Логотип
Блоги

«Доктор түгел, без  – журналистлар!»

Гел көлеп искә төшерә торган тагын бер командировка турында сөйлим әле. 

Олы гына яшьтәге бер апаның язмышын сөйләтергә баруыбыз. Биш бала үстергән, авылда улы белән яши дип әйттеләр. 

Барып кердек өйләренә. Гади генә авыл йорты. Тәрәзә кашагалары, өстәл япмалары – барысы да чигүле. Тәрәз төпләрендә яраннар чәчәккә күмелеп утыра. Тимер сандык. Түрдәге ике тәрәзә арасындагы стенада апаның кайчандыр ире белән парлап төшкән зурайтылган фотосурәтләре – яшь, матур чаклары. Стенадагы кадакта – ике дисбе. Берсе бабайныкы булган, ул инде мәрхүм. Үзе әллә кайчан юк, ә дисбесе һаман эленеп тора. Һәр татар карчыгының өе шундый бугай бездә...
Бар да әйбәт, бар да матур дияр идем... Юк шул! 

Без ишектән кергәндә кечкенә яктагы диванга сузылып яткан абзыйның салмыш икәнен шунда ук аңладым, әлбәттә. Ярар, салган икән, салган, безгә бит ул түгел, әнисе кирәк – апаның бер кызы кунакка кайткан икән, аңа ияреп түр якка уздык. Урыныннан сикереп торып абзый да безгә иярде.

Без эзләп килгән апа авырып киткән. Әмма безне күргәч, кәефе күтәрелде, яткан җиреннән торды. Урындык алып аның каршысына килеп утырдым. 
Сөйләшәбез, апаның үткән тормышын искә төшерәбез. 
Абзый артыма баскан – ул да бертуктаусыз сөйли. Нәрсә сөйләгәне бик авыр аңлашыла – теле көчкә әйләнә. Аның нәрсә сөйләве миңа кирәкми дә кирәген, тик диктофон бит барысын яздырып бара. Эчемдә ут: «Соңыннан монда яздыртканны аңлап булырмы, юкмы?» 

Аня, гадәттәгечә, мин сөйләшкән арада фотоаппаратын көйли – төшерергә әзерләнә. (Язманың герое белән бер-беребезне азрак «белмичә», «өйрәнмичә» беркайчан шунда ук фотосурәткә төшерә башламыйбыз. Монысы – безнең язылмаган закон. Әңгәмәдәшебез башта безгә әле ияләшергә тиеш, бу исә фотосурәттә, һичшиксез, чагылачак.)

Апаның кызы серванттан фотоальбомнар чыгарды – иске фотосурәтләр карый башладык. 
Аркам белән сизәм – абзый Аняга бәйләнә. «Теге якка чыгыйк әле – сүзем бар», – ди. Бер тапкыр кабатлады, ике, өч... 

Борылдым. Аня белән күзгә-күз карашып алдык. «Мин монда, борчылма, ул-бу булса, хәзер яныңа килеп җитәм», – дип әйтүемне ул, әлбәттә, сүзсез дә аңлады. Ә исереккә «юк» дип әйтеп тә, «сез безгә комачаулыйсыз» дип кисәтү ясап та булмый бит – аннан ни көтәсен белмибез. 
Абзый белән Аня кечкенә якка чыгып киттеләр. Колагым шул якта гына – сагаеп тыңлыйм... 


Аня тиз әйләнеп керде. Артымнан яныма килеп: «Мин сине урамда, машинада көтәм», – дип пышылдады да, фотоаппаратын алып өйдән чыгып китте. Димәк, нәрсәдер булган... Апаны бит әле ул берничә тапкыр гына фотосурәткә төшерергә өлгерде. 

Абыйсының гел яныбызда нидер сөйләп торуы сеңлесен дә туйдырды бугай. 
– Бар, кибеткә барып кайт әле, – дип аңа акча сузды.  
Кай арада киенеп, абзый юк та булды. 
Тынычлап калдык. 
Аня да әйләнеп керде. 

– Абыегыз бик зур джипны туктатып утырып китте, – диде ул апаның кызына. – Ул безне врачлар дип белгән. Джип хуҗасына: «Әнинең бөтен авыру тарихын таптырдылар! Бар да әйбәт булачак! Болай булгач терелтәчәкләр!» – диде.
Барыбыз да елмаеп куйдык. 
Аня героебызны тынычлап фотосурәткә төшереп бетереп, без инде кайтырга чыкканда, капкада абзый да күренде. Үпкәләп фотографыбызга тагын нәрсәдер әйтергә маташты, тик Аня гына аны тыңлап та тормыйча тизрәк машинага кереп утырды. Төксе түгел, бик ачык кыз ул безнең, инде шактый татарчага да өйрәнде. Һәрхәлдә, районга баргач авыл апалары белән ипи-тозлык кына сөйләшә белә. Ә бүген – юньләп саубулашмады да...

– Ни булды, Аня? – дим машина кузгалып китүгә.
Салмыш абзый безне, чыннан да, районнан килгән врачлар дип аңлаган. Аняны кечкенә якка алып чыккач: «Минем проблемам бар. Кече хәҗәтемне үти алмыйм... Карагыз әле», – дип чалбарын төшерә башлаган...
Ул көнне Казанга кайтып җиткәнче, юл буе Аннага: «Доктор», – дип кенә дәштек.

Бар инде, доктор булган чаклар да бар. Тән яраларын дәваламасак та, җан яраларын дәваларга омтылган вакытлар бихисап бит. 
Ул көнне танышкан апаның язмышы турындагы язма да күпләрнең җаннарын чистарткандыр. Ә улы... «Бишебез арасында иң якын күргәне – шушы абый. Әни аңа сүз әйттерми, – диде кызы. – Беребез янына күчеп тә китми. Кунакка алып барсак та, бер кичтән артык кунмый: «Абыегыз анда берүзе», ди». 

Аналар нигәдер бәхетсез балаларын күбрәк якын итәләр шул... Тик монысы инде аның башка тема. 
 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызык, колэ-колэ укыдым.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гел көлеп искә төшерә торган вакыйга әлбәттә,ләкин укыгач күземә яшьләр килде әле, әллә нервыларым беткән, әллә нәрсә шунда.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Утерден келдереп, Голнур. Аняга шок ясый бит. Мин по распределению мед.училищедан сон РКБда реанимация булегендэ 3 ел почти эшлэдем .Уземне беренче килеп кергэнемне хэтерлэдем. Палатада 6 больной, бетенесе голыйлар, ирлэр дэ хатыннар да. Кайсы после операции, кайсы нэрсэ. Эслренэ простыня белэн одеяло япкан. Син яп - яшь кыз, кемгэ мочевой катетор, кемгэ газоотводка куярга. Син шул ирлэрнен байлыгын тотып шул катеторны кертергэ тиеш. Анлыйм Аняны. Аннары иялэшэсен инде.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Дорес нигэдер шулай, булдыксыз баласын башка балаларга карата, эни кеше ныграк ярата.Суз эйтергэ ярамый ул туганга, эни яклый.Эчтэн генэ, тэрбиясе житмэгэн ул баласына, шуны анлый шикелле.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Башта мин дэ колдем!!! Аннары энине и миннэн 9 яшькэ кечерэк, жунлэп эшлэмичэ, сэрхушлэнеп , эни белэн яшэгэн энекэшне искэ тошердем. Ойлэнмэде дэ. Эни менэ шушы энемне карап, пешереп, юып яшэде. Бетен туганнары-алар алты бала иделэр, яшьлирэк китеп бетте, эни ин зур баш бала 90 тутырып, барсын да уздырып, китте. Харис берузе ничек яшэр диде. Э ул энидэн сон акылга утырмады билгеле. Уз юлын дэвам итэ...

            Хәзер укыйлар