Логотип
Блоги

«Әгәр киленең башка милләттән булса, нишләргә?»

Килен-кайнана арасындагы мөнәсәбәтләр – дөньядагы иң четерекле темаларның берсе бугай. Торып-торып шуңа инанам...

«Кемнең торты тәмлерәк: минекеме, булачак киленнекеме?» дигән язмам сайтта  чыккач, укучылар мине соңгы көннәрдә хатка күмделәр. Күбрәк кайнаналар язды һәм барысы да диярлек килен белән матур яшәү өчен нишләргә кирәк дигән сорауга җавап бирде, үз тормышларыннан бик матур мисаллар китерде. 
Катлаулырак сорау бирүчеләр дә бар иде. 
Берсенә аерым тукталырга булдым әле. 
«Тормышта төрле хәлләр була бит, Гөлнур ханым, – дип яза бер укучым. – Улыңа ияреп, бусагаңны атлап кергән кызны кочак җәеп каршы аласы килмәсә? Әгәр ул башка милләттән булса? Һәм син бу никахка башаягың, бөтен күңелең белән каршы булсаң? Мондый очракта нишләргә менә?»
Чынлап та – нишләргә?
Бу сорауга әзер җаваплар беркайда да юктыр. Ниндидер бер карарга килгәнче, күңелеңне, җаныңны гына түгел, акылыңны да тыңларга кирәктер. Тагын... тирә-юньдәгеләргә күз салу да комачау итмәстер – сезгә кадәр бу сынауны инде күпләр узган бит. Алар үзләрен ничек тоткан? Нинди чыгу юлын тапкан? 
Килгән хатлар арасында бу ханым өчен махсус язылган кебекләре дә бар иде. Үзләреннән рөхсәт сорап, сезгә шуларны тәкъдим итәм әле. 

Беренче хат
«Мин тугызынчы класста укыганда олы абыем марҗа кызына өйләнде. Үзеннән 3 яшькә зуррак иде ул кыз. Ә абыйга бу вакыт 20 яшь иде – Казанда укып йөри.  Булачак киленебезнең авырлы икәнен белгәч, әни энемне ияртеп, Казанга чыгып китте. Без алар кайтканны, табын әзерләп, әти белән өйдә көтеп тордык. Абыйның бер дә өйләнәсе килмәде. Әти белән әни: «Өйләнердәй булмагач, кагылмаска идең, ул да бит кеше баласы», – диделәр. Аннан аларның балалары туды. И-и, яраттык инде без аны! 
Абый өйләнгәч, әни миңа: «Моңарчы өйдә нәрсәләр эшләргә тиеш идең, шуларның барысын да үзең эшлә, киленгә салынма. Аның бала карыйсы бар: эшлисе килсә, эшләр, юк икән, алар мәңге безнең белән тормыйлар, эшләмәсен, өлгерер», – диде. 
Абый укып бетергәч, алар башка чыктылар. Аннан киленебезнең туган шәһәренә күчеп киттеләр. Балаларына биш яшь вакытта аерылыштылар, барыбер бергә яши алмадылар. Гаеп икесендә дә булды. Мәрхүм абыемны да мактамыйм. Онык һәр җәй саен өч айга әти белән әни янына кайта иде. Әйбәт, тәрбияле, тәртипле булып үсте ул. Киленебез икенче кат кияүгә чыкса да, кызганыч, бәхетле була алмады. 
Әниебезне яшәргә үзебезгә алып килгәч, берсендә киленебез дә безгә кунакка килде. Үз шәһәреннән, махсус! Яшьлектә үз-үзен тотышына үкенеп, әнидән гафу үтенде. Әни аңа: «Безгә онык бүләк иттең, без шуңа сиңа бик рәхмәтле», – диде. Абый законлы рәвештә кабат өйләнмәде, үзе генә дә тормады. Онык – безнең нәселнең дәвамчысы. 
Энемнең хатынын да яратты әни. Улларын яраткач, нигә аларны яратмасын инде?!  Энем соң гына, 38 дә генә өйләнде. Ике кызы үсеп җиттеләр инде. Әйтәсе килгән фикерем, киленнәргә мөнәсәбәтең яхшы булса, алар да шулай җавап бирәчәк. Ошамаган якларына күз йомарга да кирәк, бер-берсенең сүзләрен җиткермәскә. 
Энемнең дә булды хатынын сөйләгән вакытлары. Җайлап кына аңлаткач, тынычлана иде. Беркайчан да киленне хурламадык. Минемчә, олы кешедән бик күп нәрсә тора». 

Икенче хат
«Мин ике киленнең кайнанасы, киленнәремнең икесе дә рус милләтеннән. Бүгенге көндә матур гына яшәп яталар. Бер елда ике килен төшердек, ике туй иттек. Үзебез генә белдек авырлыгын. Утырып елап алган чаклар да булды, кешегә күрсәтмичә... Берсе – ятимә кыз, әле 16 яшь тулган гына иде. 11 нче сыйныфны безгә килгәч укып бетерде. Әле бездә ярты ел яшәгәч кенә авырга узды. Бүгенге көндә 3 бала үстерәләр, олысы 10 нчы сыйныфта укый инде. Ышансагыз ышаныгыз, татарча өйрәнеп, татарча китаплар укый шул килен. Ятимә дә булгач, мин аны үз кызым кебек кабул иттем. Үземнең дә кызым үсеп килә иде. Апамның вафатыннан соң аның кызы да бездә үсте. Шулай итеп, өч кызым булды. Минем тормыш китап язарлык, монда гына сыйдырырлык түгел...
Икенче киленем дә татарча сөйләшә. Мин татарча гына сөйләшкәч, өйрәнделәр. Беркайчан төртеп нәрсәгәдер өйрәтмәдем, әмма алар белән уртак тел таптым. Икесе дә «әникә» дип әйтәләр миңа. Алар өчен шатмын, гел изге теләкләремне теләп яшим. Башкаларга да сабырлык белән, бер-берсен хөрмәт итеп яшәүләрен теләп калам. Без бит бу дөньяда кунак кына, шулай булгач, тыйнак булып яшәсәк иде». 

Өченче хат
«Оныгым тууын мин очраклы рәвештә генә ишеттем. Улымның ул кыз белән йөргәнен дә белмәдем, аралары шулай якын булганын да, аннан ташлашканнарын да – берсен дә. Мин аны кечкенәдән: «Бары тик татар кызына гына өйләнәчәксең. Башка берәүне ияртеп кайтсаң, ишегемнән дә кертмәячәкмен», – дип үстердем. Ә монда шундый хәл... 
Бу серне миңа улымның бер дусты чиште. Булачак киленемне урамда бала коляскасы белән очраткан. Сөйләшеп торганнар. Ачыктан-ачык әйтмәсә дә, баланың улымнан икәнен сиздергән. Шул көнне үк бу дустыннан аның адресын сорап алдым һәм эзләп киттем боларны. Икенче көнне көтәргә дә түземлегем җитмәде. 
Барып кердем. Әти-әниләре эштә, өйдә бала белән үзе генә иде – монысы да әйбәт булды. Башта аптырап калды инде, әмма күрүгә таныды: улым белән без бер-беребезгә охшаганбыз. «Йә, кемең бар, малаймы-кызмы, күрсәт инде», – дим. Ул арада бала йокыдан уянды. Күтәреп яныма алып чыкты. Кыз бала икән. Күрдем дә имәнеп киттем – копия мин! Читләргә күрсәтсәң, мин тапкан, әнисе мин диярләр.  Оныгымны кулыма алдым да, утырып еладым. «Нигә әтисенә әйтмәдең бу хәбәрне?» – дим. «Ул барыбер миңа өйләнмәячәк. Әни беркайчан марҗага өйләнергә рөхсәт итми миңа, дия иде», – ди. 
«Әйдә, җыеныгыз, өйгә кайтабыз», – дидем. Шулай өчәү кайтып кердек. Торып киттеләр. Инде өч балалары бар. Кешенеке кебек бездә дә төрле хәлләр була, әмма аңлашабыз. Киленем акыллы булып чыкты: ул миңа рәхмәтле. Моны гел искә төшереп, кабатлап тора, «Син булмасаң, без бергә була алмас идек», – ди. Кем белә инде анысын...» 

Менә шундый хатлар. Нәтиҗәләрен һәркем үзе ясар. 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар