Өй «читеге»

Бу матур «читекләр»не бәйләргә безне Ания ГАТАУЛЛИНА өйрәтә. Ания Марий Иле Бәрәңге районының Мазар Башы авылы кызы. Татар дәүләт педагогика университетының татар филологиясе факультетын тәмамлап, дүрт ел мәктәптә укыткан. Хәзергә биш яшьлек уллары Йосыфны үстерә. Аниянең әнисе дә бәйләргә бик оста, күп нәрсәне ул аңардан өйрәнгән икән. Ания бәйләгән киемнәр өйдәгеләрне генә җылытып калмый, ул әле башкаларга да бәйли. Шул арада төрле күргәзмәләрдә катнашырга да вакыт таба.
* шул үлчәмдәге киез аслыклар (базарда сатыла);
* дермантин яки ясалма күн (тукыма кибетләрендә бар);
* 100–150 г ак төсле йон җеп (100 м = 100 г);
* 100 г зәңгәр төсле (100 м = 100 г);
* 4–5 нче номерлы ыргак;
* кара төсле бик нык тегү җебе;
* камыт энәсе.
Ак йон җебен ыргак белән шушы элмәк аша тартып алып, чалусыз багана (столбик без накида) белән бәйләп чыгабыз. Бәйләмне арткы яктан уртадан башларга кирәк. Дүрт рәт бәйләгәннән соң, җепне өзеп, очын яшерәбез.
Өченче һәм дүртенче рәтләрне бәйләгәндә, бишенче күзне исә чалусыз багана, алтынчысын тоташтыручы элмәк белән бәйлибез. Алдагы рәттә алты күзне бәйлибез, җиденчесен тоташтыручы элмәк белән бәйләп алабыз, шул рәвешле һәр рәтне чыкканда берәр күзгә арттыра барабыз. Барлыгы егерме рәт бәйлибез.
Егерменче рәтне чыккач, бәйләп килгән уңайга тубык кырыйлап бәйләп китәбез. Йөзлеккә килеп җиткәч, андагы беренче күзне тоташтыручы элмәк белән бәйләп, икенче күзне чалусыз багана белән бәйлибез. Бәйләмне борып тотып, кирегә таба бәйләп китәбез. Йөзлеккә килеп җиткәч, янә беренче күзне тоташтыручы элмәк, икенчесен чалусыз багана белән бәйлибез. Шул рәвешле дүрт рәт бәйләнә.
Куныч. Ул бизәк белән бәйләнә. Рәт башында 3 күзле чылбыр үреп (күтәрү баганасы), беренче күз аша чалулы өч багана бәйлибез. Икенче күзне сикертеп үтеп, ыргакны өченче күзгә кертәбез һәм янә чалулы өч багана бәйлибез. Шулай, рәт беткәнче бәйләнә. Рәтне тоташтырабыз һәм өч күзле чылбыр үреп, беренчесе кебек үк, икенче рәтне бәйлибез. Бу юлы чалулы баганалар сикертеп киткән күзләр өстенә бәйләнә.
Өченче һәм дүртенче рәтне зәңгәр җеп белән бәйлибез. Ак җепне өзеп торабыз. Бишенче-алтынчы рәтләр ак җеп белән бәйләнә. Бизәге шул ук: рәт башында өч күзле чылбыр, бер күз аша чалулы өч багана, икенче күзне сикертеп үтәбез... Калган өч рәтне зәңгәр җеп белән бәйләп, бәйләмне төгәллибез.
Киңәш:
Йоннан бәйләнгән әйберләрне 30-35 градус җылылыктагы суда махсус порошок белән юалар. Артыгын ышкы-маска, сыкмаска тырышырга кирәк. Чайкаганда да шул ук җылылыктагы суда чайкыйлар, югыйсә кием утыра.
Нык керләнгән әйберне башта сабынлы суга салып, 3-4 сәгать тоталар. Әмма төрле төстәге җептән бәйләнгән киемнәрне суга озак салып тотсаң, төсе йогарга мөмкин, шуңа күрә сак булыгыз. Бәйләнгән свитерлар да суда озак тотканда җәелә.
Әгәр юганда әйбер киезләнсә, аны 10 л суга 3 аш кашыгы нашатырь спирты, 1 аш кашыгы скипидар һәм 2 аш кашыгы аракы кушылган эремәдә тоталар.
Йон әйберләрне юу өчен яңгыр яки кар суы әйбәт. Яңгыр суы булмаса, суны нашатырь спирты салып йомшарталар. 10 л суга 5 аш кашыгы нашатырь салына. Нашатырь спирты йонның сыгылучанлыгын, ялтыравыгын кайтара.
Йон киемнәрне көя күбәләгеннән саклау өчен шактый тырышырга кирәк. Көя күбәләге зәһәр исләрне яратмый. Сабын, әрем, яңа газета, лаванда, борыч, эрбет, сары мәтрүшкә, канәфер исләренә якын да килми ул.
Киемдә көя күбәләге кортын күрсәгез, аны беразга салкынга чыгарып элү дә җитә. Кояш нурлары да бик тиз юк итә аларны. Киемгә ияләнгән көя күбәләгеннән котылу өчен, шкафка ике көнгә «Антимоль» ише төймәләр куеп торалар. Бу вакытта шкаф ишеген ачмый торырга кирәк.
Шәл бәйләүче апалар йон киемнәрне оннан, шикәр комыннан бушаган капчыкларда сакларга киңәш итә, аларга да көя күбәләге керми икән.
Кирәк:
(37 нче үлчәмле «читек» өчен)* шул үлчәмдәге киез аслыклар (базарда сатыла);
* дермантин яки ясалма күн (тукыма кибетләрендә бар);
* 100–150 г ак төсле йон җеп (100 м = 100 г);
* 100 г зәңгәр төсле (100 м = 100 г);
* 4–5 нче номерлы ыргак;
* кара төсле бик нык тегү җебе;
* камыт энәсе.
Эш барышы:
Киез аслыкны дермантин өстенә салып, эзен төшерәбез һәм кайчы белән шул эздән кисәбез. Камыт энәсенә кара җеп саплап, дермантин белән киезне элмәк җөе белән тоташтырабыз. Дермантинның шома ягы аста булсын. Безнең җөй 76 элмәкле булып чыкты.Ак йон җебен ыргак белән шушы элмәк аша тартып алып, чалусыз багана (столбик без накида) белән бәйләп чыгабыз. Бәйләмне арткы яктан уртадан башларга кирәк. Дүрт рәт бәйләгәннән соң, җепне өзеп, очын яшерәбез.
«Читек»нең йөзен бәйлибез
Алгы якның кыл уртасыннан дүрт күзне чалусыз багана белән бәйлибез, бишенче күзне сикертеп кенә үтеп, алтынчы күзне тоташтыручы элмәк белән бәйләп алабыз. Бәйләмне борып тотып, кирегә бәйләп китәбез. Бишенче күзне бу юлы да сикертеп үтеп, алтынчысын тоташтыручы элмәк белән бәйлибез.Өченче һәм дүртенче рәтләрне бәйләгәндә, бишенче күзне исә чалусыз багана, алтынчысын тоташтыручы элмәк белән бәйлибез. Алдагы рәттә алты күзне бәйлибез, җиденчесен тоташтыручы элмәк белән бәйләп алабыз, шул рәвешле һәр рәтне чыкканда берәр күзгә арттыра барабыз. Барлыгы егерме рәт бәйлибез.
Егерменче рәтне чыккач, бәйләп килгән уңайга тубык кырыйлап бәйләп китәбез. Йөзлеккә килеп җиткәч, андагы беренче күзне тоташтыручы элмәк белән бәйләп, икенче күзне чалусыз багана белән бәйлибез. Бәйләмне борып тотып, кирегә таба бәйләп китәбез. Йөзлеккә килеп җиткәч, янә беренче күзне тоташтыручы элмәк, икенчесен чалусыз багана белән бәйлибез. Шул рәвешле дүрт рәт бәйләнә.
Куныч. Ул бизәк белән бәйләнә. Рәт башында 3 күзле чылбыр үреп (күтәрү баганасы), беренче күз аша чалулы өч багана бәйлибез. Икенче күзне сикертеп үтеп, ыргакны өченче күзгә кертәбез һәм янә чалулы өч багана бәйлибез. Шулай, рәт беткәнче бәйләнә. Рәтне тоташтырабыз һәм өч күзле чылбыр үреп, беренчесе кебек үк, икенче рәтне бәйлибез. Бу юлы чалулы баганалар сикертеп киткән күзләр өстенә бәйләнә.
Өченче һәм дүртенче рәтне зәңгәр җеп белән бәйлибез. Ак җепне өзеп торабыз. Бишенче-алтынчы рәтләр ак җеп белән бәйләнә. Бизәге шул ук: рәт башында өч күзле чылбыр, бер күз аша чалулы өч багана, икенче күзне сикертеп үтәбез... Калган өч рәтне зәңгәр җеп белән бәйләп, бәйләмне төгәллибез.
Киңәш:
Йоннан бәйләнгән әйберләрне 30-35 градус җылылыктагы суда махсус порошок белән юалар. Артыгын ышкы-маска, сыкмаска тырышырга кирәк. Чайкаганда да шул ук җылылыктагы суда чайкыйлар, югыйсә кием утыра.
Нык керләнгән әйберне башта сабынлы суга салып, 3-4 сәгать тоталар. Әмма төрле төстәге җептән бәйләнгән киемнәрне суга озак салып тотсаң, төсе йогарга мөмкин, шуңа күрә сак булыгыз. Бәйләнгән свитерлар да суда озак тотканда җәелә.
Әгәр юганда әйбер киезләнсә, аны 10 л суга 3 аш кашыгы нашатырь спирты, 1 аш кашыгы скипидар һәм 2 аш кашыгы аракы кушылган эремәдә тоталар.
Йон әйберләрне юу өчен яңгыр яки кар суы әйбәт. Яңгыр суы булмаса, суны нашатырь спирты салып йомшарталар. 10 л суга 5 аш кашыгы нашатырь салына. Нашатырь спирты йонның сыгылучанлыгын, ялтыравыгын кайтара.
Йон киемнәрне көя күбәләгеннән саклау өчен шактый тырышырга кирәк. Көя күбәләге зәһәр исләрне яратмый. Сабын, әрем, яңа газета, лаванда, борыч, эрбет, сары мәтрүшкә, канәфер исләренә якын да килми ул.
Киемдә көя күбәләге кортын күрсәгез, аны беразга салкынга чыгарып элү дә җитә. Кояш нурлары да бик тиз юк итә аларны. Киемгә ияләнгән көя күбәләгеннән котылу өчен, шкафка ике көнгә «Антимоль» ише төймәләр куеп торалар. Бу вакытта шкаф ишеген ачмый торырга кирәк.
Шәл бәйләүче апалар йон киемнәрне оннан, шикәр комыннан бушаган капчыкларда сакларга киңәш итә, аларга да көя күбәләге керми икән.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
Шоу – бар, сәнгать – юк ! Фердинанд СӘЛАХОВның тормыш кагыйдәләре
Соңгы комментарийлар
-
21 сентябрь 2023 - 14:58Без имениЭмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.Әни безне аңламый. Нишләргә?
-
21 сентябрь 2023 - 14:50Без имениУкучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:07Без имениӘлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батыпНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
21 сентябрь 2023 - 13:19Без имениДөресен әйткәндә ин зур гаеп узегездә... ничек бар шулай сөйләшергә иде ике як балалар бн, бар нәрсәне уртага салып.. я никах зурдан булып, загста гына язылышасызмы дип, я киресенчә, яки инде никах бн туй икесе беркөндә дип... куп якта хәзерге заманда ике як әти-әни никахны да, туйны да 50/50 уткәрә.. элек никахны кызнын әти-әнисе, ә туйны егетнеке кутәргән, шулай итеп ул әти-әнинен сонгы буләге яшьлэргэ булган, чонки аннан сон яшь гаилэ узлэре жавап бирэ финанс ягы очен, эти-эни бутэн акча биреп бармый. Э хэзер куп ата-ана гомер буе финанс ягыннан поддержать итэ инде... Сезгэ кинэшем шул, ничек бар шулай сойлэшегез, яшермичэ. Чыгу юлы кинэшлэшеп эшлэгэндэ генэ барлыкка килэНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
19 сентябрь 2023 - 15:39Без имениАлайса туйны узегез оештырыгыз диегез, кредитлар алып туй уткэру кирэк эйбер дип санамыйм.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.