Блоги
5 нче көн. Норвегия
Бүген һава иртәдән томанлы, яңгыр сибәли. Кичә тауга менеп биектән кыяларга карарбыз, шәһәрне күзәтербез дип уйлаган идек тә, бераз көтелмәгәнчрәк килеп чыкты әле.
Бүген һава иртәдән томанлы, яңгыр сибәли. Кичә тауга менеп биектән кыяларга карарбыз, шәһәрне күзәтербез дип уйлаган идек тә, бераз көтелмәгәнчрәк килеп чыкты әле.
Торбьерн абый белән Тина ханым безне, иртәнге аш белән сыйлаганнан соң, Мюредан ерак та булмаган балыкчылар авылына алып киттеләр. Бу зур булмаган авылны гиздек рәхәтләнеп! Биредә нибары 15-20 кеше яшидер, әмма туристлар даими килеп тора, шуңа күрә ресторан, кафе, музей, кибетләр эшләп тора. Кафега кереп кофе эчтек, туган илләребез хакында гәпләшеп утырдык.
Төшке ашта Тина ханым безне парда пешерелгән яшелчәләр һәм балык фрикаделькалары белән сыйлады. Бар да гади, әмма искиткеч тәмле, чөнки табигый! Тауларда бик күп җиләкләр үсә: морошка (мүк җиләгенең бер төре), брусника (нарат җиләге) һәм башкалар, шуларны җыеп, төрле джемлар, кайнатмалар әзерлиләр икән, тәмләп алардан авыз иттек.
Соңыннан без кабат юлга кузгалдык. Исәп – Лафатен утрауларына барып чыгу иде. Юл буе матур манзарага сокланып туя алмый бардык. Халык рәхәт итеп, тормышның тәмен белеп яши кебек биредә. Бернинди ыгы-зыгы, ашыгу-кабалану юк. Үзләре теләгән җиргә йортлар салганнар: кайсы кыя өстендә, кайсы күл буенда, кайсы диңгезгә үк кертеп төзегән. Хәтта ул өйләрнең бу урыннарда ничек урнашуын да аңлап бетермәле түгел. Могҗиза!
Шулай хисләнеп барганда, бер урында туктап, Искәндәр кармак салып карарга булды. 5 тапкыр кармагын атуга 4 балык эләкте! Балыкчы өчен иң бәхетле мизгелләр! «Димәк, кичке ашыбыз бар», – диде ул! Хәзер инде уңайлы урын табып, йокы ягын гына кайгыртасы кала.
Юлда, гомумән, махсус жайланган урыннар күп: чиста туалетлар, махсус корылган өстәлләр... Сәяхәт итүчеләр дә шактый. Кем – җәяүләп, кем – велосипедта, кем – машинада, күпләрнең «тәгәрмәчле йортлары» бар. Соңгыларының күбесе пенсия яшендәгеләр дип аңладык. Өлкән яшькә җитеп, шулай сәяхәт итеп йөрү – шәп бит инде!
-
Күңелеңә җыйма
Алып китмәгез әткәйне!
Моннан тугыз ел элек булган бу кайгылы вакыйга турында язарга мин бик озак җыендым. Баштарак кечкенә идем. Сөйләп чыгарга көчем җитмәс дидем. Хәзер менә миңа 20 яшь тулды. Дөньяга карашым, язмышларны аңларга акыл-аңым да үсте.
-
Проза
Рәхмәтле тынлык (дәвамы)
– Ильясны беркая да бирмибез. Үзебез үстерәбез! – Җиңел булмаячак, Мират. Әмма бер уйда булуыбыз ярдәм итәр.
-
Язмыш
«Синнән башка...»
«Синнән башка» дигән бу җырның язылу тарихы турында аның авторы Динә ханым Мөхәммәтҗанова менә нәрсәләр сөйли.
-
Тормыш кыйммәтләре
«Документларыңны тапшыр!»
Университетта 5 нче курста укып йөргән чагым. Тиздән кышкы сессия башлана. Аннары инде курс, диплом эшләре язасы... Үзем ике эштә эшләп укыйм. Әле май бәйрәмнәрендә, әтиемнең якты истәлегенә багышлап, сольный концертымны уздырырга да әзерләнеп йөрим. Кыскасы, тын алырга да вакыт юк...
-
Күңелеңә җыйма
Килен күңеленә ничек юл табарга икән?
Баштан ук әйтеп куям, дөрес аңлагыз – бу зарлану түгел, бары күңел бушату. Дус кызларыма да, туганнарымның берсенә дә болар хакында сөйлисем килми. Белеп торам, әгәр барысын да сөйләсәм, алар шундук киленемне хурларга тотыначаклар. Миңа исә бу кирәкми. Ул очракта киленемнән күңелем бөтенләй кайтачак, аннары аның белән ничек аралашырмын? Алда гомер озын бит әле. Ят кешеләр түгел, газиз, бердәнбер балаңның тормыш иптәше ләбаса. Араларны берничек тә кырт итеп кенә кисеп куя алмыйсың.
Комментарий юк