Логотип
Блоги

Бала «ярамый» сүзен белергә тиешме, әллә юкмы? 

Һәр сәфәр, һәр сәяхәт – тормыш ыгы-зыгысы артыннан чабудан аз гына тукталып ял итү, уйлану, күзәтү, моңарчы карап та күрмәгән кайбер нәрсәләргә  игътибар итү ул. 

 

Яшьләр хәзер кечкенә бала белән юлга чыгудан бер дә курыкмый икән. Бу юлы аэропортта, самолеттагы күзәтүләремнән соң шундый нәтиҗәгә килдем әле. Кечкенә дигәндә, әле тәпи дә йөрмәгән, яше дә тулмаган сабыйлар турында әйтүем. Хәер, итәктән дә төшмәгән бәләкәч белән дөнья күрергә баруларымы, нужа күрергәме – белмәссең... Самолетта бездән алдагы рәттә утырган парның кулындагы сабый биш сәгатьнең берсен йокладымы икән, белмим – юл буе елады да елады. Әти-әнисеннән бигрәк, шул кызчыкны жәлләдем – тилмерә нарасый. Режим бозылган, тирә-юньдә ят кешеләр, ят мохит... Басым колакларны кыса... Ярый ла, ял итәсе урыннарына барып җиткәч авырып китмәсә: климат алыштыруны өлкәннәрнең дә барысы  җиңел кичерми. «Безнең кызыбыз бу илдә булды», – дип сөйләр инде әти-әнисе соңыннан, бер кочак фото күрсәтер. Бала әле берни белми, хәтерләми, аңламый торган яшьтә аны шулай ерак юлга алып чыгып китү кирәкме икән?.. Хәер, бу һәркемнең үз эше. Тирә-күршедә утырган пассажирларга уңайсызлык тудыруларын исәпкә алмаганда. Әмма анысы турында кем уйлап тора инде хәзер? 

Аннан бүгенге яшь әти-әниләр балаларына «ярамый» дигән сүзне бөтенләй әйтми икән бит! Күбесе әйтми... Күптән түгел бер танышым бик аптырап: «Кызым үз балаларын минем кебек тәрбияләми. Ул аларга: «Ярамый!» дип бер дә әйтми», – дигән иде. Аның йөзендә нигә аптырау булганын хәзер азрак чамалыйм.   

Шул ук самолет. Кире Казанга очабыз. Бу юлы да бездән алдагы рәттәге утыргычта – балалы гаилә. (Хәер, бездән артта да – балалылар. ) Олы улларына 7-8 яшь, кечкенәсенә 2,5 яшьләр чамасы. Ике малай биш сәгать нәрсә генә эшләмәде! Башта самолетта үзеңне ничек тоту турында инструкция язылган кәгазьнең үзен самолет итеп очырдылар. Узган саен аны идәннән  иелеп алып кире урынына – утыргыч артына кыстырып стюардессалар арып бетте бугай. 

Пассажирларга эчемлекләр тарата башладылар. Малайларның зурысы «Севен Ап» сорап алды. Стюардессалар ун метр китәргә өлгермәде, ул кабат «Севен Ап» сорап артларыннан китте. Бирделәр. 

Шуннан башланды... 

Стюардессаларның кайсы яныбыздан узса да, ул: «Севен Ап», – дип итәкләреннән тартырга кереште. Өч тапкыр китергәч, бер стюардессаның  түземлеге бетте, без дә ишетерлек итеп: «Әле пассажирларның барысын да ашатып бетермәдек. Эшебез бар!» – диде. Күбрәк без түгел, әти-әнисе ишетсен дип әйткәндер инде, әлбәттә. 

Малай яңа уен уйлап тапты: аякларын утыргычлар арасындагы юлга чыгарып утырды. Кем узса да – аның аяклары янында тукталды. Стюрдессалар тилмерде инде: кайсы якка барсалар да, шул аякларга бәрелделәр. Узган саен: «Аякларыңны ал, зинһар», – дип сорадылар. 

Ә малайга кызык! Озын юлны кыскартырга шөгыль бит. (Бала белән мондый юлга чыкканда барысын да уйлау кирәктер, мөгаен. Бергә укырга ниндидер китаплар алырга, уеннар уйнарга, мультфильмнар карарга. Һичьюгы – сөйләшергә! Балалар белән болай да аз аралашабыз.) 

Ике малайның ике ягында утырган әти-әнисе кайчан: «Ярамый!» – дип әйтер икән дип көттем. Дәшмәделәр Тыныч кына күзәттеләр. Гаҗәеп сабырлар икән дидем... 

Кайткач, балалар поликлиникасында эшләүче бер шәфкать туташы белән шушы хакта сөйләшәбез. 

– Бүгенге әниләрнең «ярамый» сүзен әйтмәвен син белми идеңмени? – диде ул гаҗәпләнеп. – Әйтмиләр! Бик күбесе әйтергә кирәк дип тапмый. Шундый тәрбия алымы менә... «Ярамый» сүзен белмәгән балалар белән тилмерәбез хәзер. Коридорда чабалар инде – анысын кисәтсәң дә туктамыйлар. Астын-өскә китерәләр. Урындыкларга аяк белән менәләр. Җиһазларга язалар, бозалар... Ул тавыш бит безгә ишетелеп тора – эшләргә комачаулый. 

Ярый, әни кеше баласы белән кабинетка уза. Табиб каршына килеп утыра. Элеккечә баланы итәктә утыртып тору гадәте юк хәзер. Бала кабинет буйлап китә – шкаф ишекләрен ача-яба, нәрсәнедер ала-куя, сөйрәп төшерә... Бөтен курыкканым – градусникларны ватмасыннар да, тамак карый торган шпательләр салынган сыеклыкны гына аудармасыннар. Саклап та бетереп булмый кайчак... Әни кешенең исә исе дә китми, баласына «ярамый» дими. 

Яки табиб каршына әни кереп утыра. Бала кулында телефон – ул анда нәрсәдер уйный. Тавышы бөтен көчкә ачылган! «Табиб ишетми бит – азрак тавышын басыгыз», – дип әйтеп карыйм кайчак. Ә бала «ярамый» сүзен белми! Әйтсәң, тагын да зуррак тавыш куба. Менә шундый шартларда эшлибез... Кем булып үсәр ул балалар?! 

Чыннан да, кем булып үсәрләр? 


P. S. Соңгы вакытта күргән, ишеткән мисалларымның бер-икесен генә яздым. Бик күпләрне борчый икән инде бу күренеш.  Бер танышымның әрнеп әйткән сүзе бигрәк тә күңелгә кереп калды: «Килен оныкны шулай «ярамый» сүзен әйтми үстерде. Унике яшьтә хәзер әнә... Беребезне дә тыңламый. Аның өчен авторитет юк!» 

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кая барабыз, ә?!Мондый бер гаиләне белә идем, массовое явление дип Белми идем.

    Хәзер укыйлар