Логотип
Блоги

«Бездә шундый Санта-Барбара менә...»

Мин язганнарны укучылар арасында улы белән килене аерылган кешеләр бардыр ул, әйеме?

Тормыш бит – илдә булмаган хәл түгел. Ата-ананың берсе дә баласына бәхетсезлек теләми. Әмма яшьләр кайчак берәүнең дә киңәшенә колак салмыйча үзләренчә хәл итеп куя шул. Ашыгалар. Кичермиләр. Баш имиләр. Мәрхүм кайнанам: «Баланы үзең тапсаң да, аңа үз акылыңны биреп булмый», – дия иде... Бу хәлләрне үз башыннан кичергәннәр арасында оныкларын бер күрергә тилмереп яшәүчеләр дә бардыр. Синең каның, синең дәвамың булган, кайчакта үзеңә бер тамчы су кебек охшаган оныгыңны... Гадәттә, бала әнисе белән кала һәм язмышына, иренә үпкәләгән яшь хатын аңа әтисе белән аралашырга рөхсәт итми. Һәм, әлбәттә, дәү әни-дәү әтиләре белән күрешергә дә: каршы якның барысы да дошманга әйләнә. Аннан инде якыннардан-якын шушы кечкенә кешең белән аралар бөтенләй өзелергә дә ерак калмый... Сезне бер-берегезгә бәйләп торган күзгә күренмәс җепләрне ничек саклап калырга соң? Мөмкинме бу?

 

Бер танышымның сөйләгәннәрен язам әле, бәлки, кемгәдер гыйбрәт булыр.

Улым бик яшьли өйләнде, – дип сөйли ул. – «Ашыкма, балам», – дип ничек кенә әйтеп карасам да, ишетмәде... Күрде дә, капланды. Киленгә дә яңа 18 тулган гына иде әле. Һөнәре дә юк, эше дә юк, белеме дә... Гомер буе кыз дип хыялландым бит – мин аны шулай кабул иттем дә. Белмәгәнен өйрәтергә тырыштым, ялгышканын – төзәтергә... Башта минем янда яшәделәр. Тик бер-берсеннән бик тиз суынды алар. Ничә карасам да – үпкәләшкәннәр. Әллә минем янда булганга шулаймы соң, үзләре генә торып карасалар, җайлашмаслармы дип, башка чыгардым. Бер ел дигәндә кызлары туды. Араларын бала да җылытмады. Киресенчә, эт белән мәчегә әйләнделәр. Оныгыма 2 яшь тулганда килен аны алып әнисенә, Казанга кайтып китте... Теле ачылып килә иде. Шундый матур чагы! Үлеп сагынам... Үз кулымда үсте бит, бик ярата идем кечкенә кызыбызны.

 

Сәбәп табам да, шәһәргә чыгып китәм. Кодагый башта бик салкын булды. Аннан аңлап алды – мин килеп йөрсәм аларга әйбәт кенә: буш кул белән килмим бит. Биргәнне кем яратмый? Ә мин бернәрсәмне дә жәлләмим – кызым белән генә очраштырсыннар!

Җәй буе бала шәһәрдә тилмереп ятмасын, безнең анда барыбер саф һава, – дип үземә кунакка алып кайтырга сорадым аннары.

Бер айга дип җибәргәннәр иде, әнисе өч айдан гына кайтып алды. Үзем шулай теләдем: «Син дә азрак ял итәрсең», – дидем. Киткәндә баланың өс-башын бер кат яңартып озаттым.

Шулай гадәткә керде аннары. Җәйләрен ул гел миндә булды. Шалтыраткан саен: «Кайчан мине алырга киләсең?» – дип кенә тора. Балалар бакчасында эшлим, җитәкчеләр белән сөйләштем дә, кечерәк чакта җәй буе гел минем белән бакчага йөрде. Икәү бергә китаплар укыйбыз, уйныйбыз, ашарга әзерлибез. Бертуктамый сөйләшәбез.

Минем янда торгач әтисен дә еш күрә. Югыйсә болай еш аралаша алмас иде алар. Улым инде күптән икенче тапкыр өйләнде. Уллары үсә. Яңа килен иренең беренче никахтан туган кызының кунакка кайтып йөрүенә сөенеп кенә тора дия алмыйм, билгеле. «Баланың бер гөнаһысы юк. Бу кызны якын итсәң, ирең сине тагын да күбрәк яратачак», – дип өйрәтәм аны. Сүз әйтер хәлем юк, якын итәргә тырыша. Эчендә ни бардыр, анысын белмим билгеле.

Ике ел элек беренче киленем дә кияүгә чыкты. Бу хәбәрне ишеткәч, аның өчен шатлансам да, оныгым өчен бик борчылдым. Үги әти белән яшәячәк бит... Балага каты булмаса гына ярар иде инде дип бик теләдем.

Казан читендә үз йорты бар икән иренең – шунда күченделәр. Эштән укырга җибәргәч, ике көн аларда кунып кайттым. Киленем үзе чакырды. Барырга уңайсызланып та торган идем, әмма ул: «Борчылмагыз, ирем барысын да белә. Ул да сезне көтә», – диде. Ике көн буе боларны күзәттем һәм... тынычландым. Ире кызымны ярата, оныгым да аны ярата: бала-чага үзен ихластан якын итмәгән кешегә тартылмый бит ул.

Күптән түгел уртак балалары туды. Шалтыратсам, кызымның иң беренче сүзе: «Безнең Солтан», – дип башлана хәзер. Көн саен энекәшенең фотосын җибәрә, йә видеосын сала. Солтан өчен бергәләп куанабыз: йә аның теше чыккан, йә утыра башлаган, тәпи баскан... Ул бала миңа беркем түгел дә, тик оныгымның энекәше бит. Аңа кушылып шатланмый чарам юк. Хәзер икәү кибеткә керсәк, иң элек Солтанга уенчык карыйбыз: үзеннән алда аңа сорый. Алам, билгеле. Менә шундый Санта-Барбара бездә... Әтисенең улы өчен алай сөенгәнен хәтерләмим. Анысы да аның энекәше дә бит... Сирәк күргәч, бергә яшәмәгәч якын була алмыйдыр инде – үпкәләмим. Оныгым белән элемтә генә югалмасын.

Әле әнисе шалтырата. «Кышка куртка эзлибез», – ди. Сорамаса да беләм, димәк, тагын мин ярдәм итәргә тиеш. Сөенә-сөенә булышам. «Бер нәрсәгез кирәкми, күземә күренеп кенә йөрмәгез», – дисә нишләрсең?!

 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик сирэктер , хай бик сирэктер шул мондый кайнаналар, хэрхэлдэ минем кургэнем юк бугай

    • аватар Без имени

      0

      0

      Барыбызда да Санта Барбара !

      Хәзер укыйлар