Мин килен булып килгәндә, кайнанам олы яшьтә иде инде. Әмма бик якынаеп, бер-беребезгә күңелләрне ачканда, ул миңа берсендә сөйгән яры – булачак ире белән Бөек Ватан сугышына кадәр һәм сугыш елларында җиде ел буе (!) хатлар язышуы турында сөйләгән иде. Кайнатамның аңа язган хатлары исән икәнлегеннән дә хәбәрдар идем. Һәм менә күптән түгел генә ирем аларны миңа тапшырды.
Фронтовик-язучы, шагыйрь Әдип Маликовның «Гомер мизгелләре» дигән китабын укып чыктым. Әлеге документаль әсәрдә автор җәмәгате – танылган шагыйрәбез Саҗидә Сөләймановага булган мәхәббәте, икесе арасында бер ел буена җылы хатлар йөрүе һәм әлеге хатлар туачак бәхетле гаиләнең нигезе булуы турында сөйли.
Бу әсәр кабат кайнатам белән кайнанам тарихын искә төшерде. Мин аларга килен булып килгәндә, кайнанам олы яшьтә иде инде. Әмма бик якынаеп, бер-беребезгә күңелләрне ачканда, ул миңа берсендә сөйгән яры – булачак ире белән Бөек Ватан сугышына кадәр һәм сугыш елларында җиде ел буе (!) хатлар язышуы турында сөйләгән иде. Кайнатамның аңа язган хатлары исән икәнлегеннән дә хәбәрдар идем. Һәм менә күптән түгел генә ирем аларны миңа тапшырды.
Бу язмам тыл ветераны, Россиянең мәгариф отличнигы Рәхилә Нәбиулла кызы һәм ике Кызыл Йолдыз ордены, күп кенә орден-медальләр белән бүләкләнгән сугыш ветераны, ветеран-укытучы Абдулла Шакир улы Буреевлар турында. Кайнатам вафатына инде утыз елдан артты, кайнанам ахирәткә күчкәнгә дә ун ел булды. Якты рухларына бер дога булсын.
Абдулла Шакир улы 1916 елның декабрендә Тәтеш өязе Олы Тархан авылында туа. Әтисенең Беренче Бөтендөнья сугышында һәлак булуы турындагы авыр хәбәрне ул дөньяга килгәнче үк алалар. Уналты яшьтә тол калган әнисенең Абдулланы үстерергә мөмкинлеге булмагандыр инде: ул башта аны балалар йортында калдыра, аннан әтиләренә кайтара. Бабасы йортында җылылыкның, назның бер генә мыскалын да тоймыйча, «артык кашык» булып яшәгән Абдулланы укырга да бары унбер яшендә генә бирәләр. Аңа уналты яшь тулганда инде әнисе дә вафат була. Ятим егетне Буа шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге мәктәбе сыендыра: мәктәп директоры Шәйхи Шәмсетдинов һәм укытучылар Абдуллага әти дә, әни дә булалар. Егерме бер яшендә генә мәктәпне тәмамлап, остазларының хәер-фатыйхасы белән мөгаллим булып китә: Буа районының Түбән Наратбаш авылында укыта башлый. 1939 елның август аенда Кызыл Армия сафларына алына, Саратовта танк училищесында укый. Армиягә китәр алдыннан үзе кебек үк ятимлекнең бөтен авырлыгын тоеп үскән Рәхилә исемле мөгаллимә кыз белән таныша...
Рәхилә Нәбиулла кызы 1920 елның ноябрь аенда Буа районының Черки Кильдураз авылында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Кайнанам үзе турында бик күп истәлекләр язып калдырган. Анда мондый юллар бар: «Безнең әни бик эшчән һәм уңган иде. Ул безне бервакытта да ач, ялангач йөртмәде. Көнен-төнен эшләде! Безнең биш тәрәзәле өебез, келәтебез, абзарыбыз, мунчабыз да, атыбыз, сыерыбыз, сарыкларыбыз да бар иде. Әни төннәр буе җеп эрләп утыра иде. Үләсе елны, Зәйнәп белән йөкле вакытта, 17 киләп җеп эрләде...» Рәхиләгә 10 яшь вакытта, алты баласын (төпчекләренә 2 ай була) калдырып, әниләре мәңгелеккә китеп бара. Гаиләдә һәр бала вакытыннан алда олыгая, олы кызлар бигрәк тә... «1934 елны 7 нче классны тәмамладым. Инде кая барыйм, ни эшлим дип торганда, олы җанлы, шәфкатьле укытучыларым Касыйм Ишмуратов һәм Гөлсем апа Курамшиналар өйгә килделәр, мине Буаның мәктәпкәчә тәрбия училищесына укырга озаттылар...» Аннан ул педагогика институтында татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча югары белем ала. Буа районы авылларында укыта.
Ятимлек ачысын тойган ике яшь йөрәк мөгаллимлек хезмәтендә очраша. Алар арасында туган йөрәк хисләре, вәгъдәләшүләр күп еллар буена ике арада йөриячәк хатларга күчә. 1939 елдан башлап 1946 елның азагына кадәр көн саен, атна саен язылган, дәһшәтле сугыш эченнән килгән өчпочмаклы йөзләрчә хатларга, открыткаларга... Алар латин графикасында язылган, күбесенең инде каләм төсе уңа төшкән...
Хатларның һәммәсе дә «Сөеклем Рәхилә!» яки «Бәгърем Рәхилә!» дип башлана һәм гел бер җөмлә белән дәвам итә: «Хатымның башы белән йөрәгемнән чыккан ялкынлы кайнар сәламнәремне иртәнге таң җилләре аша җибәреп калам. Сәлам соңы буларак, үземнең исәнлегемне белдереп, синең дә исәнлегеңне белеп, сиңа яшьлек тормышыңда зур уңышларга ирешүеңне теләп калам...»
Әйе, һәр көне генә түгел, һәр сәгате, һәр минуты соңгысы булырга мөмкин дигән уй белән яшәгәндә, беренче эш итеп, әлбәттә, якын кешесенә исән-сау булуын белгерткән Абдулла. Үзенең җылы хисләрен иртәнге таң җилләре аша да юкка гына юлламагандыр. Таң җиле, салкынча булса да, кешене сафландыра, уяу итә, яшәргә өмет бирә, шул ук вакытта яшь йөрәкләр арасындагы хисләрне уята. Сугышның нәкъ уртасында булып – танкы белән ярып барып, үлем белән күп тапкырлар очрашып, яраланып, контузияләнеп, берничә тапкыр хәтта танк эчендә янып та исән-сау кала ул. Мөмкинлеге булган саен Рәхиләсенә хат юллый, аннан да гел язып торуын сорый. Сөйгәненнән килгән хатлар саклагандыр да әле аны!
«Йөрәкләрдән чыккан моңлы көйләр,
Кичке җилләр белән китәләр.
Өзелеп сагынып язган сәламнәрне
Таң җилләре сезгә илтәләр.
Чишмәләрдән аккан сулар кебек
Ага яшьлек тормыш күлендә.
Әгәр, иркәм, кабат күралмасам
Сакланырсың мәңге күңелдә.
Кабат-кабат әйтәм, артык сагынам,
Өзелеп сагынам бергә чакларны.
Шул вакытны искә алу өчен
Язам сезгә сәлам хатларны... Абдулла. 1941 елның 8 декабре».
Рәхилә Абдулласыннан килгән хатларны көтеп ала, түземсезләнеп укый. Күп кенә уй-фикерләрен йөрәк серләре сыйган көндәлегенә бушата: «Мин аның хатларында үземә карата булган якын дуслыкны сизәм. Менә бит ул ничек ачыктан-ачык язган:
Чит илләрдә күпме яшәсәм дә,
Күңелкәйләремә һәммә нәрсә ят.
Ерак җирләрдән гизеп кайтканчы, көтәрсеңме?
