Хикәя
Хикәя
Назыйм телефон шалтыраган тавышка уянып китте. Улы Фәрит икән.
– Әти!.. Булат машина астына эләккән. Хәле бик авыр. Кил тизрәк...
Назыйм эсселе-суыклы булып китте. Тагын бәхетсезлек! Булатны күңелсезлекләр туганнан бирле сагалап килә бугай. Йә Раббым, кайчан тәмамланыр бу?! 5 яшьлек сабыйның синең каршыңда ни гаебе бар? Ирнең йөрәге чәнчеп куйды. Бәлки, нәкъ менә Назыймның гөнаһлары эзәрлеклидер оныгын? Күпме генә үкенсә дә, яшьлегенә кире кайтып, кылган ялгышларын төзәтә алмый шул Назыйм.
...Ул хәлләргә егерме елдан артык вакыт үтте инде. Тик күпме генә теләсә дә, күңеленнән алып ташлый алмый ул көнне Назыйм. Сабантуйга дип әниләренә кунакка кайтканнар иде. Район үзәгендә узган бәйрәмдә балачак дусларын очратып, хатыны белән улыннан читкәрәк китеп, дуслары белән күрешүне билгеләп үтәргә булды. Машинада килгән булса да, тамак чылатуга каршы килмәде. «Шәһәрдә генә ул чат саен тикшереп торалар. Авылга нибарысы унбиш чакрым гына кайтасы. Бер рюмка кабып куйганнан берни дә булмас әле», – дип уйлады. Тик бер рюмка белән генә чикләнмәделәр. Сөйләшә-сөйләшә өчесенә бер яртыны бушатканнарын сизми дә калдылар.
– Әйдәгез, балыкка барабыз! – диде шулчак дусларының берсе. – Бу ыгы-зыгылы бәйрәмнәрне бер дә яратмыйм. Хатын-кыз йөрсен әнә концерт карап. Туйганчы бер сөйләшеп утырырбыз, ичмасам. Берәү дә комачауламас.
Башкалар да аның белән ризалашты. Өчесенә бары тик бер генә кармак булуы ачыкланды.
– Безнең өйдә кармаклар бар бугай, – дип исенә төшерде шулчак Назыйм. – Әти балыкка еш йөри. Хәзер тиз генә алып киләм.
Хатынын, баласын, Сабан туен тәмам онытып, Назыйм бер кирәкмәгән кармакка дип кайтып китте. Дуслары, аны көткән арада, балыкка – җим, үзләренә эчемлек-кабымлыклар алырга булдылар. Музыканы бар көченә акыртып, Назыйм газ педаленә басты. Бәхетенә, ЮХИДИ хезмәткәрләре чыннан да очрамады. Кайсыдыр авыл арасында юлда әллә каян гына велосипедына атланган бәләкәй малай килеп чыкты. Бар көченә тормозга басса да, Назыйм өлгермичә калды. Әллә каушаудан, әллә куркуыннан юл уртасында кинәт туктап калган малай, машинага бәрелеп, юл читенә очты. Ир, машинасын туктатып, малай янына атылды. Бәләкәч кан эчендә ята, бернинди тормыш билгеләре дә сизелми иде. «Нишләдем мин?! Кеше үтергән өчен гомерем буе төрмәдә чериячәкмен! Җитмәсә, исерек килеш!» – Ир, куллары белән башын кысып, бер мәл нишләргә белмичә аптырап калды. Тукта! Аны берәү дә күрмәде ич... Әллә...
Озак уйлап торырга вакыт юк иде. Машинадагы кан тапларын сөртеп алды да, малайның гәүдәсен юл читенә куеп, Назыйм фаҗига булган урыннан качты. Дусларына: «Ашыгыч эш килеп чыкты, китәргә кирәк», – дип ялганлады. Машинасын гаражга алып кайтып бикләде дә: «Ватылды, мин такси чакырттым, бүген кич мөһим киңәшмә була», – дип, гаиләсен алып, шул ук кичне шәһәргә китте. Бу һәлакәт турында артык сөйләүче булмады. Назыйм үзе дә беркайчан беркемнән сорашмады. Күпмедер вакыттан соң машинасын авылдан алып килеп, тиз арада сатып җибәрде дә бу куркыныч вакыйганы онытырга тырышты.
Бер елдан аларның кызлары туды. Гаилә мәшәкатьләре, тормыш ыгы-зыгысы белән бу бәхетсез очрак онытылды. Тормыштан үзенә кирәген һәрвакыт каерып алган, үз бәхетен башкаларныкыннан өстен күргән эшмәкәр ирне вөҗдан газабы артык бимазаламады.
* * *
Бу вакыйганы бөтенләй онытып, ничә еллар үткәннән соң хәтер сандыгында казынмаган да булыр иде Назыйм. Тик шактый еллар үтеп, инде бабай булганнан соң бу хәлне еш искә алырга, үзенең кылган җинаяте өчен газап утларында янарга туры килде. Оныгы Булат туып, ике ай үтүгә, гаиләдә аздан гына фаҗига булмый калды. Ничә еллар буе эленеп торган люстра сабыйның караватына килеп төште. Бәхеткә, киленнәре ерак китмәгән булган, караватны читкәрәк төртергә өлгергән. Люстраның бер чите Булатның кулын гына җәрәхәтләгән. Табиблар: «Балага зыян килмәгән», – дисә дә, бу хәл гаиләнең тынычлыгын алды.
Шул төнне Назыйм төш күрде. Имеш, кып-кызылдан киенгән малай аңа таба шуыша. Иреннәре: «Абый, коткар», – дип пышылдый. Ир аңа таба якынлаша. Кызыл кием дигәне малайның тәненнән саркып чыккан кан икән. Назыйм аны күтәреп алырга тели, тик малай эрегәндәй юкка чыга... Шул урында Назыйм уянып китте... Ирнең башында: «Бу люстра тиккә төшмәгән бит инде! Сәпитле сабый каргышы бу», – дигән куркыныч уй йөгереп узды. «Юк, юк, – дип, үз-үзен тынычландырырга ашыкты ул. – Бу бары тик куркыныч төш кенә. Ул хәлләр инде күптән онытылган». Аннан соң... Гаепле булса да, Назыйм малайны юри таптамады бит. Бу бары тик очраклы хәл. Ир үзе дә шул күңелсез очракның корбаны...
Ике елдан соң Булат белән янә хәвефле хәл булды. Әнисе кер элеп йөргән арада, малай яңа гына кайнап чыккан чәйнекне үзенең өстенә аударды. Бу юлы инде курку белән генә чикләнмәде, баланың куллары, корсак тиресе шактый нык пешкән иде. Ике ай дәваланганнан соң янәдән элеккечә уйнап йөрсә дә, сабыйның тәнендәге эзләр гомерлеккә калды. Инде менә хәзер...
Хастаханәдә Назыймны елаудан шешенеп беткән килене һәм үзен тыныч тотарга тырышса да, нишләргә белмәүдән гаҗизләнгән улы Фәрит каршылады. Оныкның хәле авыр иде, табиблар төгәл берни дә әйтмәде. Назыйм алар янында утырып торды да, кисәк торып китеп, авылга кайтырга булды.
Алдан хәбәр итмичә генә кайтып төшкән улын күреп, әнисе сөенечтән елап та алды. Булат турында сөйләп, анасын борчымаска булды, хәл-әхвәлләр сөйләшеп утырдылар. Назыйм ипләп кенә авылдашларын сорашты, яңалыклар белеште. Аннары җайлап кына сораштыра башлады:
– Әнкәй, бер елны Сабан туе көнендә сәпитле кечкенә малайны машина белән бәрдереп үтергәннәр, дип сөйләделәр. Бер танышым шуның гаиләсен эзли. Син белмисеңме аларны?
– Күптән булган хәлләрнең кемгә кирәге чыкты әле? Бер ләгънәт төшкересе бәрдереп качкан, дип сөйләделәр шул. Тик ул малай үлмәде, улым. Күрше авыл Сабираның оныгы ул. Кызы белән кияве юл һәлакәтенә очрап үлгәннән соң берьялгызы карап үстерде шуны. Кем эзли соң, улым? Аларның якын туган-тумачалары юк дип беләм. Сабира дип сорасалар, әйтерләр.
* * *
Исән! Малай исән калган! Их, юләр... Шул вакытта ук әнисеннән читләтеп сораган булса, болай гомер буе вөҗдан газабы кичереп яшәмәс иде...
Сабира әбинең өен Назыйм тиз эзләп тапты. Кечкенә генә иске йортта яшәп яталар икән. Ишегалдында кош-кортка җим сибеп йөргән карчык, үзенең исемен ишеткәч, кем икәнлеген танырга азаплангандай, бермәл иргә карап торды. Аннары өйгә чакырды, тиз генә чәй табыны хәстәрләп алды. Өстәл артында Назыйм шактый еллар элек Сабан туе көнендә килеп чыккан хәлләрнең барысын да карчыкка түкми-чәчми сөйләп бирде.
– Сабира апа, мин синең алда да, оныгың Муса каршында да бик гаепле, – диде ул, карчыкның сүзсез уйга калуын күреп. – Тик, зинһар өчен дип әйтәм, кичерә күрегез! Мине дә аңларга тырышыгыз. Ул вакытта тормышым башланып кына килә иде бит. Улым беренче классны тәмамлаган иде. Мин бит сәпитле малайны үлгән дип уйладым. Исән икәнен белсәм, ташлап качмас идем... Их...
– Бу дөньяда һәркем үзен кайгырта шул, энем. Тормыш артыннан куып, тимер арбаларыгызга утырасыз да нишләгәнегезне дә белмичә ашкынасыз. Ул вакытта табиблар: «Тагын ярты сәгатькә соңласагыз, Мусаның гомерен саклап кала алмаган булыр идек», – диделәр. Бәхеткә, шәһәрдән кайтучы автобус шоферы күреп алган да бәбкәчемне бүлнискә илтеп тапшырган.
– Гафу ит мине, Сабира апа! – Ир куллары белән йөзен каплады. – Гомерем буе үкенеп яшәдем, шул көнне уйлап, яшәвем яшәү булмады! Их, кирегә кайтып, хаталарны төзәтеп булса икән ул...
– Мин сиңа ачу сакламыйм, энем, хәзер сүрелдем инде. Куркыныч көннәр бик еракта, артта калды бит. Реанимациядә Мусаның аяк очларында саклап утырганда, оныгымны бу хәлгә төшергән кешегә йөрәгем әрнеде. Тик мин сине каргамадым. Бик озак дәваланырга туры килсә дә, Аллага шөкер, Мусам тулысынча савыкты. Барлык гамәлләребез өчен барыбызга да Аллаһы каршында җавап бирәсе. Телисең икән, Мусаның үзен көтеп тор. Бәлки, аның белән сөйләшү күңел тынычлыгы китерер. Эштә иде, хәзер кайтып җитәр.
Дөрестән дә, тиздән Муса үзе дә күренде. Егет авылдагы хуҗалыкта такта яру цехында эшләп йөри икән. Гаилә корырга өлгермәгән әле, башта йорт-җирләрне, ихатаны ныгытырга дип үзенә сүз биргән. Йортка килгән кунакның кем икәнлеген белгәч, Мусаның йөзе кыйшаеп куйды, йодрыкларын төйнәде. Назыйм аңа да үзенең сүзләрен кабатлады, йөрәген тотып гафу үтенде. Ярдәмен тәкъдим итте. Муса аны тыныч кына тыңлап бетерергә тырышты һәм болай диде: «Мин сезгә үпкә сакламыйм, бернинди дә ярдәм кирәк түгел».
Назыйм өенә кайтып китте, күңеле тынычлана төшкән иде. Исән! Теге бәләкәй малай исән калган икән бит! Димәк, Назыйм кеше җаны кыймаган булып чыга. Куркакларча качкан, әмма үтермәгән!
Шул көннән башлап Назыйм әлеге авылга ешлады, килгән саен Сабира апаларга кереп чыга башлады. Авырлык белән булса да Сабира апа аңа карата йомшарды, ярдәмен дә кабул итәргә карышмады. Муса да инде аңа дошманга караган кебек карамый иде инде. Ә бер елдан авылда өр-яңа йорт калкып чыкты. Аны Сабира апа белән Муса өчен Назыйм тулысынча үзенең акчасына салдырып бирде. «Сабира апалар сиңа кемнәр була соң?» – дип сораучыларга Назыйм: «Мин Мусаның әтисен белә идем. Күп еллар элек ул мине үлемнән алып калган иде. Әйтеп куйган сүзем бар иде, шуңа Сабира апаларга хәзер булышам», – дип әйтә торган булып китте.
Оныгы да әкренләп тернәкләнеп, аякка басты, җәрәхәтләре төзәлде. Назыйм тәмам тынычланып, дөньясы түгәрәкләнеп яши башлаган шикелле иде дә бит... Әмма гөнаһлар өчен өйләр салып, машиналар алып кына түләп котылып булса икән ул! Назыймны җәзасы барыбер куып тотты. Ял көннәренең берсендә оныгын җитәкләп ял паркына дип чыгып киткәннәр иде. Юл аша чыгып барганда, борылыштан кинәт кенә бер машина ыжгырып килеп чыкты. Тизлеген бөтенләй киметмичә, нәкъ боларның өстенә барып кергәндә, Назыйм оныгын читкә этеп җибәрергә чак өлгереп калды. Ә үзен машина бер чите белән бәреп китте. Бер як бот сөяге каты яраланган иде. Назыйм сырхауханәдә озак ятты, соңрак та аягы төзәлмичә борчуын дәвам итте. Ахырда аягын бөтенләй кисеп алдылар. Шулай итеп, Назыйм үзенең җинаяте өчен гомеренең соңгы көннәренә кадәр үкенеп, интегеп яшәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк