Логотип
Блоги

Балалар бездән аерым яшәргә тиешме, юкмы?

Иң авыры беренче атна булды бугай.

Ринат белән эштән кайтып керәбез дә, чәй куюга, бер-беребезгә карап, гел бер үк сүзләрне кабатлыйбыз: 
– Бүген Булат нәрсә ашый икән?
Кичке ашка үзебезнең нәрсә ашыйсын уйлаган юк әле... 
– Фарш белән макарон пешергән иде кичә, ул бардыр, бетмәгәндер...
– Шулпа кайнаткан иде – аңа пилмән салып алса була...
 – Котлеты бар, шуның янына дөге пешерер микән? 
Без әтисе белән ул атнада аның фатирындагы суыткычта ниләр барын Булатның үзеннән яхшырак та белеп тордык шикелле. Бер тапкыр да аяк басмаган фатирга уебыз белән «барабыз» да, бер күрмәгән суыткычның ишеген «ачабыз да ябабыз», «ачабыз да ябабыз»... 
Мескен суыткыч... 
Көтелмәгән хәл түгел иде бу югыйсә. «Сездән аерым яшисем килә», – дигән сүзне Булат моңарчы, белмим, ничә тапкыр кабатлагандыр?! Аңа өйдән китмәскә сәбәпне гел табып тордык шул. «Сиңа ул фатирдан эшкә йөрергә ерак була», – дидек. «Ремонт ясыйк башта», – дип туктаттык. Чынлыкта... Яныбыздан җибәрәсебез килмәгәндер инде. Бала өйдән – үзе үскән оядан бер чыгып киттеме, кире кайтмый бит инде ул. Кайтырга да тиеш түгел.  
Әйе, ул көнне җиткезмәскә тырышып, бик суздык әтисе белән. 
Тик ул көн барыбер килде...
Булат «башка чыгу»ның без көтмәгән юлын сайлады. 
– Мин фатир снимать иттем, – диде ул бер кичне безгә. – Эшемә дә якын, ремонты да ясалган. Тиздән күченәм! 
«Итәм» димәде, нәкъ менә «иттем» диде. 
Инде хәл ителгән мәсьәләгә каршы килүдән ни мәгънә? Балалар да ата-ананың холкын шактый яхшы белә: Булатның шулай безне факт алдына куя торган гадәте бар аның. Әтисе дә, мин дә озак уйлый торган кешеләр. Ә яшьләрнең, гадәттә, озак көтәселәре килми. 
«Күченәм» диде дә, җыенып китеп тә барды...
Өй бушап калды. 
Кич белән нәрсә генә эшләсәм дә, үземнең бертуктамый кемнедер көтүемне сизәм. Кемне дип, аны инде – Булатны. Менә ишек ачылыр да: «Мин кайттым!» – дип дәшәр. Аннан өстен дә салмыйча, башта кухняга узар: «Әнием, хәлләрең ничек?» – дияр... 
Булатның безнең белән инде яшәмәвен белүгә, көн саен авылдан әни шалтырата башлады. Бер-ике сүз алышуга, мине юатуга күчә:
– Кызым, сиңа кыендыр инде...
...Минем икенче сеңлем Гөлфия авылдан сигезенче классны тәмамлауга китте. «Бишле» билгеләренә генә укыгач, укырга керергә җиңел, дип, кем киңәш биргән булгандыр инде, белмим. Унынчыга кадәр укыса да, аттестатында гел «бишле» булыр иде дә аның... Техникумда, әлбәттә, аны колач җәеп каршы алдылар. Безнең арабыз яшь ярым гына. 1 сентябрь көнне сеңлем Казанга укырга чыгып китте, мин 10 нчы класска бардым. 
Шундый яңгырлы көз булды дип хәтерлим ул елны. Гөлфия бер атна калмый кайта. Үлеп сагына! Шимбә көнне кичке поезд белән кайта, якшәмбе инде иртәнге уннарда чыгып китә. Безнең авылдан Колангы станциясенә кадәр 20 чакрым. И-и, ул чактагы бу 20 чакрымның ераклыгы! Автобус булса – була, булмаса – юк. Ул автобуска бит әле ничектер утырырга да кирәк... Мин Гөлфияне күрше авылга кадәр озата барам. Нәрсәгәдер утырып киткәнен көтәм: кайтып әнигә әйтәсе бар бит! Ә кайчак, машина көтү озагракка сузылса, сеңлем миңа кайта торырга куша. Ул очракта да әнигә барыбер: «Озаттым, утырып китте», – дип әйтәм. Үзем Гөлфиядән хат килгәнче ут йотып торам... (Атна арасында өйгә хат язарга да өлгерә иде әле ул!)
Әни ул елны табынга безнең белән утырып ашамады: ашны бүлеп сала да, түр якка кереп китә. Күзенә һәрвакыт мөлдерәмә яшь тулган була... Аннары ашадымы икән ул, юкмы, белмим. 
Без ул елны өйдә радио да тыңламадык. Дөресрәге, Казан тапшыра торган кичке концертларны. (Ул концертларны хәтерләүчеләр бармы икән әле?) Җыр яңгырый башлау белән әнинең күзләренә кабат яшь тула... Нәрсә турында җырласалар да, әни гел Гөлфияне уйлый иде бугай... «Башка берегезне дә өйдән болай иртә җибәрмим», – диде әни шул вакытта. Җибәрмәде дә. 
Икенче елны без инде юлга сеңлем белән бергә чыгып китә башладык. Икәү! Бергә китәбез, бергә кайтабыз. Әнигә, мөгаен, инде җиңелрәк булгандыр. Мин моны бүген шулай уйлыйм. Бәлки, җиңел дә булмагандыр... Югыйсә минем өчен бу кадәр борчылмас иде. «Кызым, сиңа кыендыр инде», – димәс иде. Үзенең бөтен хатирәләре кабат кузгалмаса, шулай әйтмәс иде бит ул... 
И-и, әни... 
Булат инде үзе генә яшәүгә ияләшеп маташа. Без дә... Аның ничек тормыш итәргә өйрәнгәнен инде елмаеп күзәтәм. 
– Әнием, җыештырганга бер атна булмады, инде тузаннар күренә, – ди ул миңа. 
Шимбә-якшәмбеләрдә өй җыештырырга керешкән саен: «Әнием, берәр атна идән юмый торсак та була бит инде, әйдә, берәр җиргә барып кайтыйк. Беркая чыкканыгыз юк», – дип, миңа гел кабатлый торган кеше әйтә бу сүзләрне! 
– Кич белән вакыт шундый тиз уза. Кайтасың, нидер пешерәсең, савыт-саба юасың... Үзем генә яшәгәч, вакытым күбрәк булыр дип уйлый идем... 
– Иң авыры – нәрсә пешерергә икәнен уйлап чыгару икән... Фантазиям бетте! 
– Ризыкны чама белән алырга өйрәнеп киләм. Ташларга кызганыч бит... 
Өйдән өйләнгәч кенә чыгып китсә – бер кулдан икенче кулга гына күчсә, боларның күбесен белми, аңламый да калырга мөмкин иде бит ул. Үзебезнең яннан җибәрәсе килмичә торып ялгыша язганбыз лабаса... 
Телефон аша сөйләшкәндә: «Бүген кичкә нәрсә ашыйсың?» – дигән сорауны инде бирмибез диярлек. Булса да, сирәк кенә мин бирәмдер. Кичке ашны әзерләгәндә кай көнне күземнән мөлдерәп яшь агып төшсә дә, тизрәк сөртергә ашыгам – өйдәгеләр күрмәсен... Әтисе дөрес әйтә: бүгенге заман башка, мөмкинлекләр безнең яшьлектәге белән чагыштырганда күпкә күбрәк. Кибетләр бай – җаның теләгән әйбер бар. Теләсәң – әзерен алып кайтып аша, теләсәң – үзең әзерлә... 
Буй җиткән балалар аерым яшәргә тиешме-юкмы дигән сорауга җавабым инде бар. Әйе, тиеш! Һәм күпме иртәрәк булса, шулкадәр яхшырак. Баланың үзе өчен яхшырак... 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Елаттын,

    • аватар Без имени

      0

      0

      Алланын мен рэхмэтлэре сезгэ , шунын кадэр рэхэтлэнеп , нигэдер елый елый укыдым .Ботен энилэрдэ бер торле, баланы читкэ очыру - бик тэ авыр шул.Мин узем 16 яшемдэ чыгып киттем, эшлэдем, кечкенэ туганнарыма булыша идем, булдыра алганча, тырыша идем уземчэ, аллага шокер.Доньянын агын - куген аерырга , бер нэрсэнен дэ жинел генэ бирелмэвен , бик иртэ анладык.Бугенге конебез бик рэхэт, аллага шокер дим.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Минем улым өйдән 12 яшендә ук чыгып китте. Лицей-интернатка. 11 сыйныфтан соң Мәскәугә ук китеп барды. 14 ел шунда яши инде. Уз тормышын узе алып бара куптән. Шуңа курә Сезнең кайгырулар миңа аңлашылмый. Балалар безне саклап утырырга тиеш тугел инде. Уз тормышлары булсын

        • аватар Без имени

          0

          0

          Иии. Самостоятельно яшисе килеп, яши башлаган улы очен шатланырга кирэк. Ник еларга?! Безнен улыбыз 15 яшьтэн китте Уфага волейбол уйнарга. Мин даже шалтыратмаска да тврыша идем. Пусть мужает ,- дип.

          Хәзер укыйлар