Бәгырькәем, шуннан чыгып әйт».
Сугыш башланганда Абдулла Сызраньда танк командирына укый. 1942 елның маенда алар дивизиясе Көньяк-Көнбатыш фронтка җибәрелә. Сталинград юнәлешендәге һөҗүмнәрне туктатырга тырышулар барып чыкмый. 1942 елның 17 июлендә Сталинград сугышының оборона чоры башлана.
«Яшүсмерләр, өлкән чырайлар
Ак яулыклар селкеп, озатып калалар.
Фашист этләреннән газап күргән авыллар
Берсе артыннан берсе артта калалар.
Сөеклем Рәхилә!
Мин синең җибәргән хатларыңны Мәскәүдә алгач ук, шунда ук җаваплар язып салган идем. Ә бу хатны юлда язарга туры килә. Чөнки кичә Мәскәүдән Украина якларына таба чыгып киттем. Ә менә бүген инде Кызыл Армия тарафыннан азат ителгән Совет районнары аша поездда барам. Бүген кичкә яки иртә белән инде мин фронтовой линиядә булырга тиеш. Поезд шундый кызу бара, хәтта карандашны тоту мөмкинчелеге дә юк. Шуның өчен дә бу хатымны шушы җирдә туктатып торам. Бары исән яшә.... Абдулла, 1942 елның 22 июне».
«...Мин синең 18/VI, 20/VI, 6/VII язган өч хатыңны менә бүген 15 июльдә бергә алып укыдым, тормышларыгыз белән таныштым. Моның өчен сиңа миллионлаган зур рәхмәтләр белдереп калам. Билгеле инде, бу өч хатыңа да җавапны менә шушы бер хатта урнаштырырга туры килә. Һәрберенә аерым-аерым хат язарга минем шартларда һич мөмкинлек юк. Сәбәбе минем һаман да передовой линиядә булуда.
Менә бүген 15 июльдә беркадәр тукталышка туктадык. Кайчандыр моннан өч ел элек груша һәм алма өзеп йөргән Воронеж урамының бер җирендә куе куаклык чыбыкларын үреп ясалган шалашта менә сиңа шушы хатны язып калам. Кем уйлар, моннан өч ел элек шәһәр урамында йөргәндә, көчле урам сугышларында янып сугышырмын дип. Кайчандыр тыныч аккан Дон елгаларында коенган булсаң, ә аңа хәзер бер минут та тыныч агарга мөмкинлек юк. Аңа бертуктаусыз бомба яңгыры явып тора. Әле кайчандыр тыныч вакытта бу куе кара урманнарда карт аучылар ерткыч җәнлекләр аулап йөргән булсалар, монда хәзер кеше аулап йөриләр. Шушы мәхшәрне туктатуны үземнең бурычым итеп саныйм.
Әгәр фронт хәле белән танышасың килсә 13 нче июль «Правда» (беренче бит) «Бои на подступах к Воронежу» дигән язманы укы. Анда безнең комиссар Гуляев күрсәтелгән. Чөнки монда бер кәгазь кисәгенә бөтенесен дә яза алмыйсың...
Абдулла, 1942 елның 15 июле».
Сталинград сугышында Абдулла ноябрь урталарында гына турыдан-туры катнаша. 1942 елның 19 ноябрендә Көньяк-Көнбатыш фронтның танк берләшмәләре һәм пехотасы һөҗүмгә ташлана. 20 ноябрьдә дошман оборонасы өзелә – гитлерчылар чигенә башлый.
Абдулла танк белән дошман танкларын яндырып батырларча алга бара. Ләкин 1942 елның 2 декабрендә Танцинская шәһәреннән ерак түгел җирдә аның танкына ут каба. Иптәшләрен үлемнән коткарганда, Абдулланың бөтен тәне яна, аяк-куллары йөрмәс дәрәҗәгә килә. Аны Сызраньга госпитальгә кайтаралар. Моңарчы мөмкинлеге булган саен сөйгәненә хат язып салырга тырышкан Абдулладан хәбәрләр килү туктый. Гарипләнгәнлеген белгертәсе, Рәхиләгә авыр йөк буласы килми аның. Тик тәне тазара башлауга, тагын кулына каләмен ала...
«Сөеклем Рәхилә! Мин синнән күптәннән бирле хат алганым юк иде. Чөнки моның мөмкинлеге дә булмады. Мин шушы көнгә кадәр фронтта (сугышта) идем.
Сугыш дигәнне үзең аңлыйсың инде. Артык хатлар белән шөгыльләнеп торып булмый. Минем хәлләргә килгәндә фронттан Сызраньга кайттым. Үзеңнең тормышлар ничек? Мәктәптә нинди яңалыклар бар?1943 елның 1 гыйнвары».
Рәхилә көндәлегеннән: «Бу хатында Абдул үзенең 2 декабрьдә яралы булуы турында яза. Ләкин «ничек?», «кайсы җире», «җиңелме ярасы?» – бу турыда бер генә сүз дә юк. Эх, бу кара малай, ни өчен генә минем күңелдә онытылмаслык булып урнашты икән...
Аның миннән хат алмавы турында борчылып язулары борчуга сала. Ул да мин көткән кебек өзелеп көтә бит. Госпитальдә бигрәк тә көтәдер инде. Җылы хисләр белән тулган хат – йөрәк шатлыгы ул. Йөрәге шат сугышчы үзенең көчен аны шатландыручыга багышлый. Ватан таләп иткәннәрнең барысын да үтәргә әзер була. 7 март 1943 ел».
«Соңгы көннәрдә аз гына күңел ачу кичәләре дә булгалады. 15 нче март көнне эвакуация юлы белән кайткан артистлар үзебезнең клубта русча концерт үткәрделәр. 19 нчы март көнне филармониядән концерт белән килгәннәр иде. Бусы татарлар. Концертлар бик ошады. Бигрәк тә бу җыр...
Ай югары, ай югары,
Айга менәсем килә.
Айга менеп, түбән карап
Сине күрәсем килә».
Җырны Абдулга да язарга уйладым әле. 20 март 1943 ел».
«Сөеклем Рәхилә! ...Менә бүген Мәскәүгә килеп төштем. Билгеле биредә дә артык озак тора алмыйм. Шуңа да адрес та җибәрә алмыйм. Хатларный язмый тор. Хәзергә тәмам. 1944 елның 12 мае».
«Алма була түгәрәк
Сары була күбәләк.
Исән булсак, шәт кайтырбыз
Алма кебек тәгәрәп.
Сөеклем Рәхилә! Минем тормышларга килгәндә, үзгәрешсез, фронтовой тормыш. Үзеңнең тормышлар ничек? Мәктәпләрдә хәлләр ничек? Рәхилә, синең истәлек итеп биргән бер генә рәсмең дә калмады. Моның бөтенесенә сәбәпче сугыш... Хат алу белән фотоңны хат белән бергә салсаң мин шат булыр идем.
Фронтовой кайнар сәлам белән Абдулла. 1944 елның 20 августы».
«Мин дә синең кебек басканым,
Басканым бар хәсрәт талына.
Балачагым үтте ятимлектә.
Егет чагым сине сагына.
Сөеклем Рәхилә! Син үзеңнең берничә хатыңда фоторәсемемне җибәрүемне сорагансың. Монда фронтовой тормыш, сугыш кыры. Биредә бит фотографияләр һәм фотографлар юк. Булса да, алар үзләренең төшергечләрен күтәреп йөри алмаслар иде. Әгәр янымда фоторәсемем булса яки төшәргә мөмкинлек булса, бердәнбер якын кешем булган сиңа җибәрмәс идеммени? 1944 елның 25 ноябре».
«Яңа ел һәм яңа бәхетләр белән! Менә бүген 1944 елның соңгы сәгате һәм минутлары калды... 1944 елның 31 декабре».
«...Бәгърем Рәхилә, мин синең 1945 елның 28 гыйнварында язылган хатыңны алып, аңа бер җавап язып салган идем. Менә бүген дә кыскарак кына булса да сиңа шушы хатны язып салырга уйладым. Әлбәттә, вакыт барында нигә файдаланмаска, син теләгәнчә булмаса да, менә бу ак кәгазь барлык мөмкинлекләрдән файдалансын. Бәгърем Рәхилә, минем тормышларга тукталганда, моннан алда язып үткәнемчә үк, үзгәрешсез. Фронтовой тормыш. Тимер атлар кулда. Атлар белән очып походларны үтәсең, авыр көрәшләрне кичәсең.... 1945 елның 19 феврале».
Сөеклем Рәхилә! Менә шулай итеп яз айларының беренче ае булган, җиңүләрне якынайткан, мартка аяк бастык... 1945 елның 3 марты».
«Сәлам ерак Германиядән!
Синең җырың җырлаганда
Өмет белән алга чаптык без.
Өмет алдамады, дошман чыдамады,
Җиңүләр белән кайттык без!
Сөеклем Рәхилә! Үземнең хәлләремне белдереп, синең дә хәлләреңне белеп, яшьлек тормышыңда зур уңышларга ирешүеңне теләп калам.
Менә бүген частька кайттым...1945 елның 9 июне».
Медальләрнең бирелү вакыты һәм шәһәрләрне азат итү өчен тапшырылган рәхмәт хатлары буенча (Харьков, Варшава, Дойч-Кроне, Альтдамм, Берлин һәм башкалар) гына карасаң да Абдулла Буреев бик зур юл үткән. Сугыш тәмамлангач та ул әле тиз генә кайта алмый, ел ярым Германиядә комендатурада хезмәт итә. 1947 елга кадәр гашыйк җаннарны бер-берсенә хатлар бәйләп тора...
1947 елның маенда ике яшь йөрәк, ниһаять, кавышалар. Көтеп алган уллары һәм кызлары дөньяга килә. Минем ирем – бу матур гаиләнең өченче баласы – кайнанам белән кайнатам егерме ел бергә гомер иткәч кенә туа.
Рәхилә һәм Абдулла Буреевлар Буа районының Яңа Чәчкаб авылында төпләнәләр, икесе дә мәктәптә укыталар. Кайнатам балаларга биология фәнен укыту белән бергә, яшелчә, җиләк-җимеш, авыл хуҗалыгы культураларын үстерүгә дә алына. Аның турында авылдашлары хәзер дә: «Абдулла абый авылыбыз халкын беренче булып җиләк-җимешле, яшелчәле итте, һәммә кешене аларны үстерергә өйрәтте», – дип, олы хөрмәт белән искә ала. Кемнәрне генә олы юлга чыгармый алар! Үзләренә хәерхаһлы остазлары кебек, алар да ятимнәргә аеруча игътибарлы булалар. Халкыбызның танылган шагыйре, ятимлек ачысын күргән Әхмәт Рәшит тә – кайнанам белән кайнатамның укучысы. Ул гомере буе аларның күрсәткән ярдәмнәрен, биргән җылылыкларын онытмады.
Кайнанам белән кайнанам бик бәхетле пар булып кырык ел бергә гомер итәләр. Сугыш яралары кайнатамны җитмеш яшендә мәңгелеккә алып китә. Кайнанам үзенең соңгы көннәренә кадәр: «Абдуллам белән яшәгән көннәрем өчен Ходайга рәхмәтлемен. Күргән авырлыклар, сынаулар күп булса да, Ходай безне кавыштырды, саф мәхәббәтебез бәхетле итте», – дип кабатлады.
Гөлназ ИСМӘГЫЙЛЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бик матур,фәһемле язма!Бер тында укып чыктым,күңелгә ятышлы итеп язылган,"бетте дә мени"-дип куйдым.Укысы гына килеп тора,бүленәсе дә килми.Зур рәхмәт,авторга ,шундый язма өчен
0
0