Һәркайсыбызның телефонында гаилә чатлары бар хәзер. Замана модасы инде.
Элек әти-әнине, туганнарны күрергә, хәлләрен белергә теләгәндә, ялда алар янына бара (кайта) идек. Аннан һәр йортка, һәр фатирга телефон керде: шалтыратыша башладык: ике-өч көнгә, атнага бер... Инде менә кеше саен, кесә саен телефон: теләсә кайсы вакытта якын кешеләреңнең номерын җый да сөйләш рәхәтләнеп.
Ә без менә кешеләр аралашуының тагын яңа юлын таптык – барыбыз да язышабыз гына.
Сез дә минем белән килешерсез: чын-чынлап аралашуны алыштыра алмый инде ватсаптагы бу төркемнәр. Әмма шулай да гаиләне бер дулкында тотарга, бер-береңнең җылысын тоярга бик булыша. Теләгән очракта бу төркемнәрне бер тәрбия чарасы итеп тә кулланып була.
Балтачта яшәүче танышым Гөлнур ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА үзләренең төркеме турында менә ниләр сөйли:
– Моннан ике еллап элек безнең ул вакытта 2 нче сыйныфта укучы улыбыз Аяз ватсапта «Минем гаиләм» дигән төркем оештырды. Әтиләрен, мине, апайсы Зөһрәне (безнең Балтачта «апа»ны назлы итеп «апай» дип йөртәләр) кертте, үзе админ булды.
Бу төркемгә күбрәк мин язам (админ аз сүзле булып чыкты).
Һәр көнне иртән гаиләмә «Хәерле иртәләр!» телим. Гади генә итеп түгел. Якыннарыма көн саен берсеннән-берсе ягымлы сүзләр табам.
Ходай сөеп биргән хәзинәләрем...
Бәгырькәйләрем...
Яратканнарым...
Йөрәк майларым...
Җимешләрем...
Алтын бөртекләрем...
Матурларым...
Газизләрем...
Кадерлеләрем...
Сөеклеләрем... (әтиләре минем телефонга болай да «Сөеклем» дип кертелгән. Олы яшьтәге бер апа, эш буенча иремнең номерын сорагач, Ансарның миндә «сөеклем» дип торганын күргәч, соклануын яшермәгән иде).
Һәр көнне шундый яңа ягымлы сүз куям. Берсеннән-берсе матур картиналар «эләм».
«Хәерле иртәләр, якыннарым!»ны дөрес итеп, тыныш билгеләрен урынлы итеп куеп язам. Аязга моның кереш сүз янындагы тыныш билгеләренә мисаллар икәнен дә ассызыклыйм (кызыбыз бик әйбәт укыды, рус һәм татар телләрен камил белә, рус теленнән ЕГЭны югары баллга биргән иде).
Улыбыз татар телен тагын да әйбәт белсен дип тырышам. Язганда, хата җибәрсә, Аязның үзенә генә нинди хата җибәргәнен әйбәтләп аңлатам, бу темага мисаллар китерәм. Мөмкин булса, рус телендәге кагыйдәләр белән чагыштырам (тик татар теле белән рус теленең һәрвакыт тәңгәл килмәгәннәрен онытмыйбыз).
Аяз да, кызыбыз да минем татар теле көрәшчесе икәнен яхшы беләләр, шуңа хаталарын күрсәткәнгә, улым үпкәләми.
Төркемгә, әтисе белән апайсы да күреп, куансыннар дип, улыбызның электрон көндәлектәге билгеләрен җибәрәм (яхшыларын гына, билгеле!).
Төркемгә фотолар куябыз, бер-беребезне мактыйбыз, күңелләребезне күтәреп җибәрәбез, киңәшләр бирәбез.
Юморлы, күчерелмә мәгънәле, фразеологизмнар кергән цитаталарны да кулланам. Юмор хисе булган кешегә бу тормышта яшәү җиңелрәк: шуңа улымның юмор хисен аңлап үсүен телим.
Әти-әнигә хөрмәт, ихтирам, ярату турындагы акыллы гыйбарәләрне, мәгънәле рәсемнәрне, видеоларны җибәреп барам. Тамчы боз тишә, диләр бит. Күзе белән укыган, караган әйбер исендә калыр, дим.
Менә шундый төркем «яши» безнең гаиләдә.
Әниең укытучы булса, шулай да була ул.
Комментарий юк