Логотип
Блоги

Бурычлы – үлмәс, бурычсыз көн күрмәс?!

Бурычлы – үлмәс, бурычсыз көн күрмәс?! Гадәттә, артистларның тормышын бар да ал төстә дип кенә күз алдына китерәләр.

Гадәттә, артистларның тормышын бар да ал төстә дип кенә күз алдына китерәләр.
Имеш, безнең эшебез бик җиңел, төшкә кадәр йоклыйбыз, йокы туйгач кына торабыз, аннан үз көебез белән генә барып кичкә җырлап кайтабыз... Ялгышасыз, җәмәгать! Иртүк торып иремне – эшкә, балаларны укырга озаттым менә. Аннан инде бик күпләрне кебек мине дә эш көтә. Тик аңа кадәр банкка кереп кредит түләп чыгасым бар әле.

Кредит дигәннән. Әйе, бөтен кешенеке кебек үк безнеке дә бар ул. Яшьрәк чакта иң курыкканым бурычка акча алып тору иде. Кредитларга, гомумән, каршы булдым. Ләкин яши-яши тормыш минем бу фикеремне үзгәртте. Әйтик, машина, фатир, йорт алырга уйлаганда, кирәкле сумманы берничек тә җыеп булмый. Моның өчен еллар кирәк! Бик күп еллар! Ә торыр өчен фатир бүген кирәк, машина да шулай ук.



Шуларның барысын уйлагач, үлчәгәч, сөйләшкәч-киңәшләшкәч, бүген яши торган фатирыбызны 7 ел элек ипотекага алдык. Дөресен әйтәм, «түли алырбызмы икән» дигән икеләнүләр байтак булды. Тик бүген яңа фатирыбыз ишеген ачып кергән саен, шуны аңлыйм: юк, акча җыеп кына без аны сатып ала алмый идек. Гомернең никадәр елы көтеп узар иде. Алай да хыялыбызга ирешә алыр идекме әле?!

Ә сез ничек уйлыйсыз – моның кайсы дөресрәк: теләгән әйбереңне кредитка алып, аның рәхәтен бүген үк күрә башлаумы, әллә, сабыр итеп, акча җыеп, аннары гына сатып алыргамы?

 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар