Логотип
Блоги

Алдакчылар

Сак булыгыз! Яңа төр алдакчылар барлыкка килгән!

Сак булыгыз! Яңа төр алдакчылар барлыкка килгән! 

...Телефон шалтырый. Рульдә булсам да, алам. Билгесез номер. Матур йомшак тавышлы хатын-кыз дәшә: 
– Исәнмесез! Мин Казандагы ... (кызганыч ки, исемен хәтерләп калмадым, дөресрәге, игътибарга алмадым) сәламәтлек саклау үзәге хезмәткәре. Сезнең телефон номерын сайлап алуыбыз очраклы түгел, чөнки аптекалар челтәрендә сезнең ташламалар мөмкинлеге бирә торган картагыз теркәлгән (алга таба берничә аптека челтәре санала).
Һәм минем кызыксыну-кызыксынмауны да сорашып тормый тезеп китте. 
 − Без Сезнең сәламәтлекне кайгыртып, бушлай тикшерү үтәргә тәкъдим итәбез. Мондый мөмкинлек бары тик сайлап алынган кешеләргә генә бирелә. Организмыгыз тулысынча тикшерелә, иң яңа аппаратлар ярдәмендә молекулалар дәрәҗәсендә анализ эшләнелә һәм сезнең организмда башланган авырулар ачыклана. Һәм, әлбәттә, дәвалау курслары билгеләнә.

Алга таба организмда табылырга мөмкин булган авыруларның исемлеге саналды: чәч авыруларыннан алып, аяк табанына кадәр нинди авыру бар, берсе дә калмады. Мин Казансу күперендә тыңлый башлаган бу исемлек «Океан» кибетенә барып җиткәнчегә кадәр дәвам итте. Бүлдерми түзә алмадым:
− Гафу итегез, безнең сөйләшү түләүлеме?
Хатын-кыз шунда ук чәтелдәтеп җавап бирде.
− Юк, сез нәрсә! Безнең бик көчле спонсорларыбыз бар, алар ярдәмендә без шулай махсус тикшерү үткәрә алабыз.
− Тикшерү дә спонсорлар аша барамы?
− Әлбәттә! Әмма сезгә барысы да бушка!
«Буш»ның атасы-анасы үлгән икәнен белгәнгә, шикләнүем тавышка чыккандыр, күрәсең, хатын-кыз мине тыңламый гына, тагы да канатланып, сүзен алга таба дәвам итә:
− Казан шәһәрендә безнең шундый ике медицина үзәге бар. Берсе − колхоз базары янында, икенчесе − «Тандем» сәүдә йорты янында. Күп катлы матур биек йорт, без иртәгә сезне шунда көтәбез. Үзегез белән берни дә кирәкми, бары тик паспортыгызны гына онытмагыз. Тик сез икәнлеген төгәл аныклау өчен кабул итү бүлмәсендәге кызларга күрсәтерсез дә, кире сумкагызга тыгып куярсыз: ул башка кирәк булмаячак. 
− Башка документ белән килсәм ярыймы?
− Юк, ярамый. Кабул итү бары тик паспорт белән генә мөмкин. 
− Минем паспортым юк шул.
− Ничек инде юк?!
− Алыштырырга биргән идем. Сез борчылмагыз, шәхесне раслый торган башка документларым бар, шулар белән килермен.  
− Ээээ... Паспортыгызны кайчан аласыз?
− Ике атнадан.
− Әйдәгез алайса болай сөйләшик: без Сезгә паспортыгызны алгач шалтыратырбыз һәм кабул итү көнен билгеләрбез.
Көләм.
− Юк, шалтыратмагыз... Кирәкми, рәхмәт. 
− Нигә? Без әле күптән түгел генә ачылдык, бу бит бик яхшы шанс, кулланып калырга кирәк! 
− Сез алдакчылар... Беләм мин ул сезнең матур бинагызны... Израиль косметикасын... Инде кешеләрне йөзәр меңлек кредитка дәвалый башладыгызмы? 
...Операторның телефонны ташлавын аңлатып, өзек-өзек гудоклар ишетелә...



Израиль косметикасы дип юкка әйтмим. Дөрес, косметика дип чакырмаганнар иде, инәлеп-ялварып, бушлай спа-процедуралар үтәргә килергә куштылар. Әмма кешедән акча алу технологиясе һәммәсендә бер үк төрле аларда. Барасың, приемныйда ук паспортны күрсәтәсең, кабинетка алып керәләр, бит һәм тән тиреңнең коточкыч начар хәлдә икәнен аппарат ярдәмендә синең күз алдында ачыклап күрсәтәләр. Рак башланырга мөмкин икәнлеген искәртәләр. Моны бары тик алар тәкъдим иткән крем һәм мазьлар ярдәмендә генә җиңеп була икәнен аңлаталар һәм шунда ук 50-90 меңлек кремнарны сатып алырга да тәкъдим итәләр. Кемдер гипноз кулланалар, ди, мин үзем бик каты психологик басымны гына сиздем, гипнозга ук барып җитмәделәр. Акчаң булмаса, шул бинадан чыкмыйча ук кредит алырга мәҗбүр итәләр. 

Яңа гына миңа шалтыратучыларда да шул ук схемадыр: барасың, тикшерәләр һәм синдә авыру табалар. Сәламәт кеше юк ич инде хәзер! Аннан инде йә дару сатып алдыралар, йә дәвалану курсларына яздыралар.  Акчам юк дип әйтә алмыйсың, паспортың кулыңда бит: шунда ук кредит алуны оештыралар. 

Кайтып җиттем. Әле елмаям, әле авыр сулыйм. Ярый, мин бөтен нәрсәгә шикләнеп карыйм һәм тиз генә башкалар кубызына бии торган кеше түгелмен. Ә сәламәтлеге начар булган башка кешеләр? Әбиләр, бабайлар? Ышаначаклар бит инде боларга. Йөзәр меңлек кредит алып, булмаган авыруларын дәвалый башлаячаклар. Нишләп безнең дәүләтебез мондый алдакчы оешмаларның тамырына балта чапмый икән ул? Юләр сорау... Җавабын беләм ич инде...

Ышанмагыз! Ышанычсыз яшәү бик кыен булса да, барыбер ышанмагыз. Алдануга караганда ышанмау җиңелрәк... 


Комментарий юк

Хәзер укыйлар