Логотип
Блоги

Баланы тапкан да, ташлаган. Нигә?  

...Чирмешәндә бер хатын, бала тапкан да, аны пакетка салып, кибет чатында калдырган... 

Кичә бу хәбәрне ишетеп тетрәнмәгән кеше калмагандыр.  

Башкортстанның Дүртөйле районы Исмаил авылында булган хәлдән айнырга да өлгермәгән идек әле. Анда 28 (!) яшьлек Айгөл исемле ханым полициягә бер баласының югалуын хәбәр итә. Ул, имеш, ике баласы белән бер бүлмәдә йоклаган, ә икенче бүлмәдәге сабый иртәнгә бишектән юкка чыккан... Кечкенә Тимурны эзләргә бөтен халык күтәрелә. Табалар... Баланың мәетен... Әнисе буып үтереп, бакчасына күмеп куйган... Күз алдына китерсәң җан өши торган күренеш. Үзен инде, мөгаен, төрмә көтәдер, бер баласы – кабердә,  калган икесе – ятим... Ана кеше нигә барган бу адымга ˜– аңларга акыл җитми. Күңелдә буран булып күтәрелгән сорауларның берсенә дә җавап юк. Башта сабыеңны мең газап белән дөньяга китер – аңа гомер бир, ә көннәрдән бер көнне үз кулың белән аның гомерен өз?! Наркоман улы белән бик интеккән аналарның: «Башы бетсә иде!» –  дип теләгәннәрен ишеткәнем бар. Тик анысы – бөтенләй башка очрак. Хәтта ул очракларда да ана баласының гомерен үзе өзәргә кыймый, Ходайдан моны тизләтүне генә сорый. Ә монда ана кулында бер гөнаһсыз сабый лабаса! Үз өстенә иелгән йөзнең әнисе йөзе, үзенә кагылган кулларның әнисе кулы икәнен аңларга өлгердеме икән бәләкәй Тимур? Белмәгән генә булса ярар иде... 

Инде бу очрак...  

Ике балалы гап-гади гаилә. Анага 36 (!) яшь. Олы кызы 5 класста укый, икенче улына 8 яшь. Өченче бала алып кайтырга уйламаган булганнар... Әмма тугыз ай буе күкрәк астында йөрткән балаңнан баш тарту өчен сәбәп түгел бит бу! Куак арасында гына баланы табып, аннары аны юлга чыгарып куярга мәче түгел бит инде без! (Хәер, дөрес чагыштыру булмады бу – яңа бәбиләгән мәченең баласын ташлаганын кайчан күргәнебез бар?!) Нигә, ни сәбәпле бу адымга барган Ләйсән? Аннан соң ничек яшәргә җыенган? Сау-сәламәт туган балаңнан менә шушы юл белән баш тартыр өчен дөньяда, гомумән, берәр сәбәп була аламы? Акылыңа зыян килмәгән булса...  

Мин дә, тирә-юнемдәгеләр дә бу сорауларга җавап эзлибез. Тик тапмыйбыз!  

Җавап, бәлки, бардыр да. Әмма аларның берсе дә бу ананың адымын акламаячак. Кеше исән булганда, аның алдында килеп туган барлык проблемаларның да чишелеше бар. Үлемнән кала – барысының да. (Ярый әле Ләйсән дөньяга яңа гына килгән улының гомерен өзмәгән! Ярый әле ул аны елавын кеше ишетерлек урында калдырган!) Әгәр ире эчсә, аны кыйнап, җәберләп торса (мин Чирмешәндәге бу гаиләнең ничек яшәве турында берни белмим – фаразлыйм гына), аерылып китәргә була. Хәтта китәр җир булмаганда да китәргә була! Моңа мисаллар җитәрлек. Азнакайда яшәүче Альбинаны искә төшерәм (аның турында журналда күптән түгел генә яздым). Ире белән бер түбә астында башка бер көн дә яши алмаячагын аңлагач, дүрт баласы (!) белән билгесезлеккә атлый ул. Эше юк, акчасы юк, торыр урыны юк... Дүрт ел элек була бу. Ә бүген ул район үзәгендә эшләүче кафе хуҗасы, йорты, эше бар!   

Өченче баланы үстерә алмабыз дип курыктым, акча җитмәс дип уйладым диюе мөмкин Ләйсәннең. Эше булган кешенең (интернетта язылган кыска хәбәрләрдән аңлашылганча, ул кибеттә эшләгән), көн итәрлек кенә акчасы бардыр инде. Һәрхәлдә, ипи-сөткә җитәрлек. Аннан ул бит инде 16 яшьлек кыз түгел, ике бала анасы – һәр баланың үз ризыгы белән туганын  белергә тиеш.  

Тагын бер фараз: бу бала – иремнән түгел дияргә дә мөмкин Ләйсән. Булса соң?! Ярату җимеше булса да,  ялгышу җимеше булса да, ул бит инде бар, ул – туган. Бала ул мөнәсәбәтләрнең дөрес яки дөрес түгеллегенә гаепле була алмый! Давылның тынмый калганы юк – ничек булса да аңлашырлар иде әле ире белән. 

«Ире баланы Әлмәттән, перинаталь үзәктән алып кайту өчен документлар артыннан йөри», дип язалар. Бәлки аларга бу баланы, чыннан да, бирерләр, алар аны үзләре үстерер. Ул кечкенә малай һәр кеше өчен дөньядагы иң кадерле сүзне – «әни» сүзен Ләйсәнгә әйтер. Тууга шушындый сынауларга дучар булуын ул белмәс тә, хәтерләмәс тә. Тик  әнисе генә үзен кичерә алырмы?                                                                                                          

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Моны берничек тя аклап булмый.

    Хәзер укыйлар