Беренче хатыным белән аерылыштым мин. Ун ел яшәгәннән соң. Ул ун елны бергә яшәү дип атап булса... Бик чибәр иде ул. Артык чибәр... Һәм үзенең чибәрлеген бик яхшы белә иде. Моны аңлаган хатын-кыз гаилә өчен түгел икән инде ул... Бу сезнең: «Ир-атны артык көчле һәм чибәр хатын-кызлар куркыта дип әйтәләр, бу дөресме?» – дигән соравыгызга да җавап. Чибәр икәне куркытмаган иде яшь чакта. Хәер, үзем дә төшеп калган түгел идем бит... Кыскасы, аерылыштык. Өч бүлмәле фатирыбызны аңа, балаларга калдырып өйдән буш кулны селтәп чыгып киттем дисәм дә була. Башкача түзә алмаганга... Хатын-кыз ир-атны исәпләми башлый икән – ул инде гаилә түгел... 
Ярты елдан ул балаларны ияртеп яныма килде.
– Мин чит илгә китәм... Бәхетемне шунда таптым. Ә балаларны калдырам. Мин беләм – син аларны миннән яхшырак тәрбиялисең.  – диде.
Нәрсә диим? Алып калдым кызларымны. Әниләренең фатирыбызны сатып, акчасын үзе белән алып китүен аннары гына белдем. 
Күз алдына гына китерегез: кулымда сигез һәм алты яшьлек ике бала. Берсен мәктәпкә озатам, икенчесен – балалар бакчасына. Эшем да шактый катлаулы. Хатыным хаклы – бала карый белә идем мин. Әмма бу кадәр авыр булыр дип уйламаган идем. 
Олысы белән дәрес әзерләргә кирәк, кечесе белән уйнарга, ашарга пешерергә, өй җыярга, киемнәрен юарга... Үзем генә булдыра алмый башлагач, нянялар ялладым. Бер-бер артлы алыштырып кына тордым үзләрен. Балалар түгел, мин аларны күбрәк кызыксындыра башлавын сизүгә һәрберсен озаттым. Ул чакта хатын-кызларны күрә алмый идем. Берсен дә! Һәр очрашуым – үч алу кебек иде... Ә андый бер көнлек, бер кичлек очрашулар, яшермим, шактый булды... Гомеремдә дә башка өйләнмәячәкмен дип уйлый идем. 
Ә аннан аны очраттым. Булачак хатынымны. 
Уртак танышларның туган көнендә очраштык без. Чираттагы нянечканы озатып, балаларны үзем генә карап яткан вакыт иде. Няняның анысы да үзен өйдә хуҗабикә итеп сизә башлаган иде... Кунакка шуңа күрә кызларны да алып бардым. Алар мондый кунакларга ияләшкәннәр иде инде: теләсә кайда үзләренә шөгыль табып, икәү уйнап утыралар – мине борчымыйлар. 
Олысының чәче тузганын күреп, үреп куярга уйладым. Бөтен нәрсәгә өйрәндем, тик чәч үрергә өйрәнеп булмады менә. Нишләтәсең, моның өчен хатын-кыз кулы кирәк шул...
– Бирегез, үзем үрәм! – дип килеп дәште ул.
Шул минутта безнең күзләр очрашты...
Олы кызымның чәчен үрергә азапланганымны читтән карап торган икән. Бер кеше күрмәгән, ул күргән! 
Чәчен дә үрде, аннары кич буе да алар яныннан китмәде. Юк, ялгыш әйтәм – минем кызлар аның яныннан китмәде. «Апагызны борчымагыз!» – дип әйтеп тә карадым, барыбер китмиләр. Ул да миңа карап елмая гына: «Борчымыйлар!» – ди. 
Балалар аңардан көчкә аерылдылар. «Иртәгә кич очрашабыз», – дип вәгъдә биргәч кенә. 
Әлбәттә, очраштык! Кызлардан бигрәк үзем ашкынып бардым. Әллә нәрсә булды миңа. Көне буе аны уйладым. Бергә буласыбызны инде белә идем... Кайдан белдем моны – аңламадым. Хәзер дә аңлата алмыйм. Соңыннан ул да шулай диде: «Мин сине, кызларны күрүгә «без бергә булабыз» дип уйладым», – диде... 
Никахны нәкъ ике атнадан укыттык без. 
Мәчет яныннан узып бара идек: бер-беребезнең күзләренә карадык та, шунда таба борылдык. Аяклар үзләре алып керде... Мәчеттән инде Ходай каршында ир белән хатын булып чыктык. Тагын бер айдан язылыштык. Ул мине ике балам белән алды – мин гел шулай дим. Кыз килеш! 
Аннары безнең улыбыз туды! Беренчесе! Икенчесе! 
Кызларым аңа шунда ук «әни» дип дәштеләр. Үзем өчен дә көтелмәгән хәл булды бу. Әниләрен бик сагыналар иде алар. Әни дип дәшәргә дә тилмергәннәр булган, күрәсең.
Әниләре кайтты аларның. Берничә елдан соң. Андагы бәхете кыска гомерле булды. Күп нәрсәне аңлап кайткан иде бугай. Тик терсәк якын да, тешләп булмый... Безне аерырга да тырышып карады – килеп чыкмады. Кызлар да аннан сүрелгән иделәр инде – кабат якыная алмадылар. Теләмәделәр дә. «Безнең әни бар бит инде!» – диделәр. 
Менә шулай яшәп ятабыз. «Миңа кияүгә чык!» – дигән тәкъдимне ясамыйча гына. Үзеңнеке дигән кешене әллә кайдан күреп аласың икән аны... Бүгенгеләр бөтенесе тәкъдим ясый, билгеле. Берсеннән-берсе уздырып – ниләр генә уйлап чыгармыйлар. Тик алар да күбрәк модага иярә бугай. Шуңа күрә, әгәр әңгәмәдәшләрегез бу сорауга ни дип җавап бирергә белмичә аптырап калса, гаҗәпләнмәгез, яме... 

Үзем танышымны тыңлыйм, үзем әңгәмәдәшләремне искә төшерәм. Булды, бу сорауга ничек җавап бирергә белмичә югалып калганнары, чыннан да, булды. Кемдер «хәтерләмим», диде, кемдер «бу – сер», диде. Ә, минемчә, алар шушы танышым шикелле үк тәкъдимне ясап та тормаганнар. Моны миңа әйтергә генә кыенсынганнар.
Иң мөһиме –  алар матур яшиләр! 
Әйе, гаиләдә сүзләр иң мөһиме түгел. 
 
 

Комментарийлар

Хәзер укыйлар