Логотип
Блоги

Эчкән ир аракы эчмәс, хатынының күз яшен эчәр

– Тәтешнең глава хатыны турындагы язмаңны укыдым, – дип шалтырата бер танышым. – Молодец хатын! Авыл исерекләрен җыеп айнытып йөргән глава хатыны турында ишеткән юк иде әле. Ул ирләрнең хатыннары аңа ничек рәхмәтле икәнен аңлыйм мин... Эчү – чир, дип дөрес әйтә ул. Әйе, чир һәм аннан дәваларга кирәк. Тик моңа башта ук көчең җитәсен белсәң генә тотынырга кирәк, үзеңә ышанмыйсың икән – тотынмавың хәерлерәк...

 

Менә син минем язмышны да яз әле. Башкаларга гыйбрәт булмасмы.

Камилнең эчкәләгәнен очрашып йөргәндә үк белә идем. Яныма салган килеш әллә ничә килде. Тик без, кызлар, җүләр бит, барыбыз да бер төрле уйлый: янәсе, өйләнешкәч, ул сине тыңлаячак – эчмәячәк.

Тыңлады ди, көтеп тор!

Минеке менә гомер буе запой белән эчте. Илле яшемә җиткәч кенә аңладым: кияүгә чыкканны бирле мираж белән яшәгәнмен. Гел үз-үземне юатканмын: «Менә ул бу запойдан чыга да без әйбәт яши башлыйбыз!» Бер запой артыннан ук икенчесе килеп җиткәнен белмәгәнмен... Ничек тиз килеп җитә әле! Хәл алырга да өлгерми каласың. Аннан тагын аны коткарырга, айнытырга керешәсең: әйбәт тә булып карыйсың, тузынып та күрсәтәсең. Елыйсың да, ялварасың да, әйбәт кенә дә аңлатасың. Аңлаган кебек тә була. Тик беренче рюмканы эчкәнче генә... «Суга таянма, исереккә ышанма», – дип юкка әйтмиләр ул. Дөньядагы иң вәгъдәсез кешеләр – эчүчеләр.

«Ул тиздән айный» дип үз-үземне алдап яшәгәнемне иллегә җиткәч кенә аңлаганымны әйттем инде. Моны аңлагач ничек авыр булганын белсәгез иде?! Бөтен гомерем бушка узган бит минем! Бердәнбер гомерем!

Соңгы елларында әни авырып урын өстендә ятты. Аны апа карады. Камилнең баш күтәрмичә эчкән вакытлары иде ул. Ике ел авылга әни янына кайта алмадым ул чакта. Апа гел юата иде мине: «Син борчылма, сеңлем, әни барыбер беребезне дә танымый инде ул. Иреңне генә кара, аны гына айныт!» Бәлки, әни көтмәгәндер дә. Әмма мин аның каршында барыбер үземне гаепле саныйм. Хәзергә кадәр! Ничекләр генә уйласам да, үземне берничек аклый алмыйм...

Йә, саклап утырдым инде иремне. Шуннан нәрсәгә ирештем?! Барыбер эчүеннән туктата алмадым. Балаларым барыбер исерек ата белән үсте.

Йөрәк әрнегән вакытлар еш булды. Менә берсе искә төште әле.

Олы малайны өйләндереп йөргән вакыт. Тиенне-тиенгә ничек ялгарга белмим. Берсекөнгә туй дигән көн. Мәҗлескә дип бер ящик шампан шәрәбе, аракы алып куйган идем алдан. Аларны иске суыткычка тутырдым. Шуларны кафега илтим дип суыткычны ачсам – буш! Ник берсе калсын! Эчкән дә шешәләрен идән астына, карават астына тутырган. Хәтта чыгарып та ташламаган! Минем ул чактагы халәтемне күз алдына китерәсезме?! Бу хәлне искә төшерсәм, хәтта үзе дә аптырый хәзер: «Нигә мин аларны эчтем икән инде?» – ди. Исерек башкалар турында уйлыймени ул?!

Балаларыма әни җылылыгы биреп җиткермәвемнең сәбәбен дә иремнән күрәм. Улларыма аның аркасында игътибарым җитмәде. «Алар әтиле булып үссен», – дип тырышкан өчен әллә рәхмәт әйттеләр дип уйлыйсызмы? Юк, билгеле. «Аерылырга идең», – диделәр. Икесе дә башлы-күзе инде. Кайчак башым авыртып бүлмәгә кереп ятам. «Әни, чәй кирәкмиме?» – дип яныма керүче юк... Үпкәләмим аларга: ир-ат болай да өйләнгәч хатыны ягына авыша диләр, ә безнең алар үскәндә дә аралар артык якын булмады. Әйе, нигә үпкәлим, үзем гаепле бит.

Бәлки син язганны ире эчкән яшь хатыннар укыр. Киңәш итеп әйтәм: исерекне айнытам дип гомерегезне бушка уздырмагыз. Булмаса булмый икән ул... Нигә балалар кечкенә чакта ук аерылмадым дип бик уйлыйм да менә хәзер, тик терсәк ерак шул инде, бик теләсәң дә, тешли алмыйсың...

 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ииии ,Аллам, бик акыллы булып йорибез дэ юлэр булганлыгын гомер уткэч кенэ беленэ шул.....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нигә без хатын-кызлар шундый юләр? Кайчан үз кыйммәтебезне белергә өйрәнербез икән?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рэхмэт, Гульнур! Син гел урынлы язмалар язасын. Ичмасам, берэрсенэ сабак булыр. Сонгы елларда минем тирэдэ эчучелек кимегэч, элла б/у афэт беттеме дип уйлый башлаган идем. Нэселенэ курсэтмэсен, бигрэк эшэке чир.Ходай балаларыбызны шул чирдэн сакласын.Интегеп, донья матурлыгын курэ алмый яши бит эчуче. Аек тормышта яшэргэ язсын барчабызга!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Гомер буе исерек ирне айнытып яшэдем диеп горурланган хатыннар бар. Жертва булырга яратканнар! Чынлап та бер генэ яшибез бит. Аерылышсам кеше ни эйтер имеш, балалар атасыз усэлэр.Бер хатын, улым туенда тулы гаилэ булабыз бит ди... Андый ирен булганчы.... Кит инде...

          • аватар Без имени

            0

            0

            Э бу хатын, исерек ирне карап, энисе янына да кайталмаган. Балалар белэн дэ якын тугел. Алла ярдэм бирсен. Белмим, тынычлык, кунел тынычлыгы булмас инде анарда

            Хәзер укыйлар