Логотип
Блоги

«Җан Баевич»: чаянлану

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Гаяз Исхакыйның «Җан Баевич» комедиясен куйдылар. Минем әни моны караса: «Чаяннар, рәхәтләнеп чаянландылар», – дип әйтер иде. Ә миңа каршы килер идем. Ни өченме? Хәзер аңлатырга тырышам.


Ә бит барысы да шундый матур башланды. Сәхнәдә – идеаль гаилә. Әти – Шакирҗан (булачак Җан Баевич)  мал алып кайтты, әни – Сәхипҗамал ашарга әзерли, балаларның әти-әнисенә хөрмәте зур. Татар халкында традицион булган идеаль гаиләнең нинди икәнен онытучыларга «Җан Баевич»ның башын булса да карап кайтырга киңәш итәм. Әти – әти урынында, әни – әни урыныда, балалар – балалар урынында. Шуңа да декорациядә бердәнбер элемент – ак җәймәләр эленгәндер, мөгаен. Сафлык, чисталык, дөреслек билгесе. Әмма бу идиллия озакка бармый. Бу күренешне кичергән рәхәтлектән күздән яшь чыгам-чыгам дигән чиккә җиткәндә генә, бөтенесе үзгәрә. Дөнья әйләнеп баса, диләр аны гади итеп кенә. 


Гаяз Исхакый язган пьеса да шулай башлана. Бу әсәрне укымаганнар өчен спойлер: Шакирҗан сәүдә итеп байый да сукырларча урыслаша башлый. Господин Җан Баевичка әйләнә, хатынын урыс графинясына алыштыра, балалар онытыла, мода артыннан куа, үз тарихын оныта, әле, җитмәсә, тарихка кереп калу теләге белән яна. Акчалы кеше янында «дуслар» – аферистлар күп була инде ул, һәм алар барысы да аңа ярдәм итәргә тели. Билгеле, аның акчасына. Җан Баевичны да һәрьяклап талыйлар һәм ул бөлә. Әсәрдә: «Җитте күп йөрдең, кайт», – дип, хатыны килеп ала.


Пушкин картасы буенча карар өчен куелгангамы, спектакль режиссеры Илнур Гарифуллин (Тинчурин театры актеры. Ә мин нәкъ менә ул режиссеры булган өчен карарга бардым. Яңалык көтеп.) сюжет линиясенә үзгәрешләр кертмәгән, бары тик бераз кыскарткан. (Дөрес, ахырын үзгәрткән. Миңа калса, ул уңышлы үзгәреш.) Кыскартуны да  аңларга була. Пушкин картасы белән килгән (дөресрәге, алып килгән) үсмер игътибарын театр залында бик озак тотып утырырга бик авыр. Шуңа да режиссер гротеск алымын куллангандыр. Минемчә, чаянлану, ягъни артык нык кылану була инде.


 Шакирҗан байый башлагач, күп күрә, күп укый башлый да (акчалы кешеләр өчен, ни әйтсәң дә, офыклар киңрәк. Һәм иң авыры: менә шул вәсвәсәгә бирелмәү!) кыйбласын югалта. Кыйбласын югалткан кешенең тормышын режиссер артык нык якты төсләргә күмеп бирә. Менә аның кып-кызыл төстәге (байлар кызыл ярата дигән сүз бар, хәтерләсәгез) бие-е-ек тәхете, кып-кызыл халаты. Сөяркәсе дә нәкъ үзе сыман: Феодосия – крестьян хатыны, әмма, алдашып, үзен графиня дип йөри. Затлылык каннан килә шул ул. Үзеңне графиня дип игълан итеп кенә графиня булып булмый.

Феодосиянең маймылларча киенүе дә, битендәге гримы да, сөйләгән җиреннән үзе дә сизмәстән тупас итеп кычкырып куюлары да – әнә шуңа ишарә. Һәм бу рольне Тинчурин театрының примасына әйләнеп барган Резеда Сәлахова (нишләп һаман атказанган түгел?!) искиткеч шәп башкарып чыкты. Шундый кызык: әле генә ул сәхнәдә – ирне ир итеп яшәгән татар хатыны һәм ике минутта үтми, ул инде Феодосия. Шулкадәр тиз арада рольгә керә белергә кирәк бит! Гомумән, актерларның шундый тиз образларга керүләренә сокланам. Табигатьтән бирелгән сәләт шушыдыр инде ул. 


Җан Баевичны Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров башкарды. Зөлфәт минем өчен ачылып бетмәгән актер. Эх, шуны рәхәтләндереп бер ача алырлык режиссер булсын иде. Аның Җан Баевичы истә калырлык булды булуын. Кылануы да, шул кылануы астында Шакирҗанның ахмак беркатлылыгын да күрсәтә алды. Кылануы туйдырмады. Нәзакәтле манералары да ошады. Кызык килеп чыкты. Әйбәт чаянланды. Мин юкка гына аларны уйнады дип язмыйм. Актерлар сәхнәдә уйнамады, ә кыланды. Режиссерның фишкасы да шул булгандыр, мөгаен. Үзеңә хас булмаган тормышта яшәп булмый инде ул, анда бары тик кыланасың. Хәтта ки үз-үзеңне чагар дәрәҗәгә җитеп чаянланасың.

 
Спектакльне балалар арасында көлеп тә караучылар булыр. Әмма күпчелеге бу алымны аңламас дип фаразлыйм, чөнки үсмерләр хәзер артык акыллы. Алар тоя белә, күкләрдә очып йөрми. Мин аларны җир кешеләр дип әйтер идем. Клоуннар дип уйларга мөмкиннәр. Әмма спектакльне караганда, үзеңнең кем икәнеңне онытырга кирәк түгел икән дигән фикер килерме башларына, чөнки ул артык нык кылану астында күмелеп калган сыман. 


Режиссерның әлеге әсәргә тукталуын бераз аңлап та бетермәдем. Мөгаен, мәктәп программасында өйрәнелгән әсәрләр исемлегеннән чыгып сайлангандыр. Әмма әсәр инде актуаль түгел. Бүген байлыктан исәрләнеп, кыйбласын югалтучылар юк дәрәҗәсендә. 90 нчы еллар узды инде. Хәзер акыллы байлар заманы. Пьеса язылганда, бәлки, күп мәгънәләр салынган булгандыр (Гаяз Исхакый бит инде ул!), әмма Тинчурин театры режиссеры аны беркатлыга әйләндергән дә куйган. Әллә заманы башкамы?!

Ә үз тамырларыңны онытуга килсәк (пьесада ул руслашу дип бирелә, әмма бүгенге көндә бу мәсьәләгә акцент бирергә ярамыйдыр, мөгаен), моңа һич акча сәбәпче түгел. Үсмерләр моны аңламый түгел, аңлый. Үсмерләр карый дигәннән, бокс мөгаллиме булып уйнаган Салават Хәбибуллинның костюмын алыштырсыннар иде. Алып гәүдәле Салаватка ул кечкенә. Карарга матур түгел. Хәтта уңайсыз. 

Фото: театрның рәсми сайтыннан алынды.
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар