Логотип
Блоги

«Билләр юан булса да, күңелләр һаман нечкә...»

Беребезнең дә сандыгы буш түгел.

Мин бу хакта бик еш әйтәм. Әйе, буш түгел. Бары тик капкачын ачып: «Менә карагыз, миндә ниләр бар...» – дип, кешегә генә күрсәтеп куймаган. Хәер, ачкан чаклар да була... Күңел бик тулып киткәндәме икән? Кемгәдер сөйләп, аз гына бушанасы, түгеләсе килгәндәме? Бер дә бушатмасаң, ташып түгелүе дә бар бит... 

Безне бу апа белән журнал таныштырды. Ул безнең журналны да алдыра, сайтыбызны да укып бара. Очраганда фикерен әйтми калмый. Бик еш кына сүз «Сөембикә»дә басылган берәр язмадан шулай аның үз тормышына кереп китә. (Безнең максат та шул бит: журналда язылганнарны укып, кеше үзенекен уйласын, сабак, гыйбрәт алсын!) Бу юлы да шулай булды. Аның үзеннән рөхсәт сорап, автобуста, берничә тукталыш арасында сөйләгән сүзләрен сезгә дә язам әле. Кем белә, бәлки, кемгәдер бу да гыйбрәт булыр?! 

 

– Мубайның әнисе турындагы язмаңны укыдым. Барысы да яңадан искә төште... Безнең әни дә шулай хәтерен җуйды бит. Соңгы дүрт елында ул да шулай авырды. Берничә бала без – әнине чиратлашып карадык. Мубайга караганда, безгә күпкә җиңелрәк иде – ял итәргә дә мөмкинлегебез булды. Тик әнинең үзенә алай рәхәт булмагандыр, мөгаен. Хәзер шуны уйлыйм. Ике ай саен яңа урынга ияләшергә кирәк бит. Юындырырга алып кереп булмый иде аны. «Иртәгә гает бит, әни, юынмыйча ярамый», – дигәч кенә ризалаша иде. Шулай итеп, атна саен гает иде бездә...

Хәтерне җую куркыта шул... Мин үзем дә инсульт кичергән кеше бит. Инде шактыйдан. Барысы да истә әле... Хәлем иң авыр булган көннәрдә гел яшьли үлгән бер дус кызымны күрдем. Әллә өндә булды ул, әллә төштә... Бик матур киенгән, нәрсәләрдер күтәргән һәм гел мине үз янына чакыра: «Әйдә, кил инде, монда бик рәхәт», – ди. Аннан берсендә: «Бар кайтып кит, зинһар. Балаларың тавышыннан туйдым, бигрәк каты елыйлар», – диде. Баш авыртуларым шуннан соң кимеде... Күп сөйләшәм бит мин – шул да ярдәм иткәндер. Тизрәк аякка басарга дим. Сөйләшүемне башта аңлый алмадылар, аннан җайланды. Хәзер гел кроссвордлар чишәм, укыйм – башны эшләтергә тырышам. 

Үз-үземне «ашый» торган кеше шул мин. Барысы өчен дә үземне гаепле саныйм. Улым тәмәке тарта әнә, ташлый алмый инде хәзер – мин вакытында тыеп кала белмәгәнмен. Кызымның ире белән торуының рәте юк. Өйрәтмәгәнмен... Инде аерылышалар дип бик борчылган идем, көйләнеп киттеләр әле. Быел мәктәпкә барасы олы улы: «Миңа үз әтием генә кирәк. Башка әти кирәкми!» – дигән. Шушы җиде яшьлек бала барысыннан да акыллырак булып чыкты. Ә яшьләр бик кызу хәзер, сабыр итүнең ни икәнен белмиләр – аз гына сүзгә килүгә шунда ук «аерылышабыз» дип тотыналар.

Ә ирем нәрсә диме? Бернәрсә әйтми, ул үз рәхәте өчен генә яши. Гомер буе шулай яшәде... Газ плитәсе артында башлаган шешәсен күрдем әнә, мин кайтканчы төбенә төшәр. Көн дә эчә. Кайдан акча ала, белмим. Бурычкадыр инде. Пенсия алгач, бөтенесен чыгарып түләр. Аның шулай гамьсез яшәп ятуына да үзем гаепле бугай. Бөтен тормышны алып баргач соң. Үзем шулай өйрәттем... Мин дә ял итеп кенә ятасы иде дә, эшлим әле менә. Ипотека түлибез. Киленнең аерым яшисе килде. Алар арасында проблема булган саен да үземне гаепли идем: мин әйбәт кайнана булып бетә алмыйм бугай дип. Хәзер аерым яшиләр әнә. Әмма килен һаман да әниләрендә ята. Сәбәп миндә булмаган икән дип анысына сөенәм. 

Гел начарны сөйли димә. Күңелле яңалыклар да бар. Бу атнада классташлар белән очрашабыз. Билләр юан булса да, күңелләр һаман нечкә бит... Шул очрашуны көтәм менә. Тагын күрешсәк, сөйләрмен...

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чыннан да, нечкә күңелле ханым бу. Хәер, күпләребез шундый бугай без...

    Хәзер укыйлар