Логотип
Блоги

Без, хатын-кызлар, бераз җүләр бугай...

– Әй, җүләр дә инде мин! Үз-үзегезгә менә шулай әйткән чакларыгыз бармы? Кайчак үз-үзеңне жәлләп, кайчак үзеңнән көлеп, ә кайчак әрнеп...

Бер танышым шалтырата: 
– Эштән кайттым да, үзем генә калгач, утырып еладым әле, Гөлнур, – ди. – Бүген генә белдем: ирем балаларны беркөнне үзенә чакырган икән. Теге хатыны белән таныштырырга. Әйе, яңадан бергә тора башлаганнар... Ә болар «юк» дип әйтә алмаган. Шундый үпкәләдем аларга. «Бу бит мине сату, миңа хыянәт!» – дидем. Акылым белән хаклы түгеллегемне аңлыйм, әлбәттә. Икесенә дә шалтыратып, кычкырдым менә. Улыма да, кызыма да... «Сез хыянәтчеләр! Барырга тиеш түгел идегез!» – дидем. Әтиләре белән аралашсыннар, бер сүз әйтмим. Тик нигә ул йортка барырга? Кафеда очрашырга була, дәү әниләрендә... Әле үзеннән дә сорадым, ялынып сорадым бит: «Балалар ул хатын белән аралашмасын, очраштырма аларны», – дидем. Балаларга үпкәләп дөрес эшләмәдем инде. Тик белсәң иде ничек кыен икәнен... Чираттагы тапкыр тагын ялгыштым, димәк. Аның өчен үлә-бетә йөрдем... Ничек шулай ялгышырга була соң, Гөлнур?! Мин, чынлап та, шундый тиле, наивная бер дурочкамы? «Ыштансыз син», – дия иде ул миңа. Әйе, ыштансыз шул мин... Беркатлы! Үземә үзем шаккатам...

Аның нигә болай өзгәләнгәнен бик яхшы аңлыйм. Үткән атнада гына очрашкан идек әле без. Озак сөйләштек. Телендә гел иренең исеме булды. Йөзе балкый, күзләре яна иде! Инде менә тагын канатлары киселгән... 
Дүрт ел элек, ире аны ташлап, башка хатынга чыгып китте. Яшьрәккә, әлбәттә. Хәтта иң авыр шул көннәрдә дә ул аның турында ялгыш та начар сүз әйтмәде, гаепне гел үзеннән эзләде. Вакыт барысына да дәва, диләр. Соңгы вакытта бу югалту белән азмы-күпме килешеп, бераз тынычланып, инде, ниһаять, үткәннәргә түгел, киләчәккә карап яши башлаган иде. Хәтта берәү белән очраша да иде. «Яңадан ярата алырмын дип уйламаган идем», – дип тә әйткәләде.
Ә быел көз ире авырып киткән. Шул инде – ковид... Бу хакта танышыма кызы кайтып әйткән. Дәү әниләренә баргалап йөриләр алар – шуннан ишетеп кайткан. 
– Башта бу яңалыкка әллә ни исем китмәде, – дип сөйләде ул. – Авыручылар белән дөнья тулган... Чагыштырмача яшь кеше, сәламәтлеге алай начар түгел, терелер, дидем. Өч-дүрт көннән соң кызымның дәү әнисе белән сөйләшкәнен ишетеп калдым – әтиләренең температурасы төшми икән. «Авырыйсың икән. Ярдәмем кирәк булса, мөрәҗәгать итә аласың», – дип язып җибәрдем. «Рәхмәт», – дип җавап бирде. Күбрәк табиб буларак яздым ул чакта, ковид үзәгендә эшли башлаганны бирле кемнәр генә ярдәм сорамады инде миннән. Ә ул бөтенләй ят кеше түгел бит инде миңа...
Ике көннән шалтыратты: көчкә сулый, температурасы һаман югары икән. «Нишләп карыйм икән?» – ди. «КТ ясатырга кирәк, аннары хәл итәрбез», – дим. Барысын да оештырдым, килде, безнекеләр карады. «Салсак яхшырак булыр, өйдә тиз генә аякка басуы икеле», – диделәр. Монысын да эшләдем – салдым.
Мин үзем, беләсең, «кызыл зона»га кереп йөрмим. Хәлен белешеп торам – һаман начарлана... Бик якыннарым гына белә аерылышканыбызны, эштәгеләргә: «Элеккеге ирем», – дигән сүзне бер дә әйтмәдем. 
Телефон аша без моның белән гел элемтәдә. Төннәр буе язышабыз. «Родная, любимая» дип, ул беренче язды, аннан – мин... Шәһәрдә үскән ул, без күбрәк русча аралашабыз шул... Ә бер төнне ул телефонны алмады. Төне буе намазлыктан төшмәдем – Ходайга ялвардым. «Исән генә калдыр аны, исән генә калдыр...» – дип сорадым. Дәвалаучы табибы: «Аны синең мәхәббәтең, яратуың алып калса гына», – дигән иде... Ходайдан аңа исәнлек сорап ничәмә-ничә төн йокламадым! 
Бик кыйммәтле дару кирәк иде. Таптым мин аны... Тик ул кулдан-кулга гына тапшырылырга тиеш. Даруны миңа кич белән китерделәр. Иртәнгене көтәргә вакыт юк – һәр сәгать исәптә. Бер танышыма шалтыратам: «Зинһар, менгез аңа даруны», – дим. Ә «кызыл зона»га тиз генә кереп булмый бит: кием-салымны алыштырырга кирәк. Башка вакыт булса, гомеремдә кешедән моны сорый алмас идем, ә бу юлы сорадым! Ул кешенең инде сменасы беткәнен, аңа өйгә кайтырга кирәк икәнен, балалары көтеп торганын белә торып! Үз-үземә шаккатам: ачылмаган әллә нинди ишекләрне ачтырдым. Бүлек мөдиренә дә кердем, әллә ничә шалтыраттым да. Борчыйм дип тә уйламадым. 
Ул больницада яткан көннәрдә без нәрсә хакында гына сөйләшмәдек! Гомердә дә болай ачылып сөйләшкәнебез юк иде. Мин бу авыруның аңа сынау икәнен дә аңлаттым. Бер кичне ул миңа: «Туалетка бикләнеп еладым», – диде. Аның елавын күз алдыңа китерәсеңме?! Һәм шуны әйтүен! Без шундый якынайдык ул көннәрдә. Мин үземнең һаман да аны гына яратуымны аңладым... Аңардан башка беркем дә кирәкми икән миңа. Кемдер белән очрашып йөрүем үз-үземне алдау гына булган икән...

