Логотип
Проза

Башсыз бала куагы. № 2.

башы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4671

-   Әбекәй, әбекәй! Табышмак әйтәм — тап. Кылдан нечкәдер аяклары, ефәктәй канатлары - ул нәрсә? Белмәдең, белмәдең! Күбәләк ич.
Берсен-берсе куыша-куыша качышлы уйнаган аллы-гөлле күбәләкләр артыннан кыз бала, гүя, талпынып оча.
- Бәбкәм, канатларын имгәтмә! Рәнҗетә күрмә!
- Бөҗәк кенә ич ул, — ди кыз киреләнеп.
- Алай димә, бәбчегем. Аларның да җаны бар. Кемнеке иңгәндер ул мәхлукларга - без белмибез. Саумы, дип сәлам бир.
Әбекәсе ап-ак чәчәк тәлгәшләре тезелешкән балан куагын сөя.
-   Сөбханалла! Күз тимәсен! Бигрәк сөендергәнсең, рәхмәт яугыры.
Чәчәк таҗларына нәни балага кагылгандай сак кына орына әбисе. Кыз күзләрен тутырып, гаҗәпләнеп, мөкиббән булып карап тора. Мондый матурлык, яктылык сирпеп торучы мондый аклык беркайда юк бит.
- Сине ишетми ич ул, әбекәй! Колагы юк ләбаса...
- Ник ишетмәсен, ишетә, бәбкәм. Күрәсеңме, яфраклары ничек лепердәшә. Рәхмәт әйтә ул. Куана, шөкер, син дә исән икәнсең, карчык, ди.
Бал кортлары, төклетуралар назга оеп утырган чәчәк таҗларына куна, гөж килеп бал җыя, чәчәктән чәчәккә кунып, әйтерсең, туй ясыйлар.
- Әрәмәкәй Исә-әнме! - дип аваз сала бала.
- Исә-әнме! Исә-ә-әнме! - дип җавап кайтара кайтаваз.

Балан кызарын пешкәч, көз көне әбисе белән кыз арыш капчыгы асып тугайга әле кабат килерләр. Уттай янып торган тәлгәшләрне сак кына өзеп, җайлап кына җыярлар. Куанып туялмаслар.
—     Очларына кадәр үрелмә! Җитте, калдыр! Сыгылдырма, очын сындырасың!
—     Сынса ни була? - Малай юри киреләнә.
—     Синең сыман башсыз балан куагы була аннан соң. Ярар, җитте. Калганнары кошлар өлеше. Язга кадәр озак бит әле.
—     Ә кошларга калдырмасак ни була?
—     Берни булмый. Икенче елга кошлар бу аланлыкны эзләп килми, бала чыгармый, корткыч бөҗәкләрне чүпләми. Агачны корт баса. Корыта.

Фәршад исә Зарифәнең үзеннән дә хыялыйрак иде бугай. Әтисеннән иртә аерылган ир балаларның күбесе кебек үз эченә бикләнде. Аның читләшүен, моңсулануын күреп Зарифе улын сөйләштерергә, үзеннән ерак этәрмәскә тырыша. Берзаман малайга ат җене кагылды, ат абзарына ияләште. Җәй буе печән, салам тарттыруда эшләде. Үшән генә атның ялларын сыйпап, зур, моңсу күзләренә карап утырырга ярата. Зарифә алы эзләп тинтерәп бетә. Әмма күргәч, малайны ачуланмый, йомшак кына сораштыра.
—     Улым, нигә югалып йөрисең син? Ник әйтеп китмәдең?
—     Югалмадым ич.
—     Ул ат белән нишлисең?
—     Ат... Без аның белән кичләрен сөйләшәбез.
—     Кичләрен? Ат белән?
—     Ие.
—     Ул да сөйләшә беләмени?
—     Белә. Ул тыңлый белә.

Улының утлы күмер төсле көйрәп торган күзләренә карагач, хатын әллә нишләп дертләп китә. Әтисен сагына улы, өзелепләр сагына. Тик нишлисең, кайтарып алып та, янына барып та булмый. Җир астыннан юллар юк. Әни кеше никадәр генә тырышмасын, ир балага әти тәрбиясен, ир кеше назын бирә алмый. Зарифе башыннан сыйпап сөя башласа, улы читкәрәк тайпыла, кыенсына. Нинди шук, шаян малайны да бер сүз: “Әтиеңә әйтермен!” киртәгә кертә, кырыс әти янында әнинең ягымлы җылы карашы тансык, кадерле була. Фәршад әнисенең көн-төн эштә изелгәнен, көндез медпунктта, төннәрен ындыр табагында, амбарда иң авыр эштә эшләп ватылганын, вакытыннан иртә картайганын, бер телем ипине өчкә бүлеп, иртәгәге көнне ничек тамак туйдыру, ягарлык утын юнәтү, өс-баш кайгысыннан арына алмыйча интеккәнен күреп-белеп тора. Кызгана ул аны, әмма ярдәм итә алмый. Кичләрен йолдызлы күк гөмбәзенә күзләрен текәп баскыч төбендә утыра.
-Ят, улым, иртәгә иртә торасы. Йокың туймый...
Йокы арасында изрәп ята-ята да улының әле һаман сөрәеп утыруына әрнеп урыныннан күтәрелә.
—     Бәбкәм! Ник ятмыйсың, ә? Ник борчыйсың мине?
—     Әни! Син йокла!
—     Нишләвең бу, бала?
—     Тартма ачып куйдым. Йолдызлар шунда коелыр. Ул йолдызларны сиңа тартмасы белән бүләк итәрмен!

Зарифә улынын башын күкрәгенә кыса.
—     Җүләркәем! Йолдыз белән мин нишлим?
—     Күкрәгеңә тагын йөрерсең. Бөтен кеше күрсен синең нинди нурлы, әйбәт икәнне. Үскәч мин сиңа бер эш тә эшләтмәм, яме. Бик матур шәл алып бирермен! Йолдызлар кебек җем-җем итеп торганны.
Хәтер учак кебек. Хатирәләрнең күбесе онытылган, беткән, ә актара башласаң, очкыннар төсле, күз алдында үткән көннәрнең шәүләсе уйный башлый.

Сәхрә... Серле, ырымлы җирләр, диләр бу якны. Акташ базларында, бәлки, кем белә, тау ияләре, гыйфрит балалары яшеренеп ятадыр. Зарар-зыян салганнары юк-югын, шулай да ялгыз юлчы шүрли бу тирәдән узганда. Зарифаләр балачактан йөреп ияләнгәч, әле колхоз оешканчы бу җирләр алар нәселе, бабакайлары җире булып саналганга, курыкмыйча, иркенләп йөриләр. Акташ базына күрше авыллардан да килгәлиләр. Тик алар тауның теге ягыннан, өскә таба күтәреләләр, анда баз кебек тирән-тирән уемнар бар. Кәйлә белән куптарып, көрәк, чүкеч белән чүки-чүки саргылт төстәге акташ казын чыгаралар. Мунча миченә, күмер арасына салып ике-өч сәгать кыздыргач, ут янып торган таш кып-кызыл төскә керә. Шуны кайнар сулы чиләккә саласың да... Куба кыямәт, китә чыж-пыж, күтәрелә пар! Түзеп кенә тор! Куе, каймак кебек ап-ак акташ чыгару менә шул була инде. Морҗа- мичләрне акшарлап куйгач, сокланып туялмыйсың. Хәер, соңгы елларны мичсез - пар белән җылытуга көйләнгән өйләргә кызыга башладылар. Нишлисең, авыл кешесе дә каладан калышырга теләми. Чүп-чардан котылмакчы. Тик авыл миченнән бөркелгән мамыклы җылыга җитәме соң инде?! Улы белән килененең шул таш капчыктагы бүлмә өчен низаглы булуларын да аңлап бетерми әле ул. Салырлар иде әле өен дә... Сабыр итәргә иде. Ничәнче кат кабатлый инде ул шушы сүзне — сабырлык, сабырлык, сабырлык! “Үшән атны чыбыркылагандай сине куа торалар, иелгән башыңны син һаман иясең. Күндәмлекнең дә чиге була бит!” — диде улы. Бәлки, хаклыдыр. Әмма тол хатын хәсрәтен кем гамь итә? Горурлык, мәгърурлык хакында да онытырга туры килә кайчакта “сабыйлар тамагын ничекләр туйдырыйм”, дип тыпырчынган ятимгә. “Ирлеләр Идел кичкәндә, ирсезләр карап калган” - шул бит инде. Йортның да кәттәсен төзи ирләр, машинасын да ала, гаражын да сала. Ә ялгыз хатын мине таптап кына китә күрмәсеннәр, дип, юл сабып кала. Фаягөлне генә күр - ничек масая, әйтерсең, йолкып-урлап җыйган мал, байлык үзеннән-үзе өстенлек вәгъдә итә. Аларның дошманлыгы шушы баланлыктан башланды түгелме? Нинди дошманлык ди инде, яратышмау. Әбисе үлгәч, Зарифә япа-ялгызы торып калды. Кайгысын таратырга сәхрәгә чыккан - баланлыкка барышы иде - Тимерхан машинасы куып җитте. “Утыр, кызый!”, “Утырмыйм! Мин ерак бармыйм бит!” “Утырмыйсыңмы?” Тимерхан ачык кабинасыннан сикереп тә төште, кызны күтәреп тә алды. Шулчак күзләре очрашты. Кыз тартылды, әмма Тимерханның аяз күк йөзе төсле зәп-зәңгәр күзләренә туп-туры карагач, кинәт тәненә ут йөгерде. Әллә нишләтте аны шул бер караш. Баланнар чәчкә аткан чак иде бу. Һавада бал исе, кошлар, бакалар сайрый, дөнья рәхәтлектән оеп, изрәп ята.

Оя-оя балан куакларын бал кортлары, күбәләкләр үз иткән, гөж дә гөж килеп әллә туй ясап ятулары! Ямь-яшел яфраклар яшел йөрәк кебек лепер-лепер килә, алар шундый саф-садә, чык та төшмәгән чиста әле, аларның гади, тылсымлы гүзәллегеннән чәчкә арасында яшел зөбәрҗәт сыман җемелдәшүеннән күзләр камаша. Чәчәк таҗлары вак-вак соргылт баланнар белән бизәлер, яфраклар каракучкылланыр, әлегә алар нарасый баладай саф - гөнаһсыз. Күңелләрдә мәхәббәт бөреләнгән гүзәл мизгел — кешене бөек, гаҗәеп зат итәсең син. Тугай, карт балан алар мәхәббәтенә шаһит. Тик кадерен белделәрме соң алар мәхәббәтнең? Ни үкенеч, өлгермәделәр. Гомер әле озын, сөешергә, яратышырга вакыт җитәр, эш калмасын дип чаптылар да чаптылар. Агулы ук булып гайбәт агулады алар мәхәббәтен. Тимерханның гыйшкы Фаягөлгә төшкән — очрашып йөри башлаганнар иде. Зарифәне күргәч, элекке вәгъдәләрен — барысын онытты “Минем яның алдында бер тамчы гаебем юк, — диде. - Белмәдем бит сине очратасы көн барын...”

Ләкин Фаягөл — авылда гел беренче булырга өйрәнгән Фаягөл, күрәсең, башкача уйлый иде. Зарифәне ничек каралтырга белмәде. Хәер, озак йөрмәде — Идрис исемле читтән килгән агроном егеткә кияүгә чыкты. Тик балалары гына булмады Әллә шул бозды, әллә бүтән сәбәбе булды — Идрис нык кына сала башлады Үзе булдыклы, эшкә череш, тапканын өйгә ташый, малга, байлыкка табына торган кеше. Фаягөл белән бик пар килгәннәр, икесе дә дөньяның күзендә, өстен булуны сөяләр. Абыйсының улы Фаил колхоз рәисе булгач, Фаягөлнең борыны күтәрелде. “Фаилмени рәис? Фаягөл ич!” - дия башладылар.

