Логотип
Яңалыклар

«Сөембикә» – Сембердә кунакта

Ульяновск шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль  бюджет учреждениесенең махсуслашкан 17 нче китапханәсендә «Сөембикә» журналы редакциясе белән очрашу булды. Ул журналның 105 еллык юбилее уңаеннан оештырылды. 

Әлеге китапханәдә журнал укучылар белән беренче генә очрашуыбыз түгел инде бу безнең. «Сөембикә»не алар күптән алдыралар, әйтүләре буенча, укучылар аның һәр санын ай саен көтеп ала, чират торып укый. Бу юлы да шулай булды: «Сөембикә безнең белән» дип, журналның төрле елларда чыккан саннарыннан стенд ясаганнар, залга иң тугры укучыларны чакырганнар. 
Таныш йөзләр, чыннан да байтак иде. 

Очрашуны Ульяновск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Рамис Сафин ачып җибәрде. 
– «Сөембикә»не «Азат хатын» чагыннан ук укыйбыз. Безнең өчен ул һәрвакыт тансык журнал булды. Шулай булып калачак та, – диде ул. 
Ульяновск шәһәре һәм өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезнең яраткан газетасы «Өмет»нең баш мөхәррир урынбасары булып эшләүче Рузия Исхакова: «Журнал белән даими танышып барабыз. Дөньяда барган глобаль үзгәрешләргә карамыйча, «Сөембикә» үз юлын тапты: ул заманча адымнар белән атлап китте», – диде.  
Залда укучылар арасында утыручы Наилә ханым Потеева да безгә күптән таныш. Алай гына да түгел, ул безнең «Сөембикә беләзеге» иясе дә. Журналны тарату, аны укучыларга якынайту буенча да байтак эшләр башкарган ханым. Һөнәре буенча табиб булса да, гомеренең күп өлешен Сөембикә ханбикә язмышын өйрәнүгә, аның каберенең кайдалыгын ачыклауга багышлаган кеше. Ул залдагы халыкка шушы эзләнүләре турында сөйләде, соңгы табышлары белән уртаклашты. 
Равил абый Шәфигуллин – Ульяновск язучылар берлеге рәисе. 
− 22 ел читтә – Сахалинда яшәп кайттык, – диде ул. – Анда торганда да «Азат хатын» һәм «Чаян» журналларын алдырдык.  Күченеп кайтканда, берсен дә ташламадык: контейнерларга иске журналларны да төядек. «Сөембикә»не хатын-кызлар журналы диләр. Әмма мин аны кешелекле, мәрхәмәтле, игелекле булганы өчен үз итәм. Шуның өчен яратам. Затлы ул «Сөембикә» журналы.Равил абый безнең өчен дип махсус язган шигырен дә укыды.

Әйтмәкче идем сүзләремне,
Мин сезне сөеп бары. 
Үч иткәндәй килеп чыкты
Аларның сыеклары.

Әйтмәкче идем: «Сөембикә»м – 
Син генә, дип, юлдашым.
Син генә, дип, күңелемдә
Балкып янган кояшым!

Әйтмәкче идем: «Бер син генә
Гомерлек язым, диеп
Язгы җилләрдән дә йомшак
Кадерле назым, диеп.

Әйтмәкче идем бу сүзләрне
Йөрәк басылсын өчен.
Таң нурына күмелгәндәй,
Күңел ачылсын өчен.

Килеп чыкмады сүзләрем,
Зиһенем дә буталды.
Менә тагын хисем ачмый,
Калдым инде мин тагы.

Булмады ла, әйтәлмәдем,
Булмады ла – эш яман.
Сезгә әйтәсе сүзләрнең
Матурын эзлим һаман. 


Очрашу артист, юморист, композитор Алмаз Хәмзинның чыгышы белән үрелеп барды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар