Логотип
Блоги

Багучыга барма, башыңа бәла алма

– Иремнең апасының тормышы гел кирегә китте әле, – дип сөйли танышым. – Муеннан бурычка чумдылар. Нишләргә дә белмиләр... Кодалары сүзен тыңлап, кредитка ике машина сатып алдылар. Аларны такси итеп файдаланып, акча эшләргә иде исәпләре. Беренче шоферлары, бер атна дигәндә, машина белән бәрелде. Төзәтергә яраксыз, диделәр... Бәрдерткән егеттән бер тиен ала алмадылар. Икенче машина белән дә акча эшләү уйлары барып чыкмады.  Читтән яллаган кеше машинаны да синеңчә карамый, акчаны да тиененә кадәр кайтарып бирергә ашыкмый. Таксилары зыянга эшли башлагач, бу эшне туктаттылар. Машинаны сатып та җибәрә алмыйлар, чөнки ул банкта залогта. Аптырагач, күрәзәчегә барганнар. «Өегезгә җиде азан әйттерергә кирәк», – дигән ул. Муллалар «җиде азан» дигән сүзне ишетсәләр, өйгә килергә бик атлыгып тормый икән. Шаукымы үзләренә тияр дип куркалар ди. Атнага ике-өч тапкыр мәчеткә өшкертергә йөри хәзер апа. Андагы халыкны күрсәң – аяк басарга урын юк, ди. 

– Бозым-мазар дип шикләнәләрмени...

Ул минем соравымны ахыргача тыңлап та бетермәде:
– Шикләнмичә?! Бөтен кеше шушы юлда бит хәзер. Алла сакласын инде... Инстаграмда Айсылу Лерон алып бара торган «Киңәш кирәк» дигән битне генә ачып кара: ике кешенең берсе күрәзәче эзли анда...

Дөрес әйтә. 

Моңа үзем дә игътибар иткән идем инде. 

Танышым белән шушы сөйләшүдән соң, инстаграм лентасында күземә чалынган мондый игъланнарны соңгы вакыт махсус язгалап бардым. Сез дә укыгыз әле. Уйлансаң уйланырга урын бар монда.  

Текстлардагы орфография хаталарын төзәтмәдем. 

«Мне очень срочно нужна бабушка, которая гадает, читает, снимает отворот или делает. Козлар, помогите пожалуйста. Очень срочно нужна ваша помощь»

(Комментарий: монда номер яки исем калдырган кешенең җаваплылылыгы нык күп, башта яхшылап уйлагыз. Кемгә нәрсә ясарга җыенганнарын белмисез.)

«Мамадыш районында, Норма авылында торучы Рашида апаны белүчеләр юкмы монда? Ул хәзер кабул итәме икән?» 
(Комментарий: Уразада кабул итми бугай ул.

Комментарий:  Бик булыша, уразада кабул итми. 

Комментарий:  Уразада кабул итми.)

«Рафик Минекаев турында ишеттем. Кемнең барганы бар?»
(Комментарий: Шарлатанның  шарлатаны.
 
Комментарий: Булышмады.

Комментарий: 100 процент шарлатан.

Комментарий: Күрәзәчегә барам дип, диванага төштеләр әй. Кызлар тормышыгыз бутала бит, үзегезгә программа куясыз гына. Ул әйтә икән синең белән икенче елларга шулай була дип, үзеңне внушать итеп тә килеп чыга ул. Бер ир барган иде: «Хатының 1,5 литрлы берьюлы сөт эчеп бетерсен, шуннан косса, гулять иткән булыр», – дигән. Кайтып эчерткән хатынына, кем космас шуның кадәр эчеп карасын әле. Шуннан китте талашу... в итоге ир балконнан сикереп үлде ахырдан, хатыны җүләрләнде. Ужас бит, кызлар. Балалары зурлар иде инде. Күрәзәчегә йөрмәгән булса, хатынын таламас иде шул кадәр. Чынлыкта хатыны йөри торган кеше тхгел иде. Стресс, гел талашу, ахыры аяныч, аерылуга китерә инде, алла сакласын. Җүләрләр белән дөнья тулы. Сөтне эчкәч, космаган булса, гулять итмәгән була дигән бит. Күпме кеше акыл биреп карады аңа, юк: «Күрәзәче беләме, синме? – ди. – Ул минем өйләнгән икәнне дә белде», – ди. Соң балдагыңа карагандыр дибез, шуңа да баш эшләмәсен инде. Гомумән, ураза айларында булса да ташлагыз шул гадәтегезне. 

Комментарий:  Наконец то акыллы киңәш язган берәү. Гыйбрәт булсын иде бу хәл. Мин сөтнең исеннән дә косам. Кайбер сөт бик исле була бит ул. Теге Гөлнараны да яздылар бит сөт эчертеп костыра дип. Рвота вызывать итә торган дару салса косасың инде. Күрше хатын ирен шулай айныта иде. Рвота вызывать итә торган әйбер сала. Тегесе ашказаны чыкканчы коса һәм үләм дип куркып, 2-3 ай эчми тора. 

Комментарий:  Ютубтан «Покаяние колдуна -1»е табып карагыз әле, гомергә бер күрәзәчегә бармыйсыз только. Миңа бозым, сихер чыгаручылар, күрәзәчеләрдән кайткач хужеландым дип киләләр. Ул сезнең тормышны күпме күбрәк бутый, шуның кадәр аның в мире джинов дәрәҗәсе үсә, булышчы җеннәре күбәя. 

Комментарий:  Сез тоже күрәзәчеме?

Комментарий: Юк, балам, мин калдуннар, күрәзәчеләр керткән җен-шайтаннарны аллах ярдәме, догалар белән чыгаручы.) 

«Хәерле көн. Монда Минскаядагы күрәзәче Анаида турында укып барган идем. Телефоннан 500 диделәр, алып бардым, 1000 сум ди. 500 биреп калдырдым. Сөйләвен дөрес сөйди. Чистарынырга кирәк, анысы 3500 була ди. Акча жәл. Ярдәме тиюгә гарантия юк бит. Берәрегезнең анда барганы юкмы? Чистарынудан файда бармы икән?»

(Комментарий:  Кызлар уразада ярамас.

Комментарий:  Имаметдинга барыгыз, акчаны сорап алмый.

Комментарий:  Ул кайда принимать итә, Николаевкада түгелме?

Комментарий:  Әйе. 

Комментарий: Без тоже янына бардык. 3000 сораган иде, порча снимать итәм дип. Бармадык больше. Әйткәннәре берсе дә дөрес булмады.

Комментарий: Ул кергән хәрбер кешегә чистарынырга кирәк ди. Бу акча җыю ысулы гына. 

Комментарий: Кызлар, мин дә бардым ул күрәзәчеләргә. Минем ирем гүләйт итә башлады. Бер файдасын да күрмәдем.)

Зинхар. Минскаяда Соня исемле күрәзәче  апа кирәк иде, бик нык

(Комментарий: Аня, дөресрәге Анаида ул.

Комментарий: Соня түгел, Зоя.)

Җитеп торырмы? 

Болар барысы да соңгы айда чыккан игъланнар. «Рамазан аенда җеннәр богауда булыр» диләр бит, димәк – шул чакта. (Кайбер комментарийларга, күрәзәчеләрнең ураза аенда эшләмәүләренә сез дә игътибар иттегезме ул?!) Җеннәр богауда, ә без?

«Залесныйда Мәдинә исемле ханым принимать итә иде. Хәзер дә итәме икән? Бик күптән барган юк. Бәлки берәрегез телефон номерын яки приемный көннәрен беләдер?»

Монысы – бүгенгесе. Әле комментарийлар язарга өлгермәгәннәр. Күптән барган юк, ди...
 
Аллага тапшырдык.

Комментарийлар

Хәзер укыйлар