Логотип
Сәламәтлек

Кабак нәрсәдән файдалы?

Кабакның файдалы булуын беркемгә дә расларга кирәкми. Моны болай да бөтен кеше белә. Ә без исә бу файдалы үзлекләрен тагын бер кат искә төшереп, санап чыгарга телибез. Файдалы дибез дә, нәрсәдән файдалы икән соң ул кабак?

Кабакның йомшак өлешендә А элатерицины, С витамины, В1 һәм В2 витаминнары, никотин кислотасы һәм каротин бар. 

Кабакның төше тагын да шифалырак. Ул 50 процент майдан тора. Әлеге майның составында линолен, олеин, пальмитин һәм стеарин кислоталары, фитостерин, С витамины, каротин һәм каротиноидлар, аксым матдәләре бар. Ул калий, кальций, магний, тимергә бай. Үзендә бакыр, селен һәм цинкны күп итеп туплый. 

Кабак төшен гомер-гомергә эчтәге суалчаннарны куар өчен кулланганнар. Ул озын һәм яссы суалчаннарны юк итә ала. Суалчаннар белән көрәшә торган башка үләннәрдән аермалы буларак, организм өчен бернинди агулы үзлеге юк. Шуңа күрә аны хәтта балаларга да ашатырга була. 

Кабак төше бәвел куыгының функциясен җайга салырга булыша. Ул бәвел куыгын ныгыта, ялкынсынуны баса, тынычландыра. 

Кабак төше ир-атларда була торган җитди авыру – простата бизенең ялкынсынуын баса. 

Халык табиблары кабак төше һәм кабакның үзе белән төрле бавыр авыруларын дәвалаганнар. 

Кабак канны яхшырта, азканлылыкны дәвалаганда ярдәм итә. 

Кабакның калийга бай булуы аның йөрәк-кан тамырлары өчен шифалы икәнлеген дә күрсәтә. 

Кабак эчәклекнең эшчәнлеген яхшырта. Эче кибеп интеккән кешеләргә кабакны еш ашарга киңәш итәләр. 

Кабак бик яхшы бәвел кудыргыч. Аның бу үзлеген кан басымын төшерү, тәнгә җыелган суларны кудыру, шешенкелектән арыну өчен файдаланалар. Бу максаттан чи кабакның сутын сыгып эчәләр. 

Кабакның тире авыруларын дәвалау өчен кулланганнарын күпләр белмидер дә, мөгаен. Ул пузырчатка, коллагеноз, васкулит һәм башка дерматитларны басарга сәләтле. 
 
Кабак төшен киптереп, болай гына ашарга да була. Ләкин бу рәвешле аны артык күп ашап булмый. Суалчаннарны чыгару өчен аны билгеле бер күләмдә куллану таләп ителә. 

Бу максаттан кабак төшеннән боламык ясыйлар. 300 г чистартылган кабак төшен төеп, 50–60 мл кайнаган су һәм 50–100 г бал өстиләр. 
Әлеге боламыкны ач карынга бер сәгать дәвамында ашап бетерәләр һәм 2 сәгатьтән соң эч йомшарта торган дару эчәләр. 

Балалар өчен исә кабак төшен киметәләр. 3-4 яшьлек балаларга – 75 г, 5-7 яшьлекләр өчен – 100 г, 8-10 яшьлекләр өчен 150 г кабак төше алына. 

Кабак төшен чистартмый гына суда да төнәтеп эчәргә була. Моның өчен 500 г кабак төшен кабыгы белән бергә иттарткыч аша чыгаралар. Аңа 1 литр кайнаган су өстәп, 2 сәгать буе сүрән генә «су мунчасы»нда төнәтәләр. Сөзеп, өстенә чыккан маен җыеп алалар. Калган төнәтмәне 30 минут дәвамында ач карынга эчеп бетереп, 2 сәгатьтән соң эч йомшарта торган дару кулланалар. 
Балалар өчен кабак төше 150 г алына. 

Кабак төше белән дәваланганнан  соң, суалчаннар 1-2 көндә чыгып бетә. Бу көннәрдә чистарта торган клизмалар ясыйлар һәм җиңел генә ризыклар кулланалар. 

Теги: дару үләннәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар