Логотип
Сәламәтлек

​Бишектән үк башлыйбыз

Сорауларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгече, акушер-гинеколог Наилә Гайнанова җавап бирә. 
Хәләл җефетең белән кулга-кул тотышып кына йөргән, битеңнән генә үптергән, ир белән хатын арасындагы җенси якынлыкның ни икәнлеген дә өйләнешкәннән соң гына белгән заманалар инде күптән артта калды. Бүген без бөтенләй башка дөньяда яшибез. Әхлакый норма дигәнебез дә сүздә генә. Уңайга үзгәрмибез, димәк. Ә бу аннан башка да катлаулана барган яшәешебезгә өстәмә проблема гына. Ике көннең берендә газета һәм журнал битләреннән, үзәк телевидение тапшыруларыннан ни укыйбыз, ни ишетәбез соң без?! Әйтергә куркыныч... Ни өчен әти-әни тезеннән төшәргә дә өлгермәгән кызларыбыз «җанлы курчак» белән уйнарга кереште соң әле?! Моның ише «иртә өлгерү»ләрнең җитди борчылырга мәҗбүр итә торган икенче бер ягы да бар: әйтик, төрле хатын-кыз чирләре, кирәкмәгән абортлар, балага узулар... Шушы хәлләрне булдырмас өчен ни эшләргә? Нәрсәдән башларга? Ничек кисәтергә? Инде авырган очракта, кемгә мөрәҗәгать итәргә һәм ничек дәваланырга? «Табиб киңәше»  рубрикасы астында биреләчәк язмалар журналыбыз-ның киләсе саннарында да урын алачак.   

– Кызганычка каршы, әниләрнең күбесе кызларын гинекологка үсеп җиткәч кенә күрсәтү ягында. Ә бит гинекологик чир хәтта бишектәге бәбидә дә булырга мөмкин. Шулай дип әйтсәң, әниләр аптырап кала. Ничек инде?! Кечкенә бит әле ул хатын-кыз чире белән авырырга?! Ышанмыйлар, кыскасы. Чирли башласа, ашказанына, аппендицитка, эчәк авыруына сылтыйлар. Бактың исә, ул хатын-кызларда киң таралган гадәти бер цистит йә вульвовагинит булып чыга.

Туганнан алып унбиш-уналты яшенә кадәрге чорда кыз балада нинди гинекологик чирләр булырга мөмкин соң? Баланың җенес әгъзасы авырга узуның уналтынчы атнасында формалаша. Шунлыктан йөкле хатынның спиртлы эчемлек­ләр куллануы, тәмәке тартуы, йогышлы чирләр белән авыруы... барысы да  яралгы үсешенә тис­кәре йогынты ясый. Моның ахыры күңелсез бетәргә, туачак бәбинең аналык бизләрендә шеш үсә башларга мөмкин. УЗИдан караганда бик әйбәт күренә ул. Андый баланы тугач та дәвалый башлыйлар. Ә кайвакыт хәтта операция ясарга мәҗбүр булалар. Гормональ кризның нидән гыйбарәт икәнен кызлы әниләр яхшы белә. Криз вакытында бәләкәчнең сөт бизләре шешә, аннан сөт сыман аксыл тамчылар бүленеп чыгуы да ихтимал. Шулай да була. Җенес юлыннан йә аксыл, йә канлы бүлен-дек килә. Бу ананың йөкле вакытта күп итеп эстроген – хатын-кыз гормоны эшләп чыгаруы нәтиҗәсендә килеп чыга. Туганда шуның бер өлеше балага эләгә. Шуңа да кыз бала канында ана гормоннары өстенлек итә дә. Криз чире – ул куркыныч түгел. Баланы чисталыкта тотарга, бөтен гигиена кагыйдәләрен үтәргә генә кирәк – ул үзеннән-үзе бетәчәк.

Бала тууның беренче атнасында җенес иренчекләренең бер-берсенә ябышуы (синехии) күзәтелергә мөмкин. Чирне булдыра алганча иртәрәк тотып алырга кирәк. Чөнки башлангыч стадиядә аңа эстроген катнашмалы мазь сөртү дә җитә. 

Ә инде ул азып китсә, операциясез булмый. Җенес иренчекләренең бер-берсенә ябышуы сидек юлларын томалый. Ул аналык җиңсәсенә бе­ре­геп үскән шәмәхә төстәге бирчәдән гыйбарәт. Әлбәттә инде, бу чирне кызын көн саен карый торган әни кеше генә күреп алырга мөмкин. Әлеге чир ун яшенә кадәрге кыз балада гына була. Аннан соң  кирәкле эстрогенны организм үзе бүлеп чыгара башлый.

Бакчага йөри башлаган кыз бала да әнисенә күп борчулар тудыра. Тәрбияче барын да күреп-карап җиткерә алмый. Шуңа да аны салкын идәнгә, йә җиргә утырмаска, пычрак кулы белән җенес юлларына кагылмаска, бәдрәфкә барганнан соң әйбәтләп кулын юарга өйрәтегез! Гадәттә, әниләр, баласы мәктәпкә киткәч, йөгәнне бераз йомшарта төшә: тынычланып калалар. Ләкин проблеманың иң зурысы шушы чорда башлануын искәртик. Кызларда еш күзәтелгән вульвит һәм вульвовагинит (тышкы җенси әгъзалар­ның һәм аналык җиңсәсенең берь-юлы ялкынсынуы) турында да әйтмичә кала алмыйм. Ул киң таралган чирләрдән санала. Ни өчен дигәндә, бу чорда аналык җиңсәсе төрле чир «уятучы» белән мөстә-кыйль көрәшер­гә өйрәнмәгән. Чөнки аның микрофлора составында лактобациллалар юк. Җиңсәгә аз гына пычрак яисә инфекция эләкте исә, ул шундук ялкынсыну белән җавап бирә.

Вульвит еш кына стрептококк, стафилококк, энтерококк ише микроорганизмнар эләгү аркасында башлана. Болар янә пычрак кул, кием, пычрак суларда коену нәтиҗәсе. Вульвит һәм вульвовагинитның төп билгеләре – бот арасы әчетеп-кыздырып, кычытып тора, эчнең аскы өлеше авырта, температура күтәре­лер­гә дә мөмкин. Аннары җенес юлыннан бүлендек чыга башлавы да ихтимал. Балагызда шундый бил­геләр күзәтелсә, аны кичекмәстән, шундук гинекологка алып барыгыз. Үз белдегегез белән дәваларга керешмәгез. Төрле мазь куллану дөрес диагноз куярга комачаулый. Вульвовагинитны вакытында дәвала­масаң, ул хроник төс ала һәм җенес юлларына йогышлы чир булып күчә.

Исегездә тотыгыз: гөмбә авыруы дүрт яшьлек баланы да читләтеп үтми. Бу чирне уятучы Кандида төркеменнән булган гөмбәчек бала организмына әле ул карында чагында ук шул чир белән авырган әнисеннән күчә. Кыз бала дүрт-алты яшенә җиткәндә генә чир үзен сиздерә башлый. Балада да шундый ук билгеләр күзәтелә. Туганда ук анадан күчкән чирләр рәтенә герпес, хламидиоз, трихомоноз, гонорея кебек йогышлы авыруларны да кертик. Болар да балага дүрт-алты яшь булганда баш төртә. Һәм соң-гысы, әгәр дә гаиләгездә җенси юл белән күчә торган йогышлы чирле кеше булса, балагызны үзегез белән яткырмагыз, гигиена таләпләрен саклагыз!                

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар