Логотип
Блоги

​Физалия дөньясы: нинди ул?

Интернет һәм аның ВКонтакте сәхифәсе белән азмы-күпме таныш булган татарлар бу ханымның иҗатын күптән укый. Ярата.

Шундый матур яза ул! Шундый гади, шул ук вакытта күңелләргә үтеп керерлек итеп яза. Рәхәтләнеп, бар дөньямны онытып, дөресрәге, аның дөньясына күчеп, шигырьләрен укыйм. Менә бит, барыбыз да «әдәбиятны үзешчәннәр басты» дип моңаеп йөргәндә, үзешчән булып та, һөнәри шагыйрьләрдән күпкә оста итеп, сүздән сурәт ясап язучыбыз бар. Дөрес, шагыйрьләр арасында аның исемен бик сирәге белә. Ә менә интернет һәм аның ВКонтакте сәхифәсе белән азмы-күпме таныш булган татарлар бу ханымның иҗатын күптән укый. Ярата. Аның шигырьләрен күчереп ала. Ятлый...

...Физалия Дәүләтгәрәева исемле ул. Гыйбрәтле кечкенә хикәяләр авторы буларак, бу исем кайбер газета укучыларына инде күптән таныш. Хикәяләре тормышчан, йөгерек телле, җиңел укыла, әмма шулай да миңа аның шигърияте күбрәк ошый. Сүзнең иң нечкә төсмерләрен тотып алып, шулардан гаҗәеп бизәк барлыкка китерә алуына таң калам. Чыннан да, болай язучыларыбыз сирәк бит...

Кояш нурларының алтынына

Мана-мана көмеш энәсен,

Ап-ак, йомшак бәсле чәчәкләрдән

Кышлар чигә тәрәз пәрдәсен...


Шагыйрьләр метафораларны, чагыштыруларны, гомумән, сурәтләү чараларын, әлбәттә, куллана белә. Әмма Физалия ханымның метафоралары башка төрле. Алар гади генә күренештән дә искиткеч сурәт барлыкка китерә һәм бу сурәт әле бик озак хәтердә саклана, шуңа күрә Физалия Дәүләтгәрәеваның шигъриятен башкаларныкы белән бутап булмый. Хәер, эш метафоралардамыни?! Ышанам: ул аларны махсус эзләп утырмый. Бу − талант. Халык арасыннан күтәрелгән, халык тел җәүһәрләренең көчен туплаган чын талант...

Шигырьнең көче нәрсәдә? Дөнья сурәтен тезмә юллар аша күрсәтә алуда. Басу. Көз. Тынлык. Кинәт кенә баш өстеннән кыр казлары канат җилпеп очып үтә, югарыда торналар чылбыры күренә. Ирексездән шигырь юллары искә төшә:

Әле генә җырлап килде җәем.

Кая китте кыска арада?

Торналардан нота тезеп, җәйләр

Соңгы җырын көйли һавада...


Һәм мин шул торналар чылбырыннан ноталарны эзли башлыйм... Минемчә, шигырь көче менә шунда. Бер минутлык шигырьләр күңел кузгатмый, хәтердә калмый. Ә монда... табигатькә Физалия ханым күзләре белән сокланып карыйм.

Шәфәкъ нуры кунган тәрәзәмә,

Хушлашырга сүнәр алдыннан.

Капшап үтте кызгылт бармаклары,

Әкрен генә шуып янымнан.<...>

Күзләремнән назлап үбеп үтте,

Алга манган бәрхет җылысы.

Саубуллаша минем белән бер көн.

Килеп китте кинәт елыйсы...


Физалия Дәүләтгәрәева шигърияте темаларга кытлык кичерми. Иң яратып язганы − «Әни һәм бала» темасы. Болары үзәкөзгеч. Әледән-әле сәясәт күренеп китә. Тормыш ыгы-зыгысы. Вакыт. Картлык-яшьлек. Ялган-дөреслек... Барысына да урын табыла, чөнки Физалия ханым күп яза. Аның каләме йөгерек, җиңел, көн саен кимендә бер шигырь яки хикәя язып куя. Ә без исә көн саен аның каләменнән тамган гүзәл аһәңнәрне көтеп алабыз. Йә, тагын шулай кемне көтеп алып укыйбыз соң без?!

Хыялымның ап-ак каурыйлары

Сыйпап үтә кәгазь битләрен...

И, күңелем, илһамлы мизгелне

Юкка гына шашып көтмәдең...


Шагыйрә елмайта да белә. Гомумән, әгәр Физалия ханымның сурәтен ясарга кушсалар, мин аны, һичшиксез, елмайган килеш, серле карашлы, якты йөзле итеп ясар идем.

«Тренажерный залга» чыктым.

Сыгылам да, бөгеләм.

Нечкәрә һәм зифалана

Ярты көндә билгенәм.

Очыртып кына йөртәмен

Кулымдагы көрәкне.

Беләкләрдә мускул үсә.

Бодибилдинг кирәкми.

Фитнесы да, спорты да

Түтәлләр арасында.

Солярийның катнашы юк

Загарның карасында.

Витамин ашыйсың килсә,

Түтәлеңнән өз дә ал.

Ябыктыра, чыныктыра

Бакча дигән «фитнес-зал».

Никадәр мәгънә сыйган аның шигырьләренә! Кайчакта кыска гына дүртьюллыклар язып куя ул. Ә мәгънәсе − китап калынлыгы...

Чиста су эчәргә тырышабыз,

Һаваның да сафын суларга.

Дөнья тәкъдим иткән мәгълүматның

Сафын гына иде сайларга...

...Сүземне: «Шундый матур яза ул!» – дип башлаган идем. Менә тагы бер кат аның шигъри дөньясына чумдым да, үз сүзләренә үзем шикләнеп куйдым. Юк, язмый бугай ла ул. Ул − рәссам, ул сурәт ясый. Каләм-пумаласын хискә манып ала да, дөньяны күчереп ясый. Шунысы гаҗәп: ул үзен дә нәкъ менә рәссам итеп тоя икән бит!

Сурәт ясый рәссам – ак кәгазьдә

Кызыл телле учак дөрләтә.

Җылы таба белә сәер рәссам

Үзе төшергән шул сурәттә...

Мин дә кайчак үземне тоямын

Шушы рәссам белән бер рәттә...


Ни генә, кем генә юк аның дөньясында! «Керфекне күтәргән илһам», «җәй исемле гүзәл җәннәт», «дөнья табы тимәс нәни чак», «төннең хәтфә карасы», «мартның ак итәкле җиле», «җәйне көтеп ишек ачкан бүлмә», тагы бик күп сүз-рәсемнәр... «Каршы килеп яткан яз кызына Кышның кар бәрешкән чаклары» Нинди сурәт! Бары аныкы, бары Физалиянеке генә.

Хыял адашырлык шул киңлекнең

Башы гына әле офыклар.

Тирән чиксезлекнең кочагында

Мин очырган хыял-кошчык бар...


Шулкадәр гүзәл күңелле шагыйрә Физалия ханымның хыял-кош канатлары талмасын, теләкләре кабул булсын. Минем дә бер теләгем бар: халык арасында ялтырап торган бу асылташның исеме Татарстан Язучылар берлегендә яңгырасын, китаплары басылып чыгып, үз укучыларын тапсын иде! Талант югалмый. Талант югала алмый. Физалия ханым исә − талант. Татар халкының самими, садә, чын таланты.

Үзем белән горурлана калсам,

Шуның өчен күкрәк кагармын –

Мин тамчысы шушы зур халкымның,

Баласымын бөек Татарның!


Һәм мин Татарстаннан шактый еракта урнашкан Екатеринбург шәһәрендә шундый талант иясе яшәвенә ихлас күңелдән сөенәм! Әгәр шагыйрә иҗаты белән танышу теләге уянса, https://vk.com/id187860598 адресына кунакка керегез, дуслар! Бу − аның дөньясы...

Калыр, бәлки, җирдә минем җырым.

Берәү йөртер йөрәк түрендә.

Киләчәккә сәламнәрем бүген

Җан авазы булып үрелә...

Комментарий юк

Хәзер укыйлар