Блоги
Бергә янарга...
...Бу җәйдә мин, кырмыскалар кебек үк, бакча өенә ияләштем. Кырмыскалар үз вакыты белән өйне ташлап, бакчага чыгып киттеләр, ә мин калдым. Миңа монда рәхәт. Шәһәрдәге шаудан туеп, күңелне ял иттерергә кайтам.
...Бу җәйдә мин, кырмыскалар кебек үк, бакча өенә ияләштем. Кырмыскалар үз вакыты белән өйне ташлап, бакчага чыгып киттеләр, ә мин калдым. Миңа монда рәхәт. Шәһәрдәге шаудан туеп, күңелне ял иттерергә кайтам. Берүзем. Әлбәттә, мондый көтеп алган ялгызлык өч көннән дә күпкә бармый (күпкә бара да алмый!), шулай да ялгызлыкның нәкъ шушы төре күңелгә ял бирә. Балалар көләләр: «Син анда, әни, телеңне ял иттерергә барасың инде!» − диләр. Шулай инде, ел буена лекция укыган укытучы кешенең ялга иң мохтаҗ әгъзасы – теле. Һәм баш мие. Тел, ярый инде, шәпләп ял итеп кайта, ә менә баш мие ял итәргә теләми. Үҗәтләнә. Менә әле дә беркадәр салкынча һәм юеш җәйге кичтә ягылган камин каршына утырып, мине уйга чумарга мәҗбүр итә. Камин дип, шул ук учак инде. Элеккеге авыл йортларындагы «казан асты». Авылда беркем дә су кайнатырга йә кош-кортка бәрәңге пешерергә дип ягылган учакка мөкиббән китеп карап утырмый. Ә безгә тансык. Шәһәр кешесе теләсә нинди иң гади әйбердән могҗиза ясый белә бит ул. Ялкын телләре утын пүләннәрен ялмап алганчы, шактый вакыт уза.
Мич кабызу – үзе бер талант. Һәркемгә дә бирелмәгәндер, күрәсең. «Бисмилла»ны әйткәннән соң, күңелгә, нишләптер, Мауглиның утлы чүлмәккә карап пышылдаган сүзләре искә төшә: «Мы с тобой одной крови − ты и я!» Утның җаны, чыннан да, бардыр кебек тоела.
Менә утын пүләннәре дөрләп янып китәләр. Яналар-яналар да, бераздан ялкын сүрелә башлый. Дөрес корылган учакта шушы мизгелдә кайсыдыр пүлән янып бетеп, авып төшәргә тиеш. Ул учакны кымшатып җибәрә, учак яңадан дөрләп кабынып китә.
Учакка карап утыра-утыра, баш мие хәрәкәтләнә башлый...
Безнең тормышыбыз да шулай бит... Гаилә тормышы. Дөрес корсаң, мәхәббәт ялкынын яңадан кабызып җибәрергә мөмкин. Дөрес кормасаң, кемнеңдер читтән килеп учакны болгатып җибәрүен көтәргә кала... Ярый ла, болгатып кына калсалар... Су сибүләре дә бик мөмкин.
Көннәрнең берендә ит кыздырырга яккан учактагы утыннар янып бетәр-бетмәс, яңаларын ташлыйсы иткән идем, улым туктатты: «Туктале, әни, болары бергә янып бетсен. Аннан күмере тигез булмый аның».
Кызык...
Тигез, ахактай матур, җемелдәп торган кайнар күмерләр калсын өчен, бергә янарга кирәк шул.
Бергә янарга!..
-
Күңелеңә җыйма
«Акыл чыбыгы»ннан акыллырак әниләр
...Алты баласын, тормыш иптәшен, үз әнисен, бианасын тәрбияләп ашаткач, әнкәй үзе дә өстәл янына килеп утыра. Чәен ул чынаякка салып эчә. Әмма авырайган күз кабаклары йомыла да, әнкәй өстәл артында утырган килеш йокымсырап китә. Кайнар чәе өстенә түгелеп, пешә күрмәсен дип котым алына. Сак кына аның кулларына кагылам: ул уянып китә, миңа карап елмая...
-
Проза
Безнең кызлар шундый!
Сезнең игътибарга Чечен Республикасының халык язучысы Адиз Кусаевның чечен хатын-кызларының тапкырлыгын ачкан хикәясен тәкъдим итәбез.
-
Күңелеңә җыйма
«Кайгы» дип юраган бәхет
– Кызым, туктап кына тор әле, – диде ул, тавышын мөмкин кадәр йомшартып. – Бер генә сүз әйтәм. Алла хакы өчен тыңла. Язмышыңны укып бирәм, йөрәгеңдәге серләреңне ачам. Синең күңелеңдә зур борчу бар. Күзләрең әйтеп тора бит моны. Әйдә, багып кына карыйм, бәхетеңне күрсәтим…
-
Күңелеңә җыйма
Путинга рәхмәт әйтеп аша
Хөкүмәт түләгән пенсия сыерыма да, үземә дә җитә. Малкаема ашарына биргән саен кабатлыйм: «Путинга рәхмәт әйтеп аша, ул биргән пенсия икебезгә дә җитә, бозауга да кала», – дип әйтәм. Акчаң булса, әзер азыкны ике еллык итеп китереп куялар.
-
Күңелеңә җыйма
Син үгидер, ә мин нәкъ әбием төсле
Минем өчен бу көтелмәгән очрашу иде. Ә ул, сөйлисен күңеленнән үткәреп, көтеп алган. Юл уңае урам башындагы бер йортка сугылдык. «Дөрес барабызмы», – дип юл гына сорыйсы идем. Күңел тарткан капкага кагылдым. Нәзилә апа белән шулай таныштык. Пенсиядә икән үзе. 13 ел почтада эшләгән, аңа кадәр ярты гомер дигәндәй умартачы булган. Теле телгә йокмый, тыңлап кына торасы килә аны. Җитмәсә, «мин сине көттем» ди бит. Бер белмәгән, бер уйламаган кеше, югыйсә.
Комментарий юк