Айгөл + Линар – 7
(Безнең гаилә тарихы)
Дәвамы. Башын биредә укырга: http://syuyumbike.ru/blogs/?blogger=16&id=323
Себергә без Мәскәү аша киттек.
Башкалада бер көнгә генә тукталдык. Шундый матур көн булды ул! Мәскәү буйлап йөрдек, Линар миңа бүләкләр алды. Аның туганнарында бер кич кундык та, Красноярск шәһәренә очтык. Биш сәгать буе һавада тирбәлеп, җиргә төшкәч: «Ниһаять, килеп җиттек!» – дип уйлаган идем. Алай булып чыкмады шул. Автобуска утырып, без яшәячәк Енисейск шәһәренә юл алдык. Әле тагын дүрт сәгать барасы икән!
...Кечкенә генә автобус алга йөгерә. Күзем гел тәрәзәдә. Ә анда, тәрәзә артында, карга күмелгән даладан гайре берни юк! Кинәт башыма уй төште: нишләдем соң мин? Кая барам? Кем белән барам? Мин бит аны бөтенләй белмим дисәм дә була... Ә бәлки ул маньяктыр?
Бу дүрт сәгать эчендә башыма нинди генә уй кермәде! Тизрәк барып җитәсе иде ичмасам!
Без яшәячәк хәрби шәһәрчек Енисейскның үзеннән берничә чакрым читтә урнашкан икән. Тимер чыбык белән уратып алынган таш койма артында... Анда хәрби-космик көчләр урнашкан, хәрби шәһәрчек территориясенә читләргә үтү тыелган... Безне дә махсус пропуск буенча гына үткәрделәр.
Линар яшәгән тулай торакка узабыз. Хәрбиләр яшәгән тулай торак, гадәттә, андагы тәртип, чисталык белән аерылып тора. Икенче катка күтәрелеп, аның бүлмәсенә уздык. Шундый кечкенә – нибары 16 кв.м. Зал да шунда, йокы бүлмәсе дә, аш-су әзерли торган бүлмә дә... Ишекне ачып керүгә, каршыдагы стенага күзем төште. Бөтен бер стенага «Плейбой» журналыннан алган постерлар ябыштырылган! (Нинди рәсемнәр икәнен аңлагансыздыр инде...) Ярабби! Әйттем бит маньяктыр бу дип!
Шулай яшәп киттек.
Озакламый аның барлык дуслары, хезмәттәшләре белән таныштым. Хәрби шәһәрчектәге тормыш шактый аерыла ул. Монда бар да бер-берсен белә, гаиләләр үзара аралаша, бер-берсенә кунакка йөрешә. Нәкъ бер ай өйдә утырганнан соң, миңа күңелсез була башлады. Дүрт стена эчендә бикләнеп утыра торган кеше түгел бит инде мин! Эшкә урнашып карарга булдым.
Шәһәргә барып, Мәдәният йортын эзләп таптым. Бөтен Енисейскка бердәнбер Мәдәният йорты икән бу! Татарстаннан килгән дипломлы белгеч икәнемне белгәч, мине шул көнне үк эшкә алдылар.
Өч вокаль коллективы белән шөгыльләнә башладым: кечкенә балалар өчен, мәктәп яшендәгеләргә һәм хатын-кызлар өчен. Енисейск – бик борынгы шәһәр. Тормыш ул елларда бик авыр иде анда. Хезмәт хакын ипи белән түлиләр иде. Ә безгә – хәрбиләргә «сухой паек» бирәләр (тушенка, май, ипи, карабодай, чәй). Ит – коточкыч кыйммәт, сөт урынына – коры порошок... Аның каравы кешеләр шундый әйбәт иде анда. Ачыклар, ярдәм итәргә әзерләр... Алар мине шунда ук якын итеп кабул иттеләр.
Артистлар гастрольгә барып җитә торган җир түгел – шәһәргә беркайчан концерт та, театр да килгәне булмаган. Ә мин берничә ай эшләүгә, монда яшәүче татарлар өчен татар телендә концерт куярга уйладым.
Ул концертны, залда утырган әби-бабайларны, алар күзеннән ул көнне аккан яшьләрне гомердә дә онытмам. Күбесе өчен соңгы караган концерт булгандыр ул, бәлки. Кемдер өчен, гомумән, татарча беренче концерт булгандыр. Татарстаннан кадәр килгән татар артисты белән беренче очрашу... Аларның йөзләре һаман да күз алдымда, әйткән рәхмәтләре – колагымда....

Поделиться:
Комментарийлар (0)
Хәзер укыйлар
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Ходай биргән күршеләрем 2 Авыр тормыштан, акчасызлыктан зарланып йөргән әбине танып та булмый хәзер: җыерчыклы йөзләре нурланып китте, иелгән башы турайды, әйтерсең 20 елга яшәрде: эскәмиядә төзелешеп утырган хатыннар янында тукталып та тормый, җәхәт кенә узып китү ягын карый...
Соңгы комментарийлар
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)