Танышымның ире больницадан туры әнисе янына кайткан. Уртак танышлар яшь хатынының: «Авырганны бирле, минем белән сөйләшкәне юк диярлек. Шалтыратсам да, телефонны алмый. Шундый салкынайды... Теге хатыны бик булышкан, тагын аралашалар бугай», – дигән сүзләрен китереп җиткергәннәр. 

Инде менә шушы хәбәр... Кире кайткан, алай гына да түгел, яшь хатыны белән балаларын таныштырырга да өлгергән... 
– Ул мине тагын файдаланды, – дип үртәлә танышым. – Ә мин, җүләр, файдаланырга рөхсәт иттем... Куана-куана... 
– Үзеңне гаепле санама! – дим аңа. – Синең урында теләсә кем булышыр иде. Башкача булдыра алмый идең. Ул синең өчен гади авыру гына түгел бит. Булышырга алынмасаң, ул хәзер, мөгаен, булмас та иде. Дөньяны ансыз дип күз алдына китереп кара әле менә... Тагын да авырракмы? Ә ул бар! Еракта, әмма бар! Балаларың аңа әти дип эндәшә... Ул моментта аңа синең яратуың кирәк булган, ансыз, мөгаен, терелә алмас иде бит. Кызганма аңа биргән җан җылыңны...

Инде ничә көн шушы сөйләшүебезне уйлап йөрим. Кат-кат үземне аның урынына куеп карыйм. Һәм кабат инанам: аның урынында булсам, мин дә нәкъ шулай эшләр идем... 
Без, хатын-кызлар, барыбыз да бераз җүләр бугай шул... 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бераз тиле шул без, тиле...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Иреннен исэн икэнен, балалар эти дип эйтулэрен белу узе бер бэхет икэн. Тик моны бик сон анлыйсын, югалткач кына.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Жулэр шул без

        • аватар Без имени

          0

          0

          Сезнең кебек хәлдә мин дә...Хәлегезне бик аңлыйм..Нахакка рәнҗетелгән кешенең бер гөнаһы да калмыйм дип ишеткәнем бар, шулай дип тынычланам. Кеше карасы кешегә йокмый. Алар үзләре шундый кара эчле кешеләр димәк.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Күңелендә иман булган кеше генә ярата ала, ярдәм кулы суза ачылмаган ишекләрне ачтыра ала. Күңелендә иман булган кеше тагын шундый ук очрак булса нәкъ шушы гамаллзрен кыла. Кукләрдә изге гамәл булып язылсын үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын.Һәм ул кайта, бары көтү мизгеллре ай-хай авыр. Намазда үзегез өчен бераз ихластан сорарга онытмагыз. Хәерлесен сорагыз. Чаллы. Ләйсән.

            Хәзер укыйлар