Логотип
Яңалыклар

«Яктылык – Шәрыктән...»

«Әл-Мәрҗани» җәмигъ мәчете бинасында күренекле шәрыкъчы, дөньяда Коръәнне шигъри юлларга салып тәрҗемә иткән бердәнбер шәхес –  Шумовский Теодор Адамовичның якты истәлегенә багышланган «Шәрыкъ яктылыгы» дигән кичә узды.  Аны оештыручылар  – Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге ислам мәдәни үзәге, «Әл-Мәрҗани» җәмигъ мәчете». Идея авторлары – Мансур хәзрәт Җәләлетдин («Әл-Мәрҗани» мәчетенең имам-мөхтәсибе), Әлфия Рәхмәтуллина (Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Санкт-Петербург шәһәре).

28 февраль – Теодор Шумовскийның вафат булган көне. Аның гомерендә, гомумән, бик күп даталар елның нәкъ менә шушы ае белән бәйле. Ул 1913 елның 2 февралендә дөньяга килә. Әти-әнисе – поляклар. Беренче Бөтендөнья сугышы аркасында алар гаиләсе Әзербайҗанда төпләнә. Шәрыкка тартылу – шул вакыттан, балачактан ук башлана.
Язмыш аны Петербург университетының шәрык факультетына алып килә. Остазларының берсе академик И. Ю. Крачковский була. Коръән белән кызыксына башлавы да шушы галим исеме белән бәйле.

...Студент вакытта китапханәдә эшләгән Теодор Шумовскийның күзе  чүпкә ташларга әзерләнгән  кәгазьләр арасындагы кулъязмаларга төшә. «Рим. 1592. Николай Панецкий» дип язылган була анда. Коръәннең беренче егерме сүрәсенең тәрҗемәсе язылган әлеге битләрне тотып ул И. Ю. Крачковский янына килә. «Бу – язмыш...» – ди аңа остазы.

Соңгы курста укыган елны, 1938 елның 10 февралендә аның ишеген НКВД вәкилләре шакый: «Киенегез, безнең белән китәсез!» – диләр. Тоткынлыкта узган озын-озак  еллар башлана... «Иң мөһиме – бу мәхшәрдән исән-имин чыгарга! Мин үземне сакларга тиеш. Белемемне», – ди ул. Юлында кайсы милләт вәкиле очрый, Шумовскийның шул яңа танышының телен өйрәнә. Иреккә ул 22 (!) тел өйрәнеп чыга. Һәрберсендә иркен аралаша. «Нинди генә шартларда да кеше булып калырга!» – үз-үзенә куйган бу махсатка ирешә ул. 
Аннан – тагын ун ел төрмә...

Язмыш аны шактый сыный. Якыннарын югалтулар белән дә.
Коръәнне тәрҗемә итәргә 80 (!) яшендә генә утыра ул. Һәм менә дигән итеп башкарып чыга.
Кичәгә килүчеләр галимнең тормыш юлы белән таныштылар, аның турындагы документаль фильмнардан өзекләр карадылар. Мәчет диварларында беренче тапкыр Татарстан Республикасының камера хоры чыгышы яңгырады.    
Кичәне Әлфия ханым Рәхмәтуллина алып барды. «Миңа аның белән танышу бәхете тиде, – диде ул. – Берәр мәчеттә Теодор Шумовскийга багышлап шушындый кичә үткәрү күптәнге хыялым иде». 

Теодор Адамович үткәннәр, андагы үзе булган урыннар, вакыйгалар турында сөйләгәндә һәрвакыт сүзне: «Искиткеч кояшлы матур көн иде...» – дип башлый торган булган. Ул кешеләрне, дөньяны, яшәүне яраткан, күңелендә якты, матур уйлар гына йөрткән.
Февраль башында дөньяга килеп, бер гасырга якын гомер яшәп, шул ул февраль аенда мәңгелеккә күчә ул. Санкт-Петербург шәһәрендә җирләнә.  Каберенә Татарстан Республикасы куйган ташка аның гомер буе үзе кабатлаган сүзләре язылган: «Яктылык – Шәрыктән...»

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар