Ана рәнҗүе төшәргә дә мөмкин

Гөлнур Сафиуллина

Кышын көннәр кыска: иртән эшкә караңгыда китәсең, кичен караңгыда кайтасың – ишегалдындагы күршеләрне күргән дә юк. Гөлназ белән дә көздән бирле очрашкан юк иде бугай. Ул да исәнләшүгә шул сүзләрне кабатлады:   – Бер дә күренмисез...  

 

– Без эштә инде, – дим. – Әле генә дүшәмбе була, аннан җомга җитә – сизми дә калабыз. Үзегездә нинди яңалыклар бар? 

– Камилнең эше юк әле менә – өйдә утыра. Үзең беләсең, сезонлы эш бит аның. Бер тиенебез калмады... Икебездә дә кредит: минем пенсия акчасы шуларны түләргә генә җитә дә, бетеп тә китә.  

– Йорт төзергә дип алган булгансыздыр инде кредитны? – дим. Бакчада йорт төзергә тотынганнарын бер сөйләшкәндә әйткән иде.  

– Бер кредитны кызның яңа фатирына ремонт ясаганда алган идек, икенчесен, әйе, йортка дип алдык... Балаларга булсын дип тырышуыбыз да... Аларга гына бернәрсә кирәкми. Малай, бакча турында сүз чыккан саен: «Кем сездән сораган, төземәгез», – ди. Камил белән сөйләшәбез, бу кредитларны исән-сау түләп бетерсәк, берсенә дә булышмас идек, дибез. Үзләре әнә бер дә атлыгып тормый. «Бер мең булса да бирмәссеңме?» – дип сораган идем әле бүген иртән малайдан, ышанасыңмы, бирмәде. 

Гөлназның ике күзенә дә мөлдерәп яшь тулды. 

– Бирмәде... «Нәрсәгә сиңа акча, ашарга ипиең бар бит», – ди. «Соң, улым, ипи белән генә булмый бит. Врач миңа эремчек тә, каймак та ашарга куша», – дим. Дәшмәде... 

– Бер йорт эчендә яшәгәч, акчагыз юклыкны киленең беләдер бит? Ул да аңа: «Бир әниләргә азрак акча», – димиме? 

Гөлназ моңсу гына елмайды. 

– Син белмисеңдер, яшьләрдә яңа мода бит хәзер, Гөлнур, Акчаны аерым тоталар алар... 

«Үз балаң булышмаганны...» дигәнен әйтеп тормаса да аңлашыла иде инде.  

Уйлап йөргәч, әллә ниләр искә төште әле. 

Бер җәй башында Гөлназ: «Малай укырга рәтләп йөрмәгән, һәр зачеты, һәр имтиханы өчен түләргә кирәк хәзер», – дип, тирә-күршеләрдән акча җыйды. «Әтисе генә белә күрмәсен», – диде. Дүрт кешелек гаиләне туендыру бер Камил өстендә аларның, Гөлназ үзе – күптән инвалид. Без бу йортка күчеп килгәндә үк эшләми иде инде. 

Аннары уллары армиягә китте. Шактый ерак, Кытай чигендә үк хезмәт итте ул. Камил белән Гөлназ бурычка чумдылар ул чакта. «Көн саен телефоннан шалтыратам, бөтен акча шуңа китә, – дип сөйләде Гөлназ. – Әтисе ачулана инде, атнага бер сөйләшсәгез дә җитәр, ди. Ничек көн дә шалтыратмыйм инде, ул бит көтә, сагына...»  

Кайтырга ярты ел калганда, ул әтисе белән әнисен: «Өйләнеп кайтам», – дип шаккаттырды. Шәһәргә чыккач, бер кыз белән танышкан икән. Безнең халык түгел инде, әлбәттә. Камил белән Гөлназ нишләсен – сыкрап булса да, ризалаштылар. Уллары кыз сорарга бара икән, йөзеккә акча җибәрегез әле дигән. 16 мең кирәк дигән. Таптылар, җибәрделәр. Әмма кайтыр көн җиткәч, кызның абыйлары: «Сеңелне ул кадәр еракка җибәрмибез», – дип каршы төшкәннәр. Малай армиядән шулай итеп ялгызы гына кайтты.  

Инде башлы-күзле булганына да шактыйдан. Ике бала үстерәләр. (Күбрәк Камил белән Гөлназ үстермиме икән әле аларны? Бакчага озаталар, каршы алалар, урамда да балалар белән гел алар.) Улларының тәгаен кайда эшләгәнен әйтә алмыйм, әмма начар урнашмады дип беләм. Һәрхәлдә, әти-әнисенә генә ярдәм итәр хәлдә. 

«Акчаның туганы юк» дигән гыйбарәне телгә алганда, моңа үз әти-әнисен дә кертүчеләр, кызганыч, сирәк булса да бар икән.  

Тагын бер мисал менә.  

Чираттагы интервьюны алганда, әңгәмәдәшем белән сүз аз гына читкә китте. Бер классташын искә төшерде ул. 

– Икебезнең дә институтта укыган чак. Август ахыры, 4 нче курска барган ел иде ул. Казанга самолет көткәндә, аэропортта очраштык. «Кара әле малай, син минем яндарак бул әле, яме», – ди бу миңа. «Нәрсә булды?» – дим аптырап. Бу мине аэропорт артына – кыр ягына алып чыкты һәм сумкасын ачып күрсәтте. Шулкадәр күп акчаны мин шунда беренче тапкыр күрдем. 7 мең! Сиксәненче еллар бу. «Стройотрядта эшләп алып кайттым!» – диде ул горурланып. 

Ә икенче бер тапкыр авылга кайтканда мин ул классташның әнисен очраттым. Тулай торакта берара бер бүлмәдә яшәгәнебезне белә иде, шуңа якын итеп сөйләгәндер инде. Елый-елый сөйләде... «Стройотрядтан кайткач, чемоданыннан кофта чыгарып миңа сузды. «Матурмы? – ди. – Ошатсаң, сиңа булыр, 18 сум бирерсең»... 

 

Әни кеше кофтаны алгандырмы-юкмы, анысын белмим. Алса да, ул кофтаны киям дип тотынган саен, күңелендә рәнҗү кузгалып куйгандыр.  

Гөлназ күзләрендә дә шул рәнҗүне күрдем мин. 

Ә ана рәнҗүе башка – ул төшәргә дә мөмкин..  

Поделиться:
Комментарийлар (3)
Cимвол калды:
  • 23 сентябрь 2020 - 19:18
    Без имени
    Великовозрастный балаларны карарга жигелергэ кем кушты? Узегез гаепле бит!!!
  • 16 апрель 2020 - 18:58
    Без имени
    Анласалар икэн бу балалар🙏
  • 16 апрель 2020 - 17:19
    Без имени
    Ни чэчсэн шуны урырсын.Узеннэн дэ артык ,"картаяып беткэн"баланы ярату эйбэткэ алып бармый.
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 20 октябрь 2020 - 08:48
    Без имени
    Акчага интегеп, берничә бала үстерсәң, дарулар да алырга туры килсә, алары аның бик кыйбат, матур күлмзәк-трусик турында уйлый да алмыйсың ул. Өйрәтүе җиңел. Кайсы хатын-кызның матур, затлы киенәсе килмәсен!?????
    Нинди киемнәргә акча жәлләмәскә?
  • 20 октябрь 2020 - 11:05
    Без имени
    Бик гыйбрэтле язмыш бик зур рэхмэт сезгэ
    Анаң догасыннан язма
  • 20 октябрь 2020 - 11:35
    Без имени
    Шул. Кадар укыдым бирелеп. Рах мат язучыга. Ходаем бу язмышны беркем утмасен. Мен рахмат.
    Анаң догасыннан язма
  • 20 октябрь 2020 - 13:18
    Без имени
    Их, шундый акыллы киленең булса иде әле. Аңа әнә шул несостоявший - капризный килен төс булган, Җүнснез дә кеше икән, акылсыз ул. Ә улының гаебе юк, шуңа иреңә ул хакта әйтмә инде. Каенана белән матур гына итеп сөйләш бу темага.
    Кайнанам гел иремнең элек йөргән кызын сөйли
  • 20 октябрь 2020 - 04:25
    Без имени
    Венера Ганиева белэн узем сойлэшеп утырган кебек булдым!!!
    «Мин әйбәт әни булыр идем»