Логотип
Проза

Тәүбә

Барысы да шома гына бармый шул бу тормышта. Нәкыя апаның дингә тартылуына каршы торган киртәләр дә бар иде...

Нәкыя апа дини гаиләдә туып-үсте. Дәү әнисе Шәмсениса карчык биш вакыт намазын калдырмады, нинди хәлдә дә уразасын тотты. Нәкыянең әти-әнисе таңнан караңгы төшкәнче колхоз эшеннән кайтып кермәде, ике абыйсы озын көннәр буена урамда трай типте. Төпчек кыз бала гел әбисенә тагылып йөрде, аның сөйләгәннәрен, киңәшләрен, васыятьләрен күңеленә сеңдерде. Шәмсениса карчык әкрен генә тавыш белән гел мөнәҗәтләр көйләр иде:

Бу дөньядалардин китә адәм –
Малы бирми аңа ярдәм.
Исеңдә тот Мине, адәм,
Тәүбә итеп кәлбең саф кыл...

Бихисап күп белә иде аларны карчык. Кайберләре әлегә кадәр саклана Нәкыя апа хәтерендә.

Өйләре зур түгел иде аларның. Ике караватның берсендә әтисе белән әнисе йоклады, икенчесендә Нәкыя дәү әнисенең юка гына гәүдәсенә сыенып онытылды. Малайлар, иске бишмәтләрне асларына түшәп, ике арадагы идәндә тәгәрәшеп йоклыйлар иде. Гадәттә, иртә ята иде алар. Арыган әти-әнисе башлары мендәргә тиюгә борын сызгырта башлый, ә дәү әнисе Нәкыягә кат-кат кабатлап догалар өйрәтә, Пәйгамбәрләр тарихын сөйли. Балачакта сеңгән китап сүзләре мәңгелек була икән. Фанилыктан күчкәнче оныгына күп нәрсәләр өйрәтеп калдырды дәү әнисе.

Үзенең әти-әнисе артык дин йолаларын тота алмады анысы. Заманасы икенче иде. Шулай да ике гаетне, түрәләрдән качып-посып булса да, шартына китереп каршыладылар. Уразада авыз ачтырырга берничә карчыкны чакырып кунак иттеләр, бәйрәмдә таба исе чыгардылар, корбанга сарык суйдылар. Шуннан артыгына мәгълүматлары да булмады. Әмма әнисе бисмилласыз эш башламады, аш салмады. Шуңа да аның сыен авыз итүчеләр: «Бигрәк тәмле була синең ашларың, Зәкия», – дип, ашап туя алмыйлар иде.Чәчен-башын каплап йөрде, ир сүзен ир итте.

Нәкыя үзе дә тора-бара читләште әбисе өйрәткәннәреннән, дөнья мәшәкатьләренә күмелде, балалар бакты, контор эшенә күп вакыты китте. Әмма дәү әнисенең үгет-нәсыйхәтләрен төгәл үтәде. Кешенекенә кызыкмады, булганына шөкер итте, гадел булды, урлашмады, кеше данын сатмады. Ике кызын да шулай тәрбияләде. Башкаларга үрнәк булып , инсафлы балалар булып үсте кызлары, әти-әни йөзенә кызыллык китермәделәр. Иркен тормышта яшәде алар. Ире Усман гомер буе алдынгы тракторчы булды, Октябрьнең җитмеш еллыгына хәтта Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләделәр ирен. Нәкыя үзе дә гомер буе хисапчы йөген тартты, бар саннары төгәл булды. Әмма барыбер нидер җитми иде тормышында. Нәрсәдер үзен читләп үтә төсле тоя иде хатын.

Ирек килеп, дин рөхсәт ителгәч, яңа мәчетләр ачыла башлады, укымышлы кешеләр саны артты, һәр почмакта дини китаплар сатылды. Нәкыя комсызланып шул китапларга мөкиббән китте, белем үзләштерергә алынды. Боларның күбесе таныш ич аңа, бу турыда ничә тапкырлар дәү әнисе сөйләде аңарга, әбисенә ияреп бу сүрәнең изге сүзләрен кайчандыр күңеленә бикләгән иде бит ул!

Пенсиягә чыгуга аның өчен яңа тормыш башланды. Авыл халкы да сусаган булган икән изге сүзләргә. Акча белән исәпләшмичә, өмәләр үткәреп бер дигән мәчет төзеп куйдылар. Мәчеттә атнаның ике көнендә укулар үткәрелә башлады. Ул көннәрне көтеп алды Нәкыя апа.

Барысы да шома гына бармый шул бу тормышта. Нәкыя апаның дингә тартылуына каршы торган киртәләр дә бар иде. Ире Усман тырыш адәм булды, хатынына да гел ярдәм итеп торды. Ул яктан сүз тидерерлек түгел. Хатынының тормышын җиңеләйтү өчен теге вакытларда электр белән эшләгән йон эрләгеч ясап куйды, шундый ук электр әйләндергән кычыткан ваклагыч көйләде. Йорттагы эшкә катнаштырмады хатынын, барысын үзе эшләде. Алайса бит кайсы ирләр ике кадак кагар булса да хатынын ияртеп йөри. Ул яктан бәхете булды Нәкыянең. Ләкин бер ягы яхшылыкларын каплап китә иде ирнең. Соңгы вакытларда салгаларга күнегеп киткән иде ул. Пенсия ала башлагач, бөтенләй иреккә чыкты. Эш юк, вакыт күп, акча китереп бирәләр, әйдәме – әйдә! Ирен бу гадәтеннән ничек кенә арындырырга тырышса да Нәкыя апа, бер үзгәреш тә булмады. Анысы бер хәл, хатынының дингә тартылуы да җен ачуларын чыгарды ирнең.

– Шул әкияткә ышанасыңмы? Кайда ул Ходай дигәнең? Күктәме, җирдәме, ниндирәк кыяфәттә? Башыңны юк белән тутырма. Нәрсәгә укыттылар сине мәктәптә белемле кешеләр? Үләсең дә бетәсең и вчу, череп бетә җәсәдең. Ну беркатлы адәм... – дип, адым саен киртә корды хатынына. Аның көферлегенә йөрәге әрнеде, әлбәттә, Нәкыя апаның. Бергә гомер иткән яртың туры җәһәннәмгә атлыгып торсын әле! Икәү бергә утырганда йомшак кына итеп якынына хак сүзләрне җиткерергә тырышып карады.

– Башны катырма әле юк белән. Үз башын миңгерәткәне җитмәгән, мине исәңгерәтмәкче. Вакытында туктамасаң, шул китапларыңны җыеп утка ягам, бел дә тор, – дип янады йөрәге тутыккан ир.

Нәкыя инде утка салсалар да Аллаһ сүзеннән аералачагы юк иде. Тырышып-тырмашып намаз сүрәләрен ятлады ул. Әкренләп намазга басты. Күңеле шатлык белән тулып, биш вакыт намазны да укый башлады Аллаһның рәхмәте белән. Менә шул чакта инде аның тормышы түгәрәкләнде, мәгънә белән тулды.

Ире Усман киресенчә азынуларның чигенә чыкты. Өстәл уртасына хәрам тулы шешәсен утыртып, Нәкыя белән дин турында әрепләште. Нәкыя, әдәп саклап, аңа бер сүз каршы әйтмәде. Усман аракы белән томаланган башы белән теленә ни туры килә шуны сөйләде, Тәңрегә тел тидерде.

Намаз укулары да авырлашты Нәкыягә. Үзенә бер кызык уйлап тапты аның ире. Нәкыя намазлыкта кыйблага юнәлеп сәҗдәгә китүе була – ире каршына килеп баса моның, әллә нинди оятсыз хәрәкәтләр ясый, шулай мәсхәрәли.

Мондый авырлыклар турында башкалардан яшереп кенә хәзрәткә дә киңәш итеп карады Нәкыя. Акыллы хәзрәт игътибар белән тыңлады хәсрәттә калган хатынны, соңыннан үз сүзен әйтте.
– Түзәргә кирәк, абыстай. Пәйгамбәребез нинди мыскыллауларга да түзгән. Аның мөбарәк йөзенә сугып тешләрен сындырганнар, өстенә юынтык сулар сипкәннәр, ташлар атканнар. Әмма ул бер Аллаһка ялварган, иманнан тайпылмаган. Аллаһ бөек, бер җаен бирер сезгә дә, иншаллаһ. Усман абый бит синең никахлы ирең, – дип, сабыр итәргә үгетләде.

Кайдан белгән, рас булган хәзрәтнең сүзләре. Эчкечелегенең замиры булыптыр, Усманы чирләп бөтенләй урын өстенә егылды. Үлем белән яшәү арасында көрәшеп ятты. Хәтта район больницасыннан өенә кайтардылар аны. Дәвалаган врачы турысын әйтте якыннарына:
– Өмет юк. Берәр могҗиза була калса инде...

Усман,әлбәттә, үзе дә чамалады чиккә җиткәнен. Хатынын чакырып алып болай диде:
– Рәнҗеткән чакларым күп булгандыр, Нәкыя, булдыра алсаң, кичер мине. Һич кенә дә үләсе килми. Исән калсам, башкачарак яшәр идем. Хәзер соң инде...

– Бу тормыштан барыбыз да үтәрбез, Усманкаем. Барасы җирләрең бигрәк куркыныч бит. Тәүбәгә килми үлеп китәрсең микәнни инде? – дип үкседе Нәкыясе.

– Чынлап та көтәләр микәнни мине анда? – дип, уйга калгандай булды Усман. – Ә ничекләр тәүбәгә килим соң? Син өйрәт мине, Нәкыя...

– Иң башта иман кәлимәсен әйт. Аннан соң үз телеңдә «Ярлыка мине, Аллаһым, гөнаһларымны киметергә бераз гомер бир, зинһар», дип ялвар. Кем белгән, Аллаһның рәхмәте киң...

– Лә иләһә иллә Аллаһ, Мөхәммәд рәсүлуллаһ... – дип, кат-кат кабатлады хатыны артыннан җан тиргә төшеп Усман. Аннан соң онытылып йоклап китте. «Әллә үләме?..» – дип хафага калды ирен саклап утырган хатын. Үлмәде Усман, ничә көннәргә беренче тапкыр сәгатькә якын йоклап алды. Күзләрен ачкач:

– Бик матур төш күрдем. Печән вакытында яшел хәтфә үләндә утырып торам, имеш. Көч-дәрт бөркелеп тора, дим. Ул тирә-яктагы хозурлык... Син берәр чынаяк чәй бир миңа, хатын. Аннан соң теге сүзләрне кабатлат әле миңа, әллә шуларның сере булды... Күңелемә сеңдереп кабатлыйм әле ул кәлимәләрне...

Ышанмаган кеше ышанмас, әмма тернәкләнеп аягына басты Усман. Аракы шешәләрен өеннән чыгарып атты, мәчеткә тартылды. Мин тәрәзә аша аларның ашка барганнарын күреп калгалыйм. Ак күлмәк, түбәтәй кигән Усман абый алдан төшә, шау чәчәкле күлмәктән Нәкыя апа аның артыннан теркелди. Менә шуннан соң әйтегез миңа могҗиза юк дип...

Фото: Изображение от Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар