Озаклап йокладык. Без торганда кояш шәп кенә кыздыра иде инде. Җиңел киемнәр кидек тә Нортлэнд регионына таба кузгалдык. Монда табигать инде утрауларга караганда үзгә, әмма янә дә һәр борылыш саен «ах!» итәрлек матурлык. Юллар бормалы, ләкин яхшы эшләнелгән. Таулы урыннар булганга алар тар. Ләкин һәр машина бер-берсенә юл бирә.
Көннең иң истә калган мизгеле – Свартисон бозлыкларын карарга бару. 1860 метр биеклектә урнашкан бу бозлыклар тирәсендә кар ята, шуннан бик күп шарлавыклар агып төшә. Бер мизгелдә җәйдән салкын һавага күчәсең. Шунда ук җылы киемнәрне киеп, июль аеның карына басып фотога төшергә ашыктык. Кызыл кар (!) күрдек монда! Искәндәр аңлатуынча, ул кайбер суүсемнәре тәэсирендә шундый ал төскә керә.
Бозлыкларга кадәр машина юлы белән мендек. Шаккаткыч инде: шунда да юллар төзеп, утлар керткәннәр бит. Тау күлләре буенда хәтта өйләр дә күренә. Бәлки монда кешеләр даими яшәмиләрдер дә, балык тотарга киләләрдер һәм шушы яхшы йортларда тукталалардыр.
Безне таң калдырган тагын бер нәрсә – ул тау кыяларындагы, ташлардагы космик сурәтләр. Бу – бозлыклардан калган эзләр. «Ледниковый период или полуночной поход на Марс» дип атадык без бүгенге төнге сәяхәтебезне.
Комментарий юк