Логотип
Блоги

Иң мөһиме – үз-үзең булып калу

Иң бәхетле кеше – ирекле кеше.

Иң бәхетле  кеше – ирекле кеше. 

Тик безне әти-әниләр: «Кеше нәрсә әйтер?!»,  «Кешедән яхшы түгел», «Шулай кирәк, шулай тиеш», «Бөтен кеше шулай яши, шулай эшли – димәк без дә шулай тиеш», дип тәрбияләделәр. Гомер буе шул сүзләрне ишетәбез! Ләкин менә шулай башкаларга ярыйм дип, кеше сүзеннән куркып яшәп, без гомер буе үз-үзебезгә хыянәт итәбез. Үзебезнең хыялларыбызга, үзебезнең теләкләребезгә...

 Минемчә, бу тормышта без кеше сүзләреннән түгел, бары тик Аллаһы Тәгаләдән генә куркырга һәм бары тик аңа гына ышанырга, аң гына сыенырга  тиеш. Сез дә шулай уйлыйсызмы?

Комментарий юк

Хәзер укыйлар