Хәер, кемнең кулында — шуның авызында. Заманасы шундый. Аны бер яки ике кеше генә үзгәртә алмый инде. Булганының бәрәкәтен бирсен дә, кара ипиеңне тыныч күңел белән ашарга насыйп итсен. Теле шул дөрес сүзләрне кабатлый, ә җанын нәфрәт уты ник көйдерә соң? Ничек котылырга шул авырлыктан? Ничек? Зарифә хәсрәтле, авыр уйларыннан котылырга теләгәндәй башын селкеп куя. Гомеренең шатлыклы мизгелләре дә булгандыр бит! Ник һаман ятимлеге, китек язмышы баса, изә соң аны? Әйе, сыңар канат белән ерак очып булмый шул. Хатын-кызны мәхәббәт яшәтә. Ул - мәхәббәт агачы. Мәхәббәтсез кыз-хатын сусыз гөл кебек кибегә, сула. Әйе, гөлчәчәкле, җимешле агач сыман яши бит ул: чәчкәгә бөреләнә — кыз чагы, җимеш бирә — ана булган вакыты, орлыклана — балалар үстереп, шуларны кеше иткән мәле. Ә бала — мәхәббәт җимеше. Шуңадыр бигрәк газиз, кадерле, якын була апага бала. Баланың баласы балдан да татлы була икән.

Фәршад - коеп куйган атасы. Дугаланып килгән кашлары дисеңме, к үк тәтәй чәчкәседәй күзләреме, атлап йөрешләре, сөйләшүе — һәммәсе шуныкы. Гел исенә төшереп торсын, Тимерханны оныттырмас өчен табигать юри шулай алдан кайгырткан диярсең. Тик холык-фигыле — әнкәсенеке! Йомшак, кыюсыз. Хыялыйлыгы, ихласлыгы тагын... Заманга яраша торган түгел шул, нихәл итәсең. Аның каравы эшкә карусыз, күндәм. Мәктәпне тәмамлауга шоферлыкка укып кайтты да элек әтисе йөрткән сөт машинасын ремонтлап шуңа утырды. Күк күкрәсә, чилекләп яңгыр яуса да - юлда Фәршад. Ә Зарифә күзләрен тәрәзәдән алмыйча, тыны, сулышы белән тартып алырлык булып көтә дә көтә. Кайчак төн урталары узганчы, таң атканчы. Машина иске, мең кат ямалган, мең тапкыр ремонтланган, тузган. “Ник ташламыйлар шуны, алсыннар ие яңасын, ник чиләнәсең?” — ди кайчакларда килене ярсып. Тимерханны көтеп саргайганы җитмәгән, инде ничә еллар Зарифә улын көтеп тилмерә. Боз яуса да, яшен уты күк йөзеп сызып үтсә дә аның йөрәге аша уза. Йөрәк — яшенүткәргеч белән бер, тик аерма шунда гына, яшенүткәргеч төзек булса бәла-казаны тоткарлый ала. Ә ана йөрәге үзе туза. Онытты микән улы барысын да! Оныта алырмын дип уйлыймы икән? Менә алар икәүләп балан җыялар. Изрәп, мәмрәп пешкән эре-эре тәлгәшләрне Фәршад әйләндерә-әйләндерә карый. Телен шартлатып:
— Нигә Фаилне дә алып килмәдек инде, йә? — дип куя үзалдына.
— Әллә күңелсезме, улым?
— Юу-ук. Бу рәхәтлекне аңа да күрсәтергә ие. Шулкадәр матур бит бу алан! Ничек рәхәт монда. Малайларны да алып киләм, яме!
— Балан белән сыйларсың, улым. Үзем бәлешен пешерермен.
— Юу-ук, әни, син аңламыйсың! Мондагы хозурлыкны, матурлыкны үзем генә күргәч, әллә ничек шунда. Артык бу миңа. Аңлыйсыңмы? Бик тәмле әйбер пешерсәң, аны кү-үп итеп ашасаң, шундый кыен була. Әгәр дусларын белән бүлешеп ашасаң - таман гына.
— Башсыз балан куагы син, улым.
— Башым юкмени?
— Башың бар. Акылың бар... Бөтен авыл йөри башласа, сындырып, ботарлап бетерәләр бит аны. Әнә, Көлчатына җитәрәк нинди сыза - әрәмәлек иде. Ул шомырт, чикләвек, миләш, балан! Калмады бит берсе дә. Күзгә кырып салыйм дисәң, бер уч чикләвек җыярмын димә. Кадерен белми бит адәм баласы табигать байлыгының. Таптый, изә, кыра.

дәвамы: http://www.syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=4673

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар