Логотип
Яңалыклар

​“Каравон”да Татарстан ансамбльләре Надежда Бабкина белән бергә чыгыш ясаячак

29 майда Лаеш районының Никольское авылында 24нче тапкыр “Каравон” рус фольклор фестивале узачак.

Моннан унөч ел элек республика статусын алган фестивальдә Татарстан һәм күрше төбәкләрдән фольклор ансамбльләр катнашачак, шулай ук бәйрәмгә танылган җырчы Надежда Бабкинаны көтәләр.


Идәннәр хәзер – таштан

“Каравон” бәйрәменең туган йорты – Никольское авылында бүгенге көндә кунакларны кабул итәргә әзерлек тулы көченә бара. Традиция буенча, биредә бәйрәм сәхнәсе авыл үзәгендә корылып куела, ә аның янындагы урамнарда халык һөнәрчелеге ярминкәсе, сәүдә рәтләре тезелеп китә. Быел ансамбльләр әйлән-бәйлән әйләнәчәк мәйданга таш түшәлде, һәм төсле ташлар файдаланып анда фестивальнең кояш рәвешендәге эмблемасы да сурәтләнде, гомумән, күп кенә авыл урамнары төзекләндерелде. Ансамбльләргә чыгыш ясарга уңайлы булсын өчен үзәк мәйданга таш җәяргә узган ел бәйрәмне караганда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәш иткән иде.
 

“Каравон уены” тарихы музейда саклана

“Каравон” – хоровод, карагод, корогодь һәм башка шундый сүзләрнең сыңары дип аңлатыла рус теленең белешмә сүзлекләрендә. Никольское авылы урнашкан урында кайчандыр татар авылы булган, унҗиденче гасыр азакларында монда руслар килеп төпләнә, дип яза тарихчылар. Авылда 22 майда христиан динендәге изге Николай хөрмәтенә чиркәү бәйрәме уздыру гадәте яшәгән. Ул бәйрәм көннәрендә авыл халкы җырлый-җырлый әйлән-бәйлән әйләнгән. Аның да үзенә күрә гадәте булган, вак-вак атлап каравон әйләнүчеләр бер-берсенә чәнти бармаклары белән тотынышып, һаман да “Как по морю, морю синему”, “При долу долочку”, “Как по речке реченьке” кебек өч халык җырын башкарганнар. Бу бәйрәмдә яшь егетләр үзләренә кәләш күзләгән.
 
1930 елда чиркәү ябылгач, йола-бәйрәмнәр тыелгач та җирле халык “каравон уйнарга” җыелуын туктатмаган. 1988 елда Никольское авылы Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Светлана Трусова ветераннар хоры оештыруы белән фольклор бәйрәмен торгызуга да этәргеч бирә – олы яшьтәге авыл кешеләре сандыкларыннан милли күлмәкләрен алып киеп, элек авылда үткәрелгән “каравон уены” турында сөйли. Шулай итеп, Никольское ансамбле “Каравон” исемен ала, ә 1993 елдан авылда рус фолькор фестивале оештырыла башлый, 1993 елдан аңа республика статусы бирелә. Ансамбль кешеләре тырышлыгы белән авылда борынгы чиркәү төзекләндерелә. 2011 елда авылда “Каравон” тарихы музее ачыла. Хәзер фестиваль Россия күләмендә уза. Үткән ел анда Татарстан һәм күрше төбәкләрдән 160ка якын ансамбль һәм 300дән артык һөнәрче, егерме меңгә якын тамашачы катнашты. Сүз уңаеннан, Никольскоеда гомер иткән мөселман халыклары авылда якын киләчәктә мәчет салырга җыена.
 

Төп кунаклар – ветераннар

Быел 29 майга билгеләнгән “Каравон” фестиваленә Татарстанның Азнакай районыннан “Сударушка”, Алексеевскийдан “Вечерок”, Әлмәт районыннан “Русские узоры”, “Рябинушка”, “Купава”, Арчадан “Русская песня”, Балтачтан “Веретенце”, Бөгелмәдән “Сокольская курчаночка”, “Любава”, “Зарев”, Югары Осланнан “Калинушка”, Яшел Үзәннән “Ивушка”, “Матрешки”, “Лира”, Кама Тамагыннан “Оберег”, Кукмарадан “Калинка”, Мамадыштан “Сударушка” һәм тагын ике дистә шәһәр, районнан, күрше төбәкләрдән ансамбльләр көтәләр. Бәйрәмнең кунаклары исә “Каравон” ансамбленең өлкән буыны – халыкның милли-мәдәни традицияләрен яңа буыннарга саклап җиткерә алган олы яшьтәге абый һәм апалар булачак. Шулай ук бәйрәмгә Мәскәүдән “Беренче канал”ның “Играй, гармонь!” тапшыруы җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты Анастасия Заволокина һәм танылган җырчы Надежда Бабкина чакырылган.
 
Бәйрәм программасы исә “Каравон” кәләшенә багышланачак, кунакларга рус халкының борынгы җырлары һәм биюләре аша гаилә кыйммәтләрен таныткан ярәшү йоласын күрсәтәчәкләр. Сәхнәдәге күренеш зур видеоэкраннан да трансляцияләнәчәк, һөнәрчеләр кызыксынган кешеләргә мастер-класслар үткәрәчәк, балалар өчен уен мәйданчыклары оештырылачак.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар