Логотип
Блоги

«Яратам» дип, соңгы тапкыр кайчан әйттегез?

– Яратам! Соңгы тапкыр бу сүзне якыннардан якын кешегезгә кайчан әйттегез икән? Менә шушы гап-гади сорауга тиз генә җавап бирә аласызмы?

Исегезгә төшерегез әле: бүген иртәнме, кичәме, бер атна элекме, әллә бер ел элек үкме... Әллә тагын да алданракмы? Ул сүзне соңгы тапкыр әйткәнгә биш яки ун ел ук узганмы? 
Гомумән, «яратам» дип әйткәнегез бармы? Әллә ул күңелдә генә йөриме, телгә бер дә күчкәне юкмы? Болай да билгеле нәрсәне нигә инде тагын сөйләп торырга соң, дип. 

Күптән түгел бер танышымның гаилә дусларына кайгы килде: тиз генә авырып хатыны үлеп китте. Әле яз көне, җәй башында гына бакчада эшләп йөргән кеше юк булды да куйды. Табибларга бик соң мөрәҗәгать иткән шул. Хәтта операциягә дә алмадылар. «Күпме сорасагыз, шуның кадәр түлибез, нәрсә дә булса эшләгез инде!» – дигәч, табиблар:
– Соң... Дүртенче стадия бит инде. Безнең дә беребез дә Аллаһы Тәгалә түгел, – дип җавап биргәннәр.

Иң аянычы тагын шул: гаилә башлыгына ел ярым элек инсульт булган иде. Хатыны бик тырышып аны аягына бастырды. Массажларына кадәр үзе ясап торды. Азрак аякка басуга, ире: «Мин барыбер синнән иртәрәк китәрмен инде», –  дип, бар мал-мөлкәтләрен аның исеменә яздырып куйды. 

Кемгә күпме гомер бирелгәнен бер Ходай гына белә шул...

Танышым сөйли:
– Хәленә күпме генә керергә тырышсак та, кайгыны кеше барыбер берүзе күтәрә инде. Без дә җыелып хәсрәтен уртаклаштык та таралыштык – һәркемнең үз тормыш мәшәкате бит. Олы уллары университетны тәмамлауга чит илгә эшкә киткән иде, ул анда төпләнде. Ярый әнисен исән килеш күреп калды. Ул кайткан көнне кич өзелде... Әниләренең җидесе узуга ул да кире торган җиренә китеп барды – эше көтә.

Әле менә кичә шалтырата Роберт абый. Бик авыр икән ялгызлык, хәзер нәрсәгә яшәгәнемне дә белмим, ди. «Иртән торам да, башта әкрен генә беренче каттагы бүлмәләрне йөреп чыгам, аннары икенче катка менәм. Бөтен җирдән аны эзлим бугай. Кай якка карасам да, апагызның кулы кагылган әйберләр. Ул утырткан гөлләр, чәчәкләр... Ике парник куйдырткан иде бит. Кыяр-помидорларына җәй буе су сиптем. Өлгерделәр менә... Нишләтергә дә белмим. Кече малай белән килен килеп хәлләрне белеп китәләр, тик бер кыяр да, бер помидор да өзеп  алмыйлар. Безнең бар, диләр, үзләре бакча тота бит», – ди. 

Бик күңеле тулган чак булды, ахрысы, ачылып китеп, Роберт абый менә тагын нәрсәләр сөйләде.
– Апаң белән соңгы сөйләшүебез һич исемнән чыкмый, – ди. – Үз хәлен үзе генә белгәндер инде, никадәр яшерергә, өметләндерергә тырышсак та, барысын да сизгәндер. Бәхилләшик, дип, үзе сүз башлады. Аннан тыныч кына сөйләп торган җирдән, кинәт: «Син мине яратмадың! Гомер буе яратам дип әйтүеңне көтеп яшәдем, бер тапкыр да әйтмәдең!» – диде.

Бер мәлгә югалып калдым. 
Аннан: 
– Соң мин бит сине гомер буе хөрмәт иттем, синең, балаларның бар нәрсәсе дә булсын дип тырыштым, бу тормышны сезнең өчен кордым. Шул җитә дип белдем, – дим.
Ә ул:
– Юк, син мине яратмадың! – диде дә борылып ук ятты.

Шундый өзгәләнеп әйтте бу сүзләрне! 

– Ярый соң алайса, менә хәзер әйтәм... Яратам мин сине... Гомер буе яраттым! – дим.

Дәшми бу. 
– Нигә бер сүз дә әйтмисең? Күңелең булдымы инде? Яратам дидем бит менә, – дим.
Һаман да эндәшмәгәч, кинәт нидер сизенеп, барып аркасына кагылдым. 
Ә ул инде суламый икән! 

Соңгы сүзләремне ишеттеме, юкмы, анысын да белмим.
«Мин сине яратам! Яратам!» – дип, ике куллап аның җансыз гәүдәсен селкегән җирдән, улларым килеп аерып алдылар. «Әти, тукта, син нишлисең?!» – дип.

Каберенә барган саен: «Яратам!» – дип кайтам. Якын-тирәдә кеше булмаса, кычкырып-кычкырып әйтәм. Җавап бирүче генә юк... 

Менә шундый тарих сезгә. 
Язма башындагы сорауга җавап бирдегезме әле? Искә төшерә алмасагыз да, борчылмагыз. Икең дә исән чакта бу ялгышны төзәтергә беркайчан да соң түгел бит.


 